This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Тарихны сурәткә төшерүче
 
Летфулла углы Әнәс Мингалиевка - 60 яшь! 
 
Самар татарлары арасында Әнәс Мингалиевны күпләр белә.
 
Барлык бәйрәмнәрдә, тамашаларда,
 
җыелышларда аның җилкәсендә фотоаппарат булыр.
 
Ул төшерә, төшерә, төшерә.
 
Тыныч холыклы, тирән тәрбияле, туган җанлы,
 
нечкә хисле, яхшы ата буларак танылган ир.
 
Аллаһы Тәгалә сезләрне фани дөнйада һәм ахирәттә
 
Үз рәхмәтеннән ташламасын иде.
 
Без сезне хөрмәтлибез.

 
Шамил Баһаутдин.
 

Хәбәрләр

Йөрәкләрдә утлы кисәү пыскып яна

Халисә апам ике улын югалтты. Рамиле 47 яшендә күзләрен мәңгелеккә йомды. Икенче улы - Нәфисе, 40 яшендә абыйсының елы үткән генә иде, шикәр чиреннән вафат булды. Ана йөрәгенә ничек түзәргә? "Чи тирегә ут капмый", диләр. Каба икән шул. Һәм сүнми ул. Ана белән бергә яшәп, ана күзләрен йомгач кына сүнә ул ут. Сиксәнне тутырып килүче олы апам Халидәгә ничек түзәргә? Алты баласының өчесен җирләде. Төпчек малае Рәис 29 яшендә биш яшьлек кызын калдырып бер мизгелдә якты дөнйаны калдырып китте. Олы кызы Саҗидә яман шештән өч ай өчендә вафат булды. Бердән-бер малае Рәсүл ятим калды.

Ялкаулык белән сабырлыкны бутамагыз!

Сабырлык - мөселманның коралы, ләкин шулай да сабырлык­ны дөнья тормышыбызда белеп кулланырга кирәк. Хәлебездән килеп тә, берәр эш белән мәшгульбулмасак, ялкаулык басар. Ярлы­лыкка риза булсак, Аллаһы Тәгалә болай язган дип, ярлылыкка баш июнең сабырлыкка катнашы юк. Сабырлык өч төрле була. Бәла-каза һәм һәлакәтләргә карата булган сабырлык. Бәла-каза һәм һәлакәтлек кешенең ма­лына, җанына һәм баласына төшсә, кешенең аларны тук­татырга көче һәм белеме җитмәсә, ул моңа риза булып сабыр итәр.

Һөнәрле булыгыз һәм әти-әниләрегез белән киңәшеп эшләгез

Балачагында акча тотарга өйрәнмәгән кеше, олыгайгач та акча тота белмәс, дөньяда гүзәл көн кичерә алмас, бәлки, бар байлыгын исраф итеп, бәхетсез булып калыр. Шуның өчен атагыз тарафыннан бирел­гән акчаларны тота белергә өйрәнегез. Сак булыгыз, "бу - аз акча гына" дия күрмәгез, чөнки бүген сезнең кирәкләрегез дә бирелгән акча кебек аздыр. Кайбер балалар булыр ки: аталарының малларына ыша­нып, һичбер кәсеп вә эш юлына кермәсләр, бәлки ялкаулыкка гадәтләнерләр. Ахырда бер көн килер, акчалары да бетәр. Те­реклек итәр өчен кулда һөнәр дә булмас. Шуның өчен ата ма­лына ышанып тормыйча, бәлки никадәр бай баласы булсагыз да булыгыз, үзегезне кеше баласы санап, һөнәр өйрәнергә тыры­шыгыз!

Гали Сабан туе - 2015

Бүген бездә Сабан туе, беркем читтә калалмый. Уеннарда көч сынашып, Һәркем сәләтен барлый. Чәчүләр тәмам, Аллага шөкер, Тамак тук, өс-баш бөтен. Динебез көчле, авылыбыз төзек, Бүген бездә Сабан туе!

126 из 139