This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

 

Эт елында этлек эшләмик
 
Һәр Яңа ел безләргә өмет өсти.  
 
Һәр Яңа ел һәр гаиләгә шатлык вә куаныч хисләре алып килә. 
 
Быел Эт елы.
 
Эт - хайван буларак адәм баласының
 
иң ышанычлы дусты.
 
Ул кешене аңлый.
 
Яхшы мөнәсәбәтне тоя.
 
Тик теле белән генә әйтеп бирә алмый.
 
Менә шунда аңлыйсың инде,
 
Раббыбыз адәм баласына нинди Зур байлык бүләк иткәнен.
 
Без сөйләшә беләбез!!!
 
Якыннарыгызны ихлас күңелдән котларга тырышыгыз.
 
Бер-беребезгә тугры булыйк.
 
Дус булып яшик.
 
Тик этлек кенә эшләмик.
 
www.tatarlarsamara.org сайты мөхәррире
Наилә Сабирҗанова.

Хәбәрләр

Поздравление от Губернатора Талипу Яруллину с юбилеем

Возглавляемое Вами Региональное Духовное управление мусульман Самарской области при Центральном Духовном управлении мусульман России вносит значительный вклад в сохранение единства мусульманской общины на основе ценностей традиционного Ислама, развитие межконфессионального диалога.

Татар милли хәрәкәтенең активисты Камил углы Азат Надировка 85 яшь тулды

Шушы уңайдан аны “Прогресс-В” компанияләр группасы президенты Гата углы Вазыйх Мөхәммәтшин котлап, түбәндәге сүзләрне әйтте. “Без Азат абый белән 30 ел таныш. 40 ел буена Туполев исемендәге конструкторлар бюросында инженер-конструктор булып эшләдегез. Бу - бик җитди, җаваплы хезмәт. Сез – ватанпәрвәр, энтузиаст. Милли җанлы кеше. Үз гомерегезне татар мили хәрәкәтенә багышлап, зур-зур хезмәтләр башкардыгыз. Чын күңелдән, җаныгызны-тәнегезне биреп, янып-көеп, татар халкы өчен яшәдегез һәм яшисез, эшләдегез һәм эшлисез.

Сыйпап кына үстермәделәр

Камил углы Азат Надировка - 85 яшь! Азат абзыебыз Самар татар милли хәрәкәтенең ару-талуны белмәс әйдаманы. Сугыш еллары баласы буларак, ул ачлыкны да, ялангачлыкны да, суыкны да, авыр хезмәтне дә татыган бала.

Тарихны сурәткә төшерүче

Летфулла углы Әнәс Мингалиевка - 60 яшь! Самар татарлары арасында Әнәс Мингалиевны күпләр белә. Барлык бәйрәмнәрдә, тамашаларда, җыелышларда аның җилкәсендә фотоаппарат булыр.

4 из 129