This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
 
Ни өчен татар телебезне белмәү олуг фаҗига итеп санала?
 
Татар телен белү һәм белмәү кешене төрле юлларга чыгара. Әгәр кеше татар телен белсә, ул татар әдәбиятен укый.
Ә безнең әдәбиятебездә татарның гореф-гадәтләре тупланган.
Татар әдәбиятен укымаган татар гореф-гадәтләребездән читләшә.
Гореф-гадәтләребездән читләшү кыйбласызлыкка һәм ахыр чиктә
динебез Исламнан тайпылуга китерә. Динебез Исламның нигезләрен белмәү
сыра, хәмер, шәраб эчү, наркотиклар юлларына чыгара.
Икенче милләт кешесе белән гаилә кора.
Катнаш гаиләләр әле беркайчан да татар баласын үстергәннәре юк.
Аракы һәм наркотик - бозыклыкның ике туганы. Җинаятьчеләр юлына алып чыгучылар.
 
Исламча яшәргә җыенган кеше эшне нидән башларга тиеш?
 
Хәләл ризыктан. Эче хәрам ризык белән тулы адәм баласы иманга килә алмый.
Аның Иманы су өстендәге күбектәй. Зәгыйф иманлы була.
 
Дәүләт эчегез дип әйтми бит.
 
Дәүләт кулындагы телевизор туктаусыз культурно эчүчеләрне күрсәтә.
Яшьләрдә ресторан тормышына кызыгу тәрбиялиләр.
 
Бу рекламга егетләрме, әллә кызлармы тизрәк бирелә?

Әлбәттә, кызлар. Менә шуңа бит аракы эчмәгