This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Вагыйз углы Талип хәзрәт Яруллинга - 55 яшь!



Мөфтиебез берьюлы ике күренекле датаны билгеләп уза.

Үзенә - 55 яшь, ә мөфти булып эшләвенә - биш ел!

Димәк, гаҗәеп җаваплы кәнәфигә гомеренең сыртында, тормыш тәҗрибәсе сандыгы тулы вакытта утырган.

Кешеләрнең эчке сыйфатлары һәрвакыт йөзләрендә калка.

Зур күзләрегез белән туры карашыгыз сезнең каршыгызда басып торучыга:

"Сезләрне тыңлыйм", дигәнгә ишарәли.

Сез һәр сорауга ачык һәм төпле җавап бирәсез.

Сезгә төгәллек хас һәм аны башкалардан да таләп итәсез.

Холкыгызның сабырлыгы, фикерләрегезнең дәлилле булуы хезмәткәрләрегездә хөрмәт уята.

Халык арасыннан күтәрелгән шәхес буларак, сез тормышны "ак" һәм "кара"

төсләргә генә бүлмисез.

Гамәлләрне дә "яхшы" һәм "яман" бизмәне белән генә үлчәмисез.

Четерекле тормышта,

болгавыр икътисад хакимлек иткәндә,

агымдагы сәясәт дәрйасында кыйблагызны саклауда

Раббыбыз сезләрне Үз рәхмәтеннән ташламасын иде.

Сәламәтлек һәм зиһен байлыгы телибез.



Самар өлкә мөфтияте,

Самар Җәмигъ мәсҗиде мөтәвәллияте әһелләре.

Самар шәһәре.

Гыйнвар ае, 2018 ел.

Хәбәрләр

126 из 126