This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

 

Хисләр дөньясына күпер салып синең янга барам...
 
Мәңге яшәрдәй булып тырышып эшлибез.
Әмма бирегә вакытлыча сынау өчен кунак булып килүебезне онытабыз.
Язмышларыбыз төрлечә. 
Бәхет булса да, булмаса да язмышка сылтыйлар.
Кайберләрен язмыш гомере буе камчылый.
Икенчеләрен - уңайга сыпырып яши.
Ни өчен? Үзенә генә мәгълүм.
Менә бер язмыштан мисал...
 
Алмаз белән Нәфисә бергә укып, мәктәпне бергә тәмамладылар.
Алмаз гаиләдә бердәнбер бала булса,
Нәфисә ишле гаиләдән.
Биш кыздан дүртенчесе була.
Әтиләре дә хастаханәдән кайтып керми.
Әниләренә барлык нужаны үзе генә тартып барырга туры килә.
Нәфисә Алмазга башын югалтып гашыйк була.
Алмаз моны сизмәмешкә салыша. Әллә артыннан кызлар күп йөргәнгә, артык игътибар бирми.
Алмаз шәһәргә югары уку йортына укырга керә.
Ә Нәфисә читтән торып укырга ниятләп, авылда кала.
Берничә елдан Алмаз авылга кайта һәм алар көтмәгәндә очрашалар.
Мәктәп елларын, кызыклы вакыйгаларны искә төшереп байтак кына басып торалар.
Иртәгә дә очрашырга сүз куешып, Нәфисә кереп китә.
Аңа әйтерсең канат куйганнар. Шатлыгы эченә сыймый.
Тик әнисе генә ачулы каршы ала.
"Син нәрсә шулкадәр көлешә-көлешә сөйләшеп тордың?
Ул бит сине җилбәзәкне кулга төшерергә җиңел булыр дип уйлар.
Байларның нинди икәнен белмисеңме әллә?
Башка аның белән очрашасы булма!" дип, Нәфисәнең күңеленә тирән юшкын калдыра.
Нәфисә әнисенә үпкәли..
Сөйләшми.
Урамга да чыкмый.
Ә Алмаз аның чыгуын көн дә көтә.
Нәфисә төннәр буена йокламыйча Алмазны уйлап ята.
Кияүгә чыгарга тәкъдим ясаса, аңа ияреп китәргә дә хыяллана.
Күпме елап ятарга була?!
Иптәш кызыма барам дип урамга чыга.
Тыкрыктан төшкәндә каршысына Алмаз килеп чыга.
- Син кайда югалдың?
Сөйлшәшәсе сүзләр күп иде бит.
Әйдә бераз йөреп киләбез", дип кулын тотты.
Нәфисә шуны гына көткән иде дә. Шундук риза булды.
Вакыт узганын Нәфисә сизми дә калган.
Әнисеннән куркуыннан бизгәк тоткандай дерелди башлый.
Шушы мизгелдә Алмаз Нәфисәне кочагына алып үзенең кайнар мәхәббәтен белдерә.
Аны өзелеп яратуын әйтә.
- Төннәр буе йоклый алмыйм. Уемда тик син генә.
Чык миңа кияүгә. Иртәгә үк әти-әниемне сорарга җибәрәм.
Үзем белән шәһәргә алып китәм, диде.
Нәфисә үзе дә сизмәстән:"Ризамын", диде.
Икенче көнне күчтәнәчләр күтәреп әти-әниләре Нәфисәне сорарга да килеп җитәләр.
Нәфисәнең әнисе саклык белән генә:
"Алмаз укыган.
Дәрәҗәле егет.
Ә минем кызым гади сатучы гына.
Бу вакытлыча гына булмагае", дип каршы төшә.
Алмазныкылар тарафыннан:
"Юк. Улыбыз Нәфисәне ярата.Алар кушылса, пар аккошлардай гомер итәчәкләр.Без генә тату булыйк".
Яшьләр өйләнешәләр. Һәм чыннан да кешеләр кызыгырдай парлар булалар.
Алмаз адвокат булып эшли. Ә Нәфисә укуын тәмамлап сәүдә эшендә.
Озакламый игезәк кызлары Динә белән Диләрә туа.
Әти-әниләре сабыйларны тәрбияләүдә булышалар.
Шау бәхеттән торган тормыш бик еш хәсрәтен дә китереп сала каршыңа.
Бу юлы да шулай килеп чыкты.
Кинәттән генә Алмазның башы авырта башлады. Табиблар башында яман шеш диагнозын куйдылар.
Чит илләргә йөреп, газап-әрнүләр кичереп, чыдам-түземлелек күрсәтеп, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән Алмаз яман чирдән котыла.
Чиксез куанычыннан соң Алмаз намазга баса.
Сәдакаларын бирә.
Аллаһы Тәгалә үзләрен ул белән куандыра. Олуг куанычтан соң зур хәсрәт тә килә.
Нәфисәнең әтисе вафат булуына өч ел тулганда, әнисе юл фаҗигасына очрый. Янәшә килгән афәт Нәфисәне аяктан ега. Нәфисәнең йөрәгенә операция ясыйлар. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән Нәфисә аякка баса.
Кайнар тугры мәхәббәтле гаиләдә яңадан бәхет офыгы ачыла.
Кече сеңелләре 9 нчы сыйныфта укый торган була. Аны үзләренә тәрбиягә алып олы тормыш юлына чыгаралар.Үзләренең кызлары да үсеп кеше булалар.
Алмаз белән Нәфисә мул бәхетле, мәхәббәтле тормышта гомер кичерә башлыйлар.
Ләкин дә, Алмаз белән Нәфисәне тагын хәсрәт дулкыны каплый.
Алмаз кабат яман чирдән егыла.
Сөяккә кала.
Әҗәл җиңә.
Алмаз мәңгелеккә күзләрен йома.
Бу хәсрәтне Нәфисә күтәрә алмый.
Төннәрен саташып Алмазын эзли.
Ике ай дигәндә йокыдан уянмый.
Әниләрен җирләгәч балалар мендәр астыннан язу табалар.
"Хисләр дөнйасына күпер салып синең янга барам, Алмазым".
Аккошлардай мәхәббәтле тормыш кичергәннәрнең дә бәхетләрен хәсрәт дулкыннары аямый бу дөнйада.
Аккошлар булып яшәделәр.
Аккош мәхәббәтле инсаннар аерым-аерым яши алмыйлар икән шул.
 
