This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

«Татар теле – матур тел»

 

Башта университет китапханәсендә апман телендә язылган татар теле дәреслеген укыдым, аннары интернет челтәрендә төрле сәхифәләрдән файдаланып, татар телен өйрәндем.

Мин татар телен кирәк булганга түгел, аны үземә ошаганга күрә өйрәнә башладым. Миңа күп кеше: «Татар теле сиңа нигә кирәк?» - дигән сорау бирә. Мин ул сорауны яратмыйм. Чөнки сорау бирүченең татар телен «кирәкмәгән тел» дип санавы сизелә.

Дөньяда кирәкмәгән тел юк. Уйлап кара­гыз әле, Рәсәйдә япон теле кирәкми кебек. Ләкин аны өйрәнә башлап, японнар белән аралаша,. сиңа япон теле шул кешеләр белән сөйләшү өчен кирәк була. Ягъни телнең кирәклеге үзеңнән тора. Аны куллана башласаң, шул тел сиңа кирәк булып чыга.

Хәзер инде татар теле - минем өчен бик мөһим тел. Мин хәзер Япония университетында аспирантурада аны фәнни яктан өйрәнәм. Татар дусла­рым белән аралашканда кулланам. Алга таба да кулланачакмын.

Татар теле - бик моңлы тел. Халык җырлары бик матур. Татар теленең ма­турлыгы аны өйрәнергә этәргеч бирә. Татар телен өйрәнү миңа күп нәрсә бирде. Дуслар-танышлар, тәҗрибәләр-истәлекләр... Кыскасы, ул миңа яңа дөнья ачты. Берәр чит телне өйрәнүнең иң кызыклы һәм файдалы ягы ул.

Татар теле беркемгә дә кирәкми, ул бернәрсәгә дә ярдәм итми, дип уйламагыз. Матур Һәм үзенчәлекле татар телен оныту - нәселдән-нәселгә тапшырылып килгән хәзинәне чүплеккә ату ул. Аның кадерен белмичә, монысы уңайлырак дип, урыс теленә күчү татар милләтенең бетүенә китерә.

Хәзерге шартларда бик авырдыр, ләкин аны кирәкле һәм файдалы телгә әйләндерү татарларның үзләреннән тора. Мин дә татар телен яратып өйрәнүче буларак, татар теленең киләчәгенә әз булса да өлеш кертә алсам, шат булыр идем”.

Юто Хишияма.

2014 елда Халыкара та­тар теле һәм татар әдәбияты бәйгесендә җиңеп, аннан соң 2 ел КДУда маги­стратурада белем алган япон егете.

Хәбәрләр

Октябрьнең 1-дә - олылар көне

Көзләр җитү кешеләр хәтеренә муллык белән кереп калган. Кырларда игеннәр урып, сугылган. Яшелчәләр җыелган. Җиләк-җимешләр кышкыга әзерләнгән. Нәкъ менә октябрьнең берендә олылар көне итеп бәйрәм уздыру үзенә бер тирән мәгънәгә ия. Муллык һәм акыллылык бәйрәме.

Самар мөселманнарының акыллы энциклопедиясе

Бу китапны без күптәннән көткән идек. Самарның китап нәшрияты 200 битле “Самар төбәгенең мәсҗидләре” исемле төсле, ялтыравыклы кәгазьдә басылган бик күркәм җыентык бастырды. Өлкәбезнең төрле шәһәрләрендә һәм авылларында калкып чыккан Аллаһы Тәгаләнең йортлары Иделнең уртасында галәм киңлегенә мөселман нуры сирпеп, азан моңнарын яңгыратып, Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм васыятен үтәп, Раббыбызга тугрылыгын исбатлап, адәм балаларына туры юл күрсәтүдә гаҗәеп олуг хезмәт башкаралар.

“Шушындый директор белән горурланырга була”

Самарның “Яктылык” мәктәбендә Белем көненә багышланган тантана узды. Бу көнне әйтерсең лә кояш та, шатланып, нурларын кызганмыйча сипте. Җылы, аяз иртәдә мәктәп йортына укучылар, укытучылар, ата-аналар җыелды. Менә үсеп җиткән, карашларында бераз җитдилек барлыкка килгән унберенче сыйныф укучылары тезелеп басты. Озын буйлы, төз гәүдәле егетләргә, зифа, нәзакәтле, чибәр кызларга сокланмыйча мөмкин түгел иде.

Динсезлек гомерлек фаҗигага илтә

Кеше итен ашаган бәндәләр кайда яши дисезме, хәзер әйтәм. Берничә тапкыр Казахстан чигендә урнашкан Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендәге тозлы күлгә ял итәргә барырга туры килде. Күлдән ерак түгел генә шәһәр урамнарының берсендә кара дельфин рәвешендә бик матур сын куелган. Дәваланырга килүчеләр мәш килеп шуның янына басып фотога төшә. Бу якларда мондый дельфиннар йөзәрлек диңгезләр дә юк бит инде, дим. Баксаң, монда гомерлеккә хөкем ителгәннәр өчен “Черный дельфин” колониясе урнашкан икән. Кара төстәге дельфин сынын да төрмә тоткыннары үз куллары белән ясаган. Тормышлары бал да май кебек булмасын өчен аларны шушы тоз чыгара торган якларда тоталар, күрәсең.

1 из 142