This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Толерантлык – ул сәхнәдән дуслык биюен күрсәтү генә түгел

 

Самар өлкәсендә йөзгә якын мәсҗид бар.

Татар авылында мәсҗид салу - бер эш.    

Ә менә сез урыс авылында мөселман гыйбадәтханәсен салып карагыз.

Үземнең күзәтүем буенча, шуны әйтә алам.

Проблем халыкта түгел.

Проблем - түрәләрдә. Нинди кеше утыра хакимият минбәрендә.

Бу очракта сүз милләте турында бармый.

Аның чын мәгънәсендә башкаларга мөнәсәбәте турында.

Толерантлык - ул сәхнәдән дуслык биюен күрсәтү генә түгел.

Ә менә икенче диндәге кешенең ихтыяҗларын үтәү.

 

Самар өлкәсендә Хворостянка - урыс авылы, район үзәге.

Татарлар бирегә эшмәкәрлек шөгыльләре белән килеп урнашканнар.

Еллар узу белән, динебез Ислам юлыннан баручылар матур, җыйнак,

пөхтә, архитектура күзлегеннән сокланырлык гыйбадәтханә дә салып куйдылар.

Гыйбадәтханә йортында хәтта Изге Китабыбыз Коръәни-Кәримгә һәйкәл дә куйдылар.

Район администрациясенең башлыгы мөселманнарның барлык гозерләрен үтәп килә.

 Мәсҗидтә имам вазифаларын су асты көймәсендә моряк булып хезмәт иткән Әхтәм хәзрәтФәхретдинов башкара.

Аның белән әңгәмә тоттык.

 

Язмыш сезләрне кайсы яклардан Хворостянкага китереп ташлады?

 Хатыным белән икебез дә туляклар. Әтиләребез бер шахтада эшләде.

Бер-беребез белән күршеләр булдык. Халыкта шундый әйтем бар бит:

"Уңган егет күршедән генә өйләнә". Бу әйтем безнең турыда. Булачак хатыным белән бергә үстек. Ул мине, мин аны тикшереп тормадык. Бер-беребезне яхшы белдек. Рәхәтләнеп бәхеттә яшибез.

 

Моряк тормышы гаҗәеп авыр хезмәт. Су асты атом көймәсе бигрәк тә. Хатыннан аерым тору.

 

Кемдер хатын белән талашып яши. Безнең талашырга сәбәп тә, теләк тә, вакыт та юк иде. Аерым торулар хисләрне яңартып торды. Без һәрвакыт бер-беребезне яратып яшәдек. Көл дә, ела да. Туып калган бала мин кайтканчы йөри башлый. Икенче кайтканда инде сөйләшә.

 

Алайса гаиләдә кем хуҗа булды?

 Гаиләдә хатын капитан булды. Барчасын да ул үз җилкәсендә алып барды. Мин акча гына ташыдым. Шуңа күрә гаилә җәфасын күрмәдем.

 

Авылның бер башында мәсҗид, икенче башында чиркәү. Атакай белән аралашасызмы?

 Әлбәттә. Юлларыбыз кисешми. Аның үз кыры, минем - үз түтәлем. Мин үзебезнең мөселманнарым белән дә эшлим. Шул ук вакытта техникумга барып, укучылар алдында чыгыш ясыйм. Мин сөйләгәнне урыс балалары игътибар белән тыңлыйлар. Гомумән, Хворостянкада сабыр һәм эшчән халык яши. Марҗа кызлары татар егетләренә хөрмәт белән карыйлар. Район башлыгына сорау белән мөрәҗәгать иткән идем:

"Ничек карыйсыз, әгәр дә азан тавышын манарадан яңгыратсак?".

"Яхшы карыйм. Азан тавышын яратам. Кешене тынычландыра. Чиркәүдә чаң сугалар бит. Нигә азан яңгырамаска тиеш?" – диде ул.

Яңгыратабыз.

 

Читтә үскән татар буларак, Казанны күргәнегез бармы?

 Казанга бардым. Кол Шәриф мәсҗидендә намаз укыдым.

Шәһәр бик ошады.

Горурланып кайттым.

Татарлыгым көчәйде.

 

Мәсҗидкә йөрүче картларның хатыннары намаз укыйлармы?

 Күбесенеке укый. Калганнары өйрәнә. Даими туглап торам:

"Хатыннарыгызга имам булып яшәгез.

Иртәнге намазны бергә басып укыгыз", дип.

 

Хворостянкадан китү теләге юкмы? 

Юк. Андагы халыкны яратам. Тик шунда гына динебез Исламга хезмәт итәсем килә.

 

Хворостянка авылында имам булып эшләүче  Әхтәм хәзрәт Фәхретдиновның серләрен

 Шамил Баһаутдин чиште.

Хәбәрләр

Бу китап һәр өйдә булырга тиеш!

Мин Иске Ярмәк авылының матур табигате, аның тирән тарихы һәм анда туып үскән сәләтле авылдашларыбыз белән үз гомеремә горурланып яшәдем һәм яшим. Биредә төрле җирләрдән килгән халык тупланып, күмәкләшеп яшәгәннәр. Алар төрле заманнардагы авырлыкларны җиңеп, җирдә көне-төне хезмәт итеп көн күргәннәр. Һәр гаиләдә кимендә 4-5 әр бала үстергәннәр. Безнең гаиләбездә туып үскән җиде баланың барысы да әти-әнидән һәм әби-бабаларыбыздан төпле тәрбия алып, тормыш юлына бастык. Һәрберебез югары белем алдык һәм төрле һөнәр ияләре булып, үз тормышыбызны алып барабыз.

Капитализм революционеры

“Прогресс-В” компанияләре группасының оешуына августта 30 ел тула. Шул уңайдан гәҗитәбезнең җаваплы сәркатибе Шамил Баһаутдин оешманың президенты Вазыйх Мөхәммәтшин белән әңгәмә корды. Минем сезнең белән эшләү дәвере 30 елга якын. Без милли хәрәкәткә килеп кергәндә, сез инде аның фундаментын салган идегез. Һәм безгә, килеп кереп, таянырга, тотынырга нигез бар иде. Менә сез җитәкләгән “Прогресс-В” компанияләре группасының нигез ташы җәмгыятьтә яңа формация оешу чорына туры килде. Чәчәк аткан социализм, менә-менә коммунизм баскычына басарга торган Ватан, кинәт кенә, 180 градуска борылып, капитализм юлына чыгып басты. Һәм ул 180 градуска борылганда, сез дә, шикләнмичә, борылдыгыз. Нинди көчләргә ышандыгыз? Ялгышмаганыгызга ышаныч кайдан килеп чыкты?

“Динебез Ислам адәм баласына рухи сихәтлек кенә түгел, физик сәламәтлек тә өсти”

Самар шәһәрендә генә түгел, ә өлкә күләмендә дә “Яктылык” мәктәбе – танылганнар исемлегендә. Урта мәктәпләрдә имтиханнар артта калды. Алар мәктәпләр өчен зур сынау булып тора. Быелгы имтиханнарда “Яктылык”ның укучысы Рәфис кызы Гүзәл Хәйбуллова алтын медальгә лаек булды.

Балалар елдан-ел динебез Исламга күбрәк тартылалар

Самарның Җәмигъ мәсҗиде йортында урнашкан “Нур” мәдрәсәсендә өлкә Диния нәзарәте һәм Җәмигъ мәсҗиде тарафыннан ел саен җәен балалар өчен дини укулар оештырыла. Менә быел да 4 июньнән алып 14 июньгә кадәр биредә 7 – 14 яшьлек йөзгә якын малайлар һәм кызлар дини белем алдылар. Алар арасында татар, казах, әзәри (әзәрбайҗан), үзбәк, таҗик балалары бар иде. Иртәдән төшкә кадәр мөгаллимнәр - Наил Мостафин, Дилмурат Нәбиев, Ринат Ногманов, Нәфисә Сөләйманова, Галия Аслан балаларга гарәп графикасын һәм динебез Ислам нигезләрен өйрәттеләр.

3 из 142