This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Вагыйз углы Талип хәзрәт Яруллинга - 55 яшь!



Мөфтиебез берьюлы ике күренекле датаны билгеләп уза.

Үзенә - 55 яшь, ә мөфти булып эшләвенә - биш ел!

Димәк, гаҗәеп җаваплы кәнәфигә гомеренең сыртында, тормыш тәҗрибәсе сандыгы тулы вакытта утырган.

Кешеләрнең эчке сыйфатлары һәрвакыт йөзләрендә калка.

Зур күзләрегез белән туры карашыгыз сезнең каршыгызда басып торучыга:

"Сезләрне тыңлыйм", дигәнгә ишарәли.

Сез һәр сорауга ачык һәм төпле җавап бирәсез.

Сезгә төгәллек хас һәм аны башкалардан да таләп итәсез.

Холкыгызның сабырлыгы, фикерләрегезнең дәлилле булуы хезмәткәрләрегездә хөрмәт уята.

Халык арасыннан күтәрелгән шәхес буларак, сез тормышны "ак" һәм "кара"

төсләргә генә бүлмисез.

Гамәлләрне дә "яхшы" һәм "яман" бизмәне белән генә үлчәмисез.

Четерекле тормышта,

болгавыр икътисад хакимлек иткәндә,

агымдагы сәясәт дәрйасында кыйблагызны саклауда

Раббыбыз сезләрне Үз рәхмәтеннән ташламасын иде.

Сәламәтлек һәм зиһен байлыгы телибез.



Самар өлкә мөфтияте,

Самар Җәмигъ мәсҗиде мөтәвәллияте әһелләре.

Самар шәһәре.

Гыйнвар ае, 2018 ел.

Хәбәрләр

Ни өчен татар телебезне белмәү олуг фаҗига итеп санала?

Татар телен белү һәм белмәү кешене төрле юлларга чыгара. Әгәр кеше татар телен белсә, ул татар әдәбиятен укый. Ә безнең әдәбиятебездә татарның гореф-гадәтләре тупланган. Татар әдәбиятен укымаган татар гореф-гадәтләребездән читләшә. Гореф-гадәтләребездән читләшү кыйбласызлыкка һәм ахыр чиктә динебез Исламнан тайпылуга китерә. Динебез Исламның нигезләрен белмәү сыра, хәмер, шәраб эчү, наркотиклар юлларына чыгара.

В Самаре прошел форум "Мы вместе! Мы за Россию!"

8 декабря состоялся областной Форум на тему «МЫ ВМЕСТЕ! МЫ ЗА РОССИЮ!» в Доме офицеров Самарского гарнизона, на который был приглашен в качестве почетного гостя Президент ГК «Прогресс-В», Заслуженный строитель РФ Мухаметшин Вазых Гатович.

Аклыкка илтсен тырышлык

Пәйгамбәребез (с.г.в.) үләр алдыннан үзенең сәхабаларына әйткән: "Җәннәттә минем белән очрашуны теләгән кешеләр, кулларын вә телләрен гөнаһ эшләүдән тыйсыннар. Күбрәк салаватлар әйтсеннәр", дигән.

Имамы и муадзины повысили свою квалификацию

В медресе «Нур» города Самары прошли курсы повышения квалификации имамов и муадзинов Самарской области. В семинарах участвовали имамы и муадзины из городов Самара, Тольятти, Камышлинского, Похвистневского, Кошкинского, Елховского, Красноярского, Шенталинского, Хворостянского районов. Это - Наши ученые считали, что, получив знания, передавать их другим – самая лучшая милостыня (садака). И, обременяя себя на этом пути многими трудностями, они развивали знание и донесли его до нас.

4 из 126