This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Сыйпап кына үстермәделәр
 
Камил углы Азат Надировка - 85 яшь! 
 
Азат абзыебыз Самар татар милли хәрәкәтенең
 
ару-талуны белмәс әйдаманы.
 
Сугыш еллары баласы буларак, ул ачлыкны да,
 
ялангачлыкны да, суыкны да, авыр хезмәтне дә татыган бала.
 
Тумыштан зиһенгә ия Азат, авыл шартларында хезмәт сөючән егет булып үсә.
 
Казан дәүләт авиация институтын тәмамлап Самарда галәм корабларының конструкторы биеклегенә үсеп җитә!
 
Коеп куйган милләтпәрварга сәламәтлек һәм зиһен сафлыгын телибез.

 
Шамил Баһаутдин.

Хәбәрләр

Иман яңарткан җир

Тәлгат хәзрәт Таҗетдингә рәхмәт! Болгар бабаларыбыз ислам дине кабул иткән җирдә 29 ел элек Изге Болгар җыены уздыра башлап, бик күркәм эшкә нигез салды ул. Менә тугыз ел инде бөтенроссия татар дин әһелләре Болгарга барыр алдыннан, башкалабыз Казанда җыелып, ике көн дәвамында борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшә. Шунда туган уй-фикерләр, тәэсирләр аннан Болгарда халкыбызга җиткерелә. Болгар — фикер мәйданчыгы

Тырышсаң – табасың

Сугыш корбаннарын, әби-бабаларны, ата-аналарны хөрмәтләп искә алу, аларның рухына догалар кылу гадәте элгәредән килә. Бу хакта гыйбрәтле әйтемнәр дә бар. Мәсәлән, “Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел!” – дигән әйтем. Никадәр тирән мәгънә салынган бу кыска гына җөмләдә! Бу уңайдан Габдулла ага Нотфуллинның тормышындагы гыйбрәтле гамәлләрен мисалга китерәсе килә.

На «Эхо Москвы» появится передача «Говорим по-татарски» — Венедиктов

На «Эхе Москвы» запустят новую программу «Говорим по-татарски». Об этом сообщил главный редактор радиостанции Алексей Венедиктов. «А я принял решение, что у нас будет выходить, когда мы будем готовы, маленькая передачка: «Говорим по-татарски». У нас есть «Говорим по-русски».

Бу китап һәр өйдә булырга тиеш!

Мин Иске Ярмәк авылының матур табигате, аның тирән тарихы һәм анда туып үскән сәләтле авылдашларыбыз белән үз гомеремә горурланып яшәдем һәм яшим. Биредә төрле җирләрдән килгән халык тупланып, күмәкләшеп яшәгәннәр. Алар төрле заманнардагы авырлыкларны җиңеп, җирдә көне-төне хезмәт итеп көн күргәннәр. Һәр гаиләдә кимендә 4-5 әр бала үстергәннәр. Безнең гаиләбездә туып үскән җиде баланың барысы да әти-әнидән һәм әби-бабаларыбыздан төпле тәрбия алып, тормыш юлына бастык. Һәрберебез югары белем алдык һәм төрле һөнәр ияләре булып, үз тормышыбызны алып барабыз.

1 из 141