This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Мәңге сезләргә сокланып яшибез”



Гаиләбез өчен газизкәйләребез булган
әткәй-әнкәйгә,
Дәү әтиебез белән Дәү әниебезгә,
Әби-бабаларыбызга
безләрдән соклану һәм рәхмәтләр хисләре.
Җәмгыятебезнең дәһричелек чорында яшәп тә,
сез беркайчан да динебез Ислам юлыннан тайпылмадыгыз.
Хәдисләребез салган сукмаклар буенча 
сез безләрне Изге Китабыбыз - Коръәни-Кәрим
кырына адаштырмый алып чыктыгыз.

Горурлыгыбыз чиксез.
Куанычыбыз йөрәкләргә сыймый.

Без балачактан бәхетнең нәрсә икәнен күреп үстек.
Шул бәхеттә назлы гомер кичердек.

Сез безләрне наз бишегендә тибрәттегез.
Сез безләрне мәхәббәт бишегеннән олуг тормыш капкасын ачып, һөнәрле хезмәт юлына бастырдыгыз.

Сез безнең тормышны түгәрәкә яшәешебезне бөтен иттегез.
Ана назына чумып, атаның тәртәсеннән чыкмый яши алганыбызга Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләребез чиксез.

Дөнйалыкта күрсәткән изгелекләрегез ахыйрәттә сезләргә җәннәт бакчалары булып кайтсын иде.



Гомәр,Сания, Талип, Мансур,
Гөлия, Минәүхәд, Раушания, Резеда,
оныкларыгыз, туруннарыгыз.

Хәбәрләр

Иң зур бәхет - Иман байлыгы

Быелгы Яңа ел үзенең мул яуган ап-ак карлары белән кешеләрнең күңелләренә сафлык өстәде. Иң мөһиме - кырлар калын ак юрганга ябынды. 2019 елда иген уңышларына өмет уятты. Яңа елда балаларга да, олыларга да бүләк бирү безнең канга сеңгән инде. Сәбәбе дә гади. Бүләк биргәндә, бүләк алганда кешеләр елмаялар.

Бер-берсенең кадерен белеп яшиләр

Исмәгыйл угылы Нурислам Гөбәйдуллинны Самар шәһәрендә бик хөрмәтле, булдыклы,дәрәҗәле, мәсҗид карты итеп таныйлар. Ул - сабыр, тыйнак, итагатҗле,яхшы холыклы һәм абруйлы кеше. Шуңа да юбилее көннәрендә аңа ңылы-назлы сүзләр әйтергә, тәбрикләргә теләүчеләр байтак. Шуның өстенә Нурислам абыйның туганнары, дуслары, танышлары,милләттәшләре, дин кардәшләре дә күп. Нурислам абый милләтен, халкын, телен, динен саклап калган кеше ул. Мәсҗидләргә даими сәдака биреп яши. Рәисә апа белән 55 ел бергә рәхәт чигеп, бер-берсенең кадерен белеп яшиләр. Татар концертларына барып, артистларның күңелен күреп, кыйммәтле бүләкләр тапшыралар.

Намазлыкка бассын оныклар!

Үткән ел бездән китеп барды, Тарих битләренә эз салып. Уфтанмыйча, зарланмыйча яшик, Тормышларга яшик сокланып. Мәшәкатьле булса да бу дөнья, Җирдә яшәү – үзе зур бәхет. Килеп-китеп торсын әле еллар, Кайгы-хәсрәт үтсен читләтеп.

Дети восполнили свои знания по Исламу

В медресе «Нур» при Самарской Соборной мечети состоялась исламская викторина для детей «Умники и умницы». Ее участниками стали около 60 детей, в возрасте от семи до тринадцати лет, посещающие воскресные занятия при медресе. Тема викторины - жизнеописание Пророка Мухаммада (с.а.с.). Организаторами мероприятия выступили Регионалҗное Духовное управление мусулҗман Самарской области, медресе «Нур». Большую активность в подготовке проявили также и родители детей.

1 из 150