This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Толерантлык – ул сәхнәдән дуслык биюен күрсәтү генә түгел

 

Самар өлкәсендә йөзгә якын мәсҗид бар.

Татар авылында мәсҗид салу - бер эш.    

Ә менә сез урыс авылында мөселман гыйбадәтханәсен салып карагыз.

Үземнең күзәтүем буенча, шуны әйтә алам.

Проблем халыкта түгел.

Проблем - түрәләрдә. Нинди кеше утыра хакимият минбәрендә.

Бу очракта сүз милләте турында бармый.

Аның чын мәгънәсендә башкаларга мөнәсәбәте турында.

Толерантлык - ул сәхнәдән дуслык биюен күрсәтү генә түгел.

Ә менә икенче диндәге кешенең ихтыяҗларын үтәү.

 

Самар өлкәсендә Хворостянка - урыс авылы, район үзәге.

Татарлар бирегә эшмәкәрлек шөгыльләре белән килеп урнашканнар.

Еллар узу белән, динебез Ислам юлыннан баручылар матур, җыйнак,

пөхтә, архитектура күзлегеннән сокланырлык гыйбадәтханә дә салып куйдылар.

Гыйбадәтханә йортында хәтта Изге Китабыбыз Коръәни-Кәримгә һәйкәл дә куйдылар.

Район администрациясенең башлыгы мөселманнарның барлык гозерләрен үтәп килә.

 Мәсҗидтә имам вазифаларын су асты көймәсендә моряк булып хезмәт иткән Әхтәм хәзрәтФәхретдинов башкара.

Аның белән әңгәмә тоттык.

 

Язмыш сезләрне кайсы яклардан Хворостянкага китереп ташлады?

 Хатыным белән икебез дә туляклар. Әтиләребез бер шахтада эшләде.

Бер-беребез белән күршеләр булдык. Халыкта шундый әйтем бар бит:

"Уңган егет күршедән генә өйләнә". Бу әйтем безнең турыда. Булачак хатыным белән бергә үстек. Ул мине, мин аны тикшереп тормадык. Бер-беребезне яхшы белдек. Рәхәтләнеп бәхеттә яшибез.

 

Моряк тормышы гаҗәеп авыр хезмәт. Су асты атом көймәсе бигрәк тә. Хатыннан аерым тору.

 

Кемдер хатын белән талашып яши. Безнең талашырга сәбәп тә, теләк тә, вакыт та юк иде. Аерым торулар хисләрне яңартып торды. Без һәрвакыт бер-беребезне яратып яшәдек. Көл дә, ела да. Туып калган бала мин кайтканчы йөри башлый. Икенче кайтканда инде сөйләшә.

 

Алайса гаиләдә кем хуҗа булды?

 Гаиләдә хатын капитан булды. Барчасын да ул үз җилкәсендә алып барды. Мин акча гына ташыдым. Шуңа күрә гаилә җәфасын күрмәдем.

 

Авылның бер башында мәсҗид, икенче башында чиркәү. Атакай белән аралашасызмы?

 Әлбәттә. Юлларыбыз кисешми. Аның үз кыры, минем - үз түтәлем. Мин үзебезнең мөселманнарым белән дә эшлим. Шул ук вакытта техникумга барып, укучылар алдында чыгыш ясыйм. Мин сөйләгәнне урыс балалары игътибар белән тыңлыйлар. Гомумән, Хворостянкада сабыр һәм эшчән халык яши. Марҗа кызлары татар егетләренә хөрмәт белән карыйлар. Район башлыгына сорау белән мөрәҗәгать иткән идем:

"Ничек карыйсыз, әгәр дә азан тавышын манарадан яңгыратсак?".

"Яхшы карыйм. Азан тавышын яратам. Кешене тынычландыра. Чиркәүдә чаң сугалар бит. Нигә азан яңгырамаска тиеш?" – диде ул.

Яңгыратабыз.

 

Читтә үскән татар буларак, Казанны күргәнегез бармы?

 Казанга бардым. Кол Шәриф мәсҗидендә намаз укыдым.

Шәһәр бик ошады.

Горурланып кайттым.

Татарлыгым көчәйде.

 

Мәсҗидкә йөрүче картларның хатыннары намаз укыйлармы?

 Күбесенеке укый. Калганнары өйрәнә. Даими туглап торам:

"Хатыннарыгызга имам булып яшәгез.

Иртәнге намазны бергә басып укыгыз", дип.

 

Хворостянкадан китү теләге юкмы? 

Юк. Андагы халыкны яратам. Тик шунда гына динебез Исламга хезмәт итәсем килә.

 

Хворостянка авылында имам булып эшләүче  Әхтәм хәзрәт Фәхретдиновның серләрен

 Шамил Баһаутдин чиште.

Хәбәрләр

“Бәхет – ул сәламәтлек һәм тәүфыйклы яшәү”

Тупли авылының Таш мәсҗиде имамы Гайнетдин угылы Наил Гыйматдинов белән танышып, аның белән аралашкач, ул минем йөрәк түремә кереп урнашты. 70 яшьлек Наил абыйның күзләреннән нур бөркеп тора, оялып кына елмаюы, йомшак, тыныч сөйләме, иплелеге җәлеп итеп тора. Милләттәшебез - гомерлек укытучы. Кырык ел буена мәктәптә балаларны укытып, хәзер ул инде менә сигез ел кешеләр белән үзенең дини белеме белән дә уртаклаша, аларны Исламча яшәтергә тырыша.

Татар йокламый, татар үлгән!

Сызран шәһәрендә чагыштырмача татарлар күп яши. Дини мәҗлесләр дә оештыралар. Кунакка йөрешәләр. Дин әһелләре дә җитәрлек. Ә халыкта милли аң каз тәпиен капларлык та юк. Сызранда утыз елга якын халыкка Ислам тәгълматын төшендерергә көч куям. Шул ук вакытта татар телен дә өйрәтүне максат идем куйдым. Гаҗәеп хәл! Татар татар телен белмичә генә оҗмахка керергә исәп тота. Ә бит Изге Китабыбыз Коръәни-Кәримдә: "Мин сезләрне төрле кабиләләр итеп яралттым", дигән. Димәк безнең өстебездә милләтебезне саклау да бурыч итеп куелган.

Кеше кайчан бәхетле була?

«Мин бәхетле илдә тыныч булганда» Мин бәхетле иртән исән-сау торганда. *** Мин бәхетле өстәлемдә киң ризык булганда. ** * Мин бәхетле якты, җылы өем булганда.

ПРИКАЗ по Централизованной религиозной организации «Региональное духовное управление мусульман Самарской области в составе Центрального духовного управления мусульман России»

На основании решения президиума РДУМСО от 10.05.2018 г. ПРИКАЗЫВАЮ: 1. Утвердить дату начала месяца Рамадан в 2018 году 16 мая, а первый Таравих-намаз (специальная молитва читаемая во время всего Рамадана) в мечетях Самарской области начинать с 15 мая после ночной Ясту (Иша) намаза. 2. Утвердить 20 ракаатов чтения Таравих-намаза в городских мечетях Самарской области, а в сельских мечетях рекомендуем также 20 ракаатов по усмотрению джамаата.

2 из 139