This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

"Самар татарлары" журналына - 5 ел! 

 

 

Татарстан Җөмһүриятенең Беренче Президенты Минтимер Шәймиев тәбрикнамәсе

 

 

 

Сезнең барыгызны да яшь булса да, өлгер һәм зирәк булганлыктан киң таралырга өлгергән "Самар татарлары" журналының 5 еллыгы белән тәбрик итәм!

 

Поздравляю нас всех с 5-летием молодого, но успевшего достичь заметной популярности среди татар всего мира журнала "Самар татарлары"!

 

Әйтергә кирәк, "Самар татарлары" журналы чыга башлау Самара өлкәсендә һәм ил күләмендә генә түгел, бөтен татар дөньясы өчен әһәмиятле вакыйга булды. Без мондый басмага мохтаҗ идек. Журнал әле яшь булса да, татар халкын борчыган күп кенә мәсьәләләргә заманча, яшьләрчә һәм киң карашы белән күпсанлы татар укучыларының күңелен яулады,

 

"Самар татарлары" журналын файдалы һәм милләт өчен бик кирәкле басма дип саныйм. Аны даими укып-карап барам, редакциядә сәләтле һәм әзерлекле кешеләр эшләве сизелеп-күренеп тора. Бизәлеше ягыннан да, эчтәлеге буенча да күпләргә, хәтта Татарстанның кайбер журналларына да үрнәк булырлык лаеклы басма.

 

Журналны гамәлгә куючы "Самара өлкәсенең татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясенә", аның эшчәнлегенә һәрьяклап булышучы "Туган тел" Самара өлкә татар җәмгыятенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

 

Желаю вам здоровья, благополучия и новых творческих открытий! Сохраните ваш курс на созидание нашего народа, тогда журнал останется такой же популярной и содержательной на многие годы, а все ваши достижения будут служить на благо родного татарского народа!

 

Редакция коллективына алга таба да иҗади уңышлар телим, үткен каләмегездән үтемле, мәгънәле язмалар чыксын, таләпчән һәм рәхмәтле укучыларыгыз тагын да арта барсын!

 

Булдырасыз! Вы можете!

 

Минтимер Шәймиев,

 

Татарстан Республикасының Беренче Президенты

 

 

Самар өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин:

"Самар тарарлары" журналы биш кенә ел чыкса да, безләрне гаҗәеп тирән мәгънәле мәгълүматлар белән куандырды.
Моңа кадәр без белмәгән һәм ишетмәгән шәхесләрне халык хәтеренә
кайтарды. Без моңа шатбыз. Бу инде чын мәгънәсендә милләтне туплау,
Бердәм итү. Басмага нигез салучы Гомәр углы Илйас Шәкүровка рәхмәтләребезне белдерәбез.
Журналның мөхәррире Данияр Сәйфиев мактауга лаек.
Милләтебезне туплауда һәм динебез Исламны күтәрүдә армый-талмый эшләгез. Редакция хезмәткәрләренә сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телим.

 

Владимир углы Дмитрий Холин Губернатор исеменнән кайнар котлады

Глеб углы Михаил Федоров (сулдан беренче) гомер-гомергә татар халкына һәм аның мәдәниятенә хөрмәт белән карап яшәде, заманында ул губернатор Константин Титовның милли һәм дини мәсьәләләр буенча киңәшчесе иде. "Самар татарлары" журналының дизайнерлары - Александр Горбачев һәм Юрий Швец. 

 "Сорнай" ансамбле - татар халкының фольклорын бөек хәзинә итеп саклаучы коллектив.
"Сорнай" - ул татарның милли үзаңы.
"Сорнай" - ул татарның дәртле биюләре.
"Сорнай" - ул татарның канатлы моңы.
"Сорнай" - татарны яшәтүче чишмә!

 

"Самар татарлары" журналының биш еллыгына  багышланган тантананы
Линар Әбсаттаров һәм Наилә Сабирҗанова алып бардылар. Икесе дә - сәхнәдә зур тәҗрибә туплаган шәхесләр. Линар - чын ирләр образын тасвирласа, Наилә егерме беренче гасыр татар хатынының бизмәне булып тора. Сәхнәдә тулы тәртип.

