This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Тольятти гүзәлләре “Татар кызы-2018” титулы өчен көрәшәчәк

Тольятти гүзәлләре “Татар кызы-2018” титулы өчен көрәшәчәк

Тольяттида “Татар-кызы-2018” бәйгесе узачак. Конкурсны Тольятти шәһәре татарлар милли-мәдәни автономиясе һәм Мәдәният, сәнгать һәм иҗат йорты оештыра. Оештыручылар сүзләренчә, “Тольятти татар кызы-2018” матурлык һәм талант бәйгесе яшьләрнең игътибарын татар халкы традицияләре, гореф-гадәтләре һәм туган телләренә юнәлтергә ярдәм итәчәк. Чараның максаты халыкның бай мәдәни мирасын саклау, патриотлык хисен, туган якның гореф-гадәтләренә мәхәббәт уяту тора.

Бәйге шулай ук сәләтле кызларны ачыклап, аларга Казанның югары уку йортларына укырга керүдә ярдәм күрсәтүне дә күздә тота.

Конкурста катнашу өчен Тольяттида яшәгән 14-18 яшьтәге кызлар чакырыла.

Сайлау туры түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә: мәдәниятне, тарихны, татар халкы гореф-гадәтләрен белү; туган телдә аралашу күнекмәләре; үз-үзләрен тәкъдим итү осталыгы, вокал, хореография, башкару осталыгы таланты; эрудиция.

Кастинг 10 февральдә узачак.

www.tatar-congress.org

 

Хәбәрләр

Тәмәке төпчеге дә - үзенә бер күрсәткеч

Сигез дистә ел буена бөек юлбашчыбызның туган көненә багышлап, ил буенча өмәләр уздырылып килде. Яхшы гамәл. Тик менә апрель азагында безнең төбәктә җылы һәм коры көннәр - сирәк була торган хәл. Күпчелеге явым-төшеп, салкын котып җилләре исә. Быел Самар Җәмигъ мәсҗидендә гыйбадәтханә тирәсендә тәртип урнаштыру өмәсен Җиңү көне алдыннан уздырырга булдылар. Җылы һава. Коры җир. Күңелләрне иркәли торган саба җиле. Зәп-зәңгәр күкне тутырып, кояш балкыды.

"Ялкынлы яшлек" концертына рәхим итегез!

Майның 13-дә кичке сәгать биштә "Чайка" мәдәният Сараенда (Управленческий бистәсе) "Ялкынлы яшьлек" ансамбле Зур концерт күрсәтә.

Культурная весна в духовной столице

Несмотря на то, что 2018 год начался не так давно, казанским татарам он уже запомнился рядом интересных проектов. ХОЧЕШЬ – С ЮМОРОМ, ХОЧЕШЬ – СО СЛЕЗАМИ НА ГЛАЗАХ Культурной меккой татар по праву можно назвать Театр Камала. В этом году он порадовал зрителей несколькими премьерами, среди которых комедия «Килә ява, килә ява…» («Вызывали?») и драматический спектакль «Тормыш мы бу?» («И это жизнь?»).

Сүз музей тирәсендә барды

Гакыйл Сәгыйровның исеме Самар өлкәсендә генә түгел, Татарстанда да, Рәсәйнең башка төбәкләрендә дә күпләргә таныш. Илле елдан артык язмыш Гакыйль абыйны түшәктә бер хәрәкәтсез ятып торырга дучар итсә дә, ул – тормышта үз юлын тапкан шәхес. Әнисе Хәбибҗамалның искиткеч яхшы тәрбиясендә яшәп, ул, каләмен тешләре арасына кысып, тирән эчтәлекле, фәлсәфи шигырьләр язды, йөзгә якын шушындый ук гаҗәпләнерлек рәсемнәр иҗат итте.

1 из 136