Тормышта булган хәлне "Сәлам" гәҗитәсенә
Гали авылыннан Саимә Морзаханова
язып җибәрде.

Хәбәрләр

Иске Ярмәк авылы тарихлы булды

Самар өлкәсендәге татар авыллары, зур кыенлыклар кичереп, бер-бер артлы туган төбәкләре турында тарих китапларын язып киләләр. Иң беренче, бу эшне Габдулла абый Насыйров башлап җибәрде. Ул Тупли авылы турында өч дистә ел элек җыйнак кына китап бастырып чыгарган иде. Ниһаять, “Иске Ярмәк авылы тарихы” исемле җыентык дөнья күрде. Кулга алуга ук, иң беренче, күзгә ташланганы – аның затлылыгы.

Приглашаем на выставку " Пейзажи родного Самарского края"

В библиотеке №16 (Краснодонская, 13, между улицей Победы и улицей Физкультурная) открылась выставка работ члена творческого союза художников «Палитра», ветерана Самарского областного татарского общества «Туган тел» Надирова Азата Камиловича «Пейзажи родного Самарского края». Выставка работает с 11 до 19 часов ежедневно, кроме субботы (первый четверг месяца – санитарный день). Вход свободный.

Балаларыгызны киләчәк заман өчен укытыгыз!

Сорауларыбызга Самарның "Нур" мәдрәсәсе мөгаллиме Наил Мостафин җавап тота. Халык телендә "дога" сүзе еш кулланыла. "Дога" нәрсәне аңлата?

Байтуган музеенда һәр татар булырга тиеш!

Байтуган авылында Сәләй Вәгыйзов музее ачылганга ел ярым гына булса да, аның даны, әкренләп, үсә бара. Бу юнәлештә музейга нигез салучы Нурания Абзалова зур көч куя. Кунакка килүчеләр исемлегендә Самар өлкәсе кешеләре генә түгел, ә чит төбәкләрдән килүчеләр дә ишәя бара. Быел Җиңү көненә багышланган тантанада музейда аеруча тантаналык сизелде.

1 из 139