Ыгы-зыгы юк.  Бер-берсен сүз белән түгел, күз карашлары буенча аңлап эш итәләр.
Сәхнәгә матур итеп чыгара да беләләр, дәрәҗәле итеп озатып та калалар.
Телдә, хәрәкәттә - югары зыялылык.
Бернинди артык сүз юк. 
Икесе дә татар һәм урыс телләрендә дөрес һәм матур итеп сөйлиләр.
Бу да үзенә күрә милләт тәрбиясе булып тора.
Халыкны бит җыр гына түгел, ә сөйләү дә тәрбияли һәм үрнәк күрсәтә.
Ә беренче бүлекне Линар җыр белән түгәрәкләде.
Халык алдында дәрәҗәсе тагын да күтәрелеп китте.
Ә бу инде "Самар татарлары" басмасы юбилееның дәрәҗәсе үсте дигән сүз.

Самар Губерна Думасы рәисе Федор угылы Виктор Сазонов:

"Самар өлкәсендә ике йөзгә милләт вәкиле яши. Менә шул күпмилләтле төбәктә халык саны буенча татарлар - икенче урында. Ләкин дә сан буенча гына дип әйтү бөтенләй ук дөрес булып бетмәс иде.
Самар өлкәсенең мәдәниятенә, сәнгатенә, фәненә, сәнагәте үсешенә татар халкы бик зур өлеш кертә.
Без моны бик яхшы аңлыйбыз.
"Самар татарлары" журналы чыгуы - шуның бер чагылышы.
Татар халкы өлкә хуҗалыгының һәр тармагында актив катнаша.
Татар халкы хакимият органнары белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә эшләде һәм эшли.
Миңа "Самар татарлары" журналында актив эшләгән каләмчеләргә рәхмәт хатлары тапшыру үзенә бер рәхәтлек бирә".

 

 

Хәбәрләр

Кеше кайчан бәхетле була?

«Мин бәхетле илдә тыныч булганда» Мин бәхетле иртән исән-сау торганда. *** Мин бәхетле өстәлемдә киң ризык булганда. ** * Мин бәхетле якты, җылы өем булганда.

ПРИКАЗ по Централизованной религиозной организации «Региональное духовное управление мусульман Самарской области в составе Центрального духовного управления мусульман России»

На основании решения президиума РДУМСО от 10.05.2018 г. ПРИКАЗЫВАЮ: 1. Утвердить дату начала месяца Рамадан в 2018 году 16 мая, а первый Таравих-намаз (специальная молитва читаемая во время всего Рамадана) в мечетях Самарской области начинать с 15 мая после ночной Ясту (Иша) намаза. 2. Утвердить 20 ракаатов чтения Таравих-намаза в городских мечетях Самарской области, а в сельских мечетях рекомендуем также 20 ракаатов по усмотрению джамаата.

Наил һәм Фәйрүзә Мостафиннарның туйлары узды

Аллаһыга шөкер, тагын бер татар-мөселман гаиләсе пәйда булды. Наил Мостафин - «Сәлам» гәҗитәсе укучылары өчен яхшы таныш шәхес. Басманың һәр санында төрле-төрле сорауларга төпле җаваплар бирүче мөгаллимебез ул. Наил Мостафин «Нур» мәдрәсәсендә шәкертләребезне динебез Ислам дигән дәрйага алып керүче.

Александр Разуваев: "Татарский язык для россиян - это окно в тюркский мир"

Экономические связи с тюркским миром помогут России создать суверенную финансовую систему. Татарсткий язык является окном в тюркский мир для каждого россиянина. А экономическое сотрудничество с тюркоязычными странами — одна из немногих реальных возможностей для создания полноценной независимой финансовой системы страны. Такое мнение высказал директор аналитического департамента Альпари Александр Разуваев. Он отметил, что за последний год серьезно обострилась ситуация с языками в национальных республиках РФ. Прежде всего, уточнил спикер, это касается тюркских и наиболее промышленно-развитых Татарстана и Башкортостана.

1 из 137