This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Татар милли хәрәкәтенең активисты Камил углы Азат Надировка 85 яшь тулды.

Шушы уңайдан аны “Прогресс-В” компанияләр группасы президенты Гата углы Вазыйх Мөхәммәтшин котлап, түбәндәге сүзләрне әйтте.

Без Азат абый белән 30 ел таныш. 40 ел буена Туполев исемендәге конструкторлар бюросында инженер-конструктор булып эшләдегез. Бу - бик җитди, җаваплы хезмәт. 

Сез – ватанпәрвәр, энтузиаст. Милли җанлы кеше. Үз гомерегезне татар мили хәрәкәтенә багышлап, зур-зур хезмәтләр башкардыгыз. Чын күңелдән, җаныгызны-тәнегезне биреп, янып-көеп, татар халкы өчен яшәдегез һәм яшисез, эшләдегез һәм эшлисез.

Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыятен оештыру, “Бердәмлек” гәҗитәсен булдыру, Самар Җәмигъ мәсҗиден, “Яктылык” мәктәбен ачу, татар милли гореф-гадәтләрен, динебез Исламны, ана телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерү – бу эшләрнең барысында да актив катнашып, олуг хезмәт башкардыгыз.

Яктылык” мәктәбенә янкорма төзегәндә, иң активлардан булдыгыз. Төзелеш буенча атна саен уздырылган җыелышларда гел үзегезнең эшлекле, акыллы киңәшләрегезне биреп тордыгыз.

Сез бит әле оста рәссам да. Махсус белемегез булмаса да, гомерегез буе искиткеч матур рәсемнәр ясыйсыз. Сез миңа бүләк иткән картиналарга һәрвакыт хозурланам. Рәссам булу сәләте сезгә балачактан бирелгән. Табигатьне яратучы, аны чын күңелегез белән сизүче кеше булганга, шундый сәләткә ия дә сез, Азат абый.

Ә менә командировкалар вакытында Мәскәүдә Третьяковка галереясына йөреп, андагы бөек рәссамнарның рәсемнәренә хозурланып, тагын да илһам алгансыз. Бу сезнең өчен сәнгать академиясе булган.

Хатыныгыз Чәчкә белән матур тормыш алып барасыз. Ул - табиб-терапевт. Тәрбияле балалар – Гөлия белән Гөлназны үстердегез. Өч оныкларыгызны тәрбияләүгә дә зур өлеш кертәсез.

Бүген дә татар җәмәгатьчелеге эшләрендә актив катнашасыз.

Күптән түгел сезгә, иң беренчеләрдән булып, өлкә Губернаторының “Халыклар дуслыгын ныгытуга өлеш керткәне өчен” күкрәк билгесе тапшырылды. Бу, әлбәттә, хезмәтегезгә лаеклы югары бәя. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан татар халык гореф-гадәтләрен, телен, тарихын саклап калуга зур өлеш керткәнегез өчен бирелгән медаль дә – яхшы хезмәтегезнең ачык күрсәткече.

Бәхетле булыгыз. Гаиләгез белән исәнлектә, иминлектә, муллыкта, шатлыкларда яшәгез. Бәла-каза күрмәгез. Иҗади чишмәгез саекмасын. Активлыгыгыз кимемәсен. Гел шулай алда баручылардан булыгыз. Дәрт-дәрманыгыз сүнмәсен”.



Прогресс-В” компанияләр группасы президенты

Вазыйх Мөхәммәтшин.

Хәбәрләр

"Ялкынлы яшлек" концертына рәхим итегез!

Майның 13-дә кичке сәгать биштә "Чайка" мәдәният Сараенда (Управленческий бистәсе) "Ялкынлы яшьлек" ансамбле Зур концерт күрсәтә.

Культурная весна в духовной столице

Несмотря на то, что 2018 год начался не так давно, казанским татарам он уже запомнился рядом интересных проектов. ХОЧЕШЬ – С ЮМОРОМ, ХОЧЕШЬ – СО СЛЕЗАМИ НА ГЛАЗАХ Культурной меккой татар по праву можно назвать Театр Камала. В этом году он порадовал зрителей несколькими премьерами, среди которых комедия «Килә ява, килә ява…» («Вызывали?») и драматический спектакль «Тормыш мы бу?» («И это жизнь?»).

Сүз музей тирәсендә барды

Гакыйл Сәгыйровның исеме Самар өлкәсендә генә түгел, Татарстанда да, Рәсәйнең башка төбәкләрендә дә күпләргә таныш. Илле елдан артык язмыш Гакыйль абыйны түшәктә бер хәрәкәтсез ятып торырга дучар итсә дә, ул – тормышта үз юлын тапкан шәхес. Әнисе Хәбибҗамалның искиткеч яхшы тәрбиясендә яшәп, ул, каләмен тешләре арасына кысып, тирән эчтәлекле, фәлсәфи шигырьләр язды, йөзгә якын шушындый ук гаҗәпләнерлек рәсемнәр иҗат итте.

Имамы и муэдзины пополнили свои знания

Потребность людей в истинных знаниях, основанных на Коране и Сунне, сильнее, чем потребность в еде и питье. Поэтому во все времена люди стремились к знаниям, и ведь не случайно первый аят Священного Корана побуждает нас к приобретению знаний: «Читай во имя Аллаха твоего!». Знания – это душа религии. Подобно тому, как тело разлагается без души, религия без знаний не может существовать. В хадисе говорится: «Знания - это душа Ислама и опора религии».

4 из 139