This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Дәһричелек чорында да Исламча яшәгән Таһир

Әгүзү билләһи-минәш-шәйтанир-раҗим.
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Әлхәмдүлилләһи раббил-галәмин.
Вәссаләту вәссәләмү галә Мүхәммәдүн вә әлиһи
вә сахбиһи әҗмәгыйн!

Тормышта ике нәрсә адәм баласына тайпылышсыз үрнәк бирә.
Беренчесе аның язмыш булса,
икенчесе статистика.
Статистика - саннар дөнйасы. Ә ул аерым киртәләрдән тора.
35 яшь. Яшьлек чоры белән саубуллашу.
40 яшьтә өй тулы бала була.
60ны узгач адәм баласы пенсия алуга куана.
Җитмеш яшь!
Гомер дигән дәрйаның беренче светофоры!
Җитмеш - җитәр дигән мәгънәдә.
Күпләр бу киртәне уза алмый.
70 белән 80 аралыгында Газраил фәрештә җиң сызганып эшли.
Аллаһы Тәгалә вә Субханәкә Үзенең яраткан бәндәләренә тыныч кына бу аралыкны узып
90 яшьлек капкасын ачып куя.
Бу Аллаһы Тәгалә тарафыннан олуг нигъмәт!
"Чөнки озак яшәгән адәмнең гөнаһылары коела", ди Китап.

Гобәйдулла углы
Таһир Мамышев - бәхетлеләр исемлегендә.

Бер олуг шәхес:"Барлык бәхетле кешеләрнең дә язмышлары охшаш" дип әйтеп калдырган.
Һәм бу дөрес.
Сәбәбе дә гади.
Иманлы гаиләдә динебез Ислам кануннары буенча тәрбияләнеп,
әти-әни сүзеннән чыкмыйча, Дәү әти һәм Дәү әни фатыйхасын алып үскән балалар 
Изге Китабыбыз Коръәни-Кәрим күрсәткән кыйблага йөз тотучылар, татар халкының гореф-гадәтләре
тәртәсеннән чигенмәүчеләр һәрвакыт бәхет юлыннан тайпылмыйлар.
Таһир ага ирләр юлын узган хезмәткәр.
Дәһричелек чорында тормыш арбасын тартса да, әхлагы бозылмады.
Таһир-Зөһрә мәхәббәтендә янып игелекле балалар үстерде.
Гаскәр хезмәтендә тыныч вакытта "Кызыл Йолдыз" орденына лаек булды.
Ул  гомеренә үзен чикли белде.
Һәм уңышка иреште!
Таһир ага - тынычлык бизмәне.
Аның янында кул селкеп сөйләшә алмыйсың.
Аның белән бәхәсләшә алмыйсың!
Фикереңне әйткәч йөзенә карап торасың.
Бабай ни әйтер икән дип.
Үзең теләгән җавапны ишетсәң шатлыктан куанасың.
Ишетмәсәң, ялгышлыгыңны аңлыйсың.
Таһир ага Мамышев - хаклык бизмәне һәм сабырлык үрнәге.
Татар халкының:"Сабыр төбе - сары алтын", дигән мәкален бабабыз тормышка ашырды
һәм шуңа да дәрәҗәдә гомер итә.
Гобәйдулла углы Таһир Мамышев гаилә, нәсел үрнәгеннән үсеп чыгып,
Самар Җәмигъ мәсҗиде казанышына, Самар татарларының горурлыгы биеклегенә күтәрелде.
Фани дөнйадагы уңышларыгыз ахыйрәтнең Фирдәүс җәннәтләренә юллама булып хезмәт итсен.
Раббыбыз сезләрне Үз рәхмәтеннән ташламасын иде

Шамил Баһаутдин

Хәбәрләр

Октябрьнең 1-дә - олылар көне

Көзләр җитү кешеләр хәтеренә муллык белән кереп калган. Кырларда игеннәр урып, сугылган. Яшелчәләр җыелган. Җиләк-җимешләр кышкыга әзерләнгән. Нәкъ менә октябрьнең берендә олылар көне итеп бәйрәм уздыру үзенә бер тирән мәгънәгә ия. Муллык һәм акыллылык бәйрәме.

Самар мөселманнарының акыллы энциклопедиясе

Бу китапны без күптәннән көткән идек. Самарның китап нәшрияты 200 битле “Самар төбәгенең мәсҗидләре” исемле төсле, ялтыравыклы кәгазьдә басылган бик күркәм җыентык бастырды. Өлкәбезнең төрле шәһәрләрендә һәм авылларында калкып чыккан Аллаһы Тәгаләнең йортлары Иделнең уртасында галәм киңлегенә мөселман нуры сирпеп, азан моңнарын яңгыратып, Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм васыятен үтәп, Раббыбызга тугрылыгын исбатлап, адәм балаларына туры юл күрсәтүдә гаҗәеп олуг хезмәт башкаралар.

“Шушындый директор белән горурланырга була”

Самарның “Яктылык” мәктәбендә Белем көненә багышланган тантана узды. Бу көнне әйтерсең лә кояш та, шатланып, нурларын кызганмыйча сипте. Җылы, аяз иртәдә мәктәп йортына укучылар, укытучылар, ата-аналар җыелды. Менә үсеп җиткән, карашларында бераз җитдилек барлыкка килгән унберенче сыйныф укучылары тезелеп басты. Озын буйлы, төз гәүдәле егетләргә, зифа, нәзакәтле, чибәр кызларга сокланмыйча мөмкин түгел иде.

Динсезлек гомерлек фаҗигага илтә

Кеше итен ашаган бәндәләр кайда яши дисезме, хәзер әйтәм. Берничә тапкыр Казахстан чигендә урнашкан Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендәге тозлы күлгә ял итәргә барырга туры килде. Күлдән ерак түгел генә шәһәр урамнарының берсендә кара дельфин рәвешендә бик матур сын куелган. Дәваланырга килүчеләр мәш килеп шуның янына басып фотога төшә. Бу якларда мондый дельфиннар йөзәрлек диңгезләр дә юк бит инде, дим. Баксаң, монда гомерлеккә хөкем ителгәннәр өчен “Черный дельфин” колониясе урнашкан икән. Кара төстәге дельфин сынын да төрмә тоткыннары үз куллары белән ясаган. Тормышлары бал да май кебек булмасын өчен аларны шушы тоз чыгара торган якларда тоталар, күрәсең.

1 из 142