This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

 

Эт елында этлек эшләмик
 
Һәр Яңа ел безләргә өмет өсти.  
 
Һәр Яңа ел һәр гаиләгә шатлык вә куаныч хисләре алып килә. 
 
Быел Эт елы.
 
Эт - хайван буларак адәм баласының
 
иң ышанычлы дусты.
 
Ул кешене аңлый.
 
Яхшы мөнәсәбәтне тоя.
 
Тик теле белән генә әйтеп бирә алмый.
 
Менә шунда аңлыйсың инде,
 
Раббыбыз адәм баласына нинди Зур байлык бүләк иткәнен.
 
Без сөйләшә беләбез!!!
 
Якыннарыгызны ихлас күңелдән котларга тырышыгыз.
 
Бер-беребезгә тугры булыйк.
 
Дус булып яшик.
 
Тик этлек кенә эшләмик.
 
www.tatarlarsamara.org сайты мөхәррире
Наилә Сабирҗанова.

Хәбәрләр

Дәһричелек чорында да Исламча яшәгән Таһир

Әгүзү билләһи-минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әлхәмдүлилләһи раббил-галәмин. Вәссаләту вәссәләмү галә Мүхәммәдүн вә әлиһи вә сахбиһи әҗмәгыйн!

«Татар теле – матур тел»

“Башта университет китапханәсендә апман телендә язылган татар теле дәреслеген укыдым, аннары интернет челтәрендә төрле сәхифәләрдән файдаланып, татар телен өйрәндем. Мин татар телен кирәк булганга түгел, аны үземә ошаганга күрә өйрәнә башладым. Миңа күп кеше: «Татар теле сиңа нигә кирәк?» - дигән сорау бирә. Мин ул сорауны яратмыйм. Чөнки сорау бирүченең татар телен «кирәкмәгән тел» дип санавы сизелә.

Благотворительная акция

Председатель Регионального Духовного управления мусульман Самарской области, муфтий Талип хазрат Яруллин принял участие в благотворительной акции для детей на территории города Самара и посетил женскую колонию общего режима - Федеральное казенное учреждение «Исправительная колония №15 Управления Федеральной службы исполнения наказаний по Самарской области России». На территории этого учреждения расположен Дом ребенка. В нем проживает 32 малыша в возрасте до 3-х лет.

Вагыйз углы Талип хәзрәт Яруллинга - 55 яшь!

Мөфтиебез берьюлы ике күренекле датаны билгеләп уза. Үзенә - 55 яшь, ә мөфти булып эшләвенә - биш ел! Димәк, гаҗәеп җаваплы кәнәфигә гомеренең сыртында, тормыш тәҗрибәсе сандыгы тулы вакытта утырган. Кешеләрнең эчке сыйфатлары һәрвакыт йөзләрендә калка.

3 из 129