This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Шамил бабай урысча белми

Шамил һәм Римма Баһаутдиннарның бергә торуларына - 50 ел. 

Алар ул һәм кыз үстерделәр. Бүгенге көндә биш оныклары бар.

Нур улының беренче малае Дамир аларга турун (правнук) бүләк итте. Әмир дә икенче яшь белән бара.

Туруннар бүләк итү буенча Диләра, Зилә, Камил чиратта торалар.

Кызлары – Наилә апаның улы Гаязга әле дүрт яшь кенә тулды.

Шамил абый Гаяз белән тик татарча гына сөйләшә. “Урысча белмим”, - дип әйтә.

Оныгына туган көненә гитара алып биргәч, Гаяз, исе китеп: “Бабай, син бит урысча бер сүз дә белмисең! Кибетче белән ничек сөйләштең?!” – дигән. “Ымлап күрсәттем”, - дигән бабасы.

Шамил бабайның нияте – Гаязның балаларын да татарча сөйләшергә өйрәтү.

 

Миләүшә ГАЗЫЙМ.

Хәбәрләр

Иске Мастяк җире рухымны канатландыра

Туган җиреңә кайту – зур бәхет ул. Ә инде анда сине әти-әниең, туганнарың, якын дусларың, күршеләрең көтеп торса, ул – аерым бер куаныч. Ул чакта минем дә күңелем иң ләззәтле ноктасында була. Аллаһыма шөкер, биредә җаныма тынычлык, сабырлык, алдагы көннәргә җитәрлек көч-куәт алырлык кешеләрем дә бар, туган җир җылысын да тоеп яшим. Мине сагынып яшәүләрен күргәч, аларга кирәклегемне аңлыйм. Вакытым ничек кенә тар булмасын, өч йортта яшәүче иң якын туганнарымны күрмичә китмим.

Октябрьнең 1-дә - олылар көне

Көзләр җитү кешеләр хәтеренә муллык белән кереп калган. Кырларда игеннәр урып, сугылган. Яшелчәләр җыелган. Җиләк-җимешләр кышкыга әзерләнгән. Нәкъ менә октябрьнең берендә олылар көне итеп бәйрәм уздыру үзенә бер тирән мәгънәгә ия. Муллык һәм акыллылык бәйрәме.

Самар мөселманнарының акыллы энциклопедиясе

Бу китапны без күптәннән көткән идек. Самарның китап нәшрияты 200 битле “Самар төбәгенең мәсҗидләре” исемле төсле, ялтыравыклы кәгазьдә басылган бик күркәм җыентык бастырды. Өлкәбезнең төрле шәһәрләрендә һәм авылларында калкып чыккан Аллаһы Тәгаләнең йортлары Иделнең уртасында галәм киңлегенә мөселман нуры сирпеп, азан моңнарын яңгыратып, Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм васыятен үтәп, Раббыбызга тугрылыгын исбатлап, адәм балаларына туры юл күрсәтүдә гаҗәеп олуг хезмәт башкаралар.

“Шушындый директор белән горурланырга була”

Самарның “Яктылык” мәктәбендә Белем көненә багышланган тантана узды. Бу көнне әйтерсең лә кояш та, шатланып, нурларын кызганмыйча сипте. Җылы, аяз иртәдә мәктәп йортына укучылар, укытучылар, ата-аналар җыелды. Менә үсеп җиткән, карашларында бераз җитдилек барлыкка килгән унберенче сыйныф укучылары тезелеп басты. Озын буйлы, төз гәүдәле егетләргә, зифа, нәзакәтле, чибәр кызларга сокланмыйча мөмкин түгел иде.

1 из 142