This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Татарның әхлакый кодексы

 

1.Татар кешесе! Хәтереңә ал! Синең үз мөстәкыйль дәүләтең булган. Дәүләтле милләтнең генә җир йөзендә кадере була. Һәр татарның күңелендә йөргән дәүләтчелек идеясе саклансын. Шушы тарихи гаделлек өчен үзең һәм нәселең көрәшергә тиеш. 

2. Татар кешесе! Кайда яшәвеңә карамастан, халыклар арасында үз урыныңны онытма, үз кадереңне бел. Тарихи традицияләрне, ата-бабадан калган гореф-гадәтләрне хөрмәтлә, дин-иманыңны сакла.
3. Татар кешесе! Бел! Син сөйләшкән тел дистәләгән гасырлар буенча чарланып, иң камил телләр дәрәҗәсенә күтәрелгән. Синең телеңдә катлаулы фәнни хезмәтләр дә, илаһи төшенчәләр дә, гүзәл әдәби әсәрләр дә язылган. Аны хөрмәт ит, сакла һәм үстер!
4. Татар кешесе! Горурлан! Син җир йөзендәге барлык халыклар белән дә тыныч һәм тату яши беләсең. Синең өчен барлык халыклар да тигез. Әмма бүтәннәрне хөрмәт иткәндә, үзеңнең дә гадел хөрмәткә лаек икәнлегеңне онытма.
5. Татар кешесе! Уяу бул! Кайбер милләтләрне үз куллары белән юк итү сәясәте әле һаман да бетмәгән. Тарихтагы ялгышлар кабатлана күрмәсен. Хөсетлек, көнчелек, вак мәнфәгатьләрдән өстен торыйк. Бер-беребезгә игътибарлы һәм ярдәмчел булыйк. Бергә булыйк, бердәм булыйк.
6. Татар кешесе! Укы! Гыйлемле-белемле бул! Дәүләт төзү, аның белән идарә итү өчен дә, рухи һәм матди байлык туплау өчен дә аң-белем кирәк. Кушканны гына эшләүче түгел, үзең дә иҗади дәрәҗәдә эшләрлек зур белемгә ия бул.
7. Татар кешесе! Сак бул! Безнең тирәбездә эчкечелек, наркоманлык, рухи пычраклык кебек куркыныч афәтләр йөри. Бу афәтләргә каршы торыр өчен, сиңа айнык акыл, сәламәт рух кирәк. Үзеңдә яшьтән үк ихтыяр көче тәрбиялә.
8. Татар кешесе! Тирә-ягыңа кара! Без ата-бабаларыбыздан калган матур һәм бай җирдә яшибез. Үзең яшәгән җирнең кадерен бел, аны киләчәк буыннарга пычранмаган килеш тапшыр.
9. Татар кешесе! Киләчәккә кара! Киләсе буынның язмышы өчен дә җаваплы икәнеңне исеңнән чыгарма. Нәселеңнең рухы, физик һәм милли сәламәт булуы синең кулыңда. Халыкның киләчәге ишле, тәрбияле гаиләдә. Гаилә корганда җавапсыз һәм талымсыз булма.
10. Татар кешесе! Онытма! Кешелек дөньясы, кызганычка каршы, камил түгел. Халыкларны сортларга бүлеп, аларны үзара каршы кую дәвам итә. Татарлыгыбызны сынарга теләүчеләр табыла икән, көрәш мәйданына чыгарга әзер бул!
11. Татар кешесе! Син — төркиләр токымыннан. Туганнарыңның күплеген онытма. Туганнарыңа сыен һәм туганнарыңны сыендыр.
12. Татар кешесе! Зур гаделлеккә ирешер өчен, алдынгы һәм прогрессив җәмгыятьләр белән элемтәдә бул. Аларның уңай тәҗрибәләрен үзләштер һәм башкаларга да ирештер.

 

Туфан Миңнуллин.

 

Хәбәрләр

Сызран татар милли хәрәкәтенең Шәймиевы!!

Самар өлкәсендә мартның 25 ндә ап-ак кар түшәктәй җирне бизәде. Сызранлылар мондый матур күренешне кулдан ычкындырмадылар. Олысы-кечесе чаңгы ярышына чыктылар. Туксанынчы яше белән баручы Галиулла абзый Габдрәшитов быел да иң олылар арасында беренчелекне үзендә калдырды.

“15 минут сөйләшкәннән соң никах укыттык”

Бүгенге көндә 92 яшьлек Лотфулла бабай – Тупли авылында бердәнбер сугыш ветераны. Лотфулла дүрт сыйныфны Алмалы авылында тәмамлый, ә бишенче класстан балалар җәяү Тупли авылына йөреп, анда белем алалар. Салкын кышларда исә укучылар монда тулай торакта күрше-тирә Идәй, Мулла, Кызылсу балалары белән бергә яшиләр. Җиденче сыйныфта укыганда, Лотфулла тиф белән чирли. Алты ай мәктәпкә йөри алмый. Ә инде уку елы ахырына җиткәндә, директорга барып, имтиханнар тапшырырга теләвен белдерә.

Самарада татар балалары фестивален саклап кала алганнар

Татар балалары фестивален үткәрер өчен баштан ук өлкә бюджетыннан ярдәм итүне булдыра алганнар. Иганәчеләр ярдәме белән Самарада "Татар балалары җырлый" фестивален саклап кала алганнар. бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итә. Самара өлкә “Туган тел“ татар җәмгыяте оешканнан бирле, барлык чараларда да балаларны катнаштырган. Алар "Татар балалары җырлый" дип аталган фестиваль уздырганнар. Фестивальдә балалар җырлаган, биегән, шигырьләр сөйләгән.

"Төшемә дә керәләр..."

91 яшьлек Гомәр бабай Кызыл Яр районының Лесная Кубань авылында туган. Әти-әнисе хәлле кешеләр булганнар. Авылдагы утыз йортның бишесе, берләшеп, артель оештырганнар һәм җир эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Әтиләре оста аучы булган. Җәен хезмәттә булса, кышларын кыр-урманда җәнлек аткан. Районнан килгән түрәләргә аучылыкта яхшы киңәшче булган ул. Колхозлашу чоры башлангач, аларны “кулаклар” исемлегенә кертеп, байлыкларын, өйләрен тартып алалар. Алар дәү әтиләрендә яшәргә мәҗбүр булганнар.

1 из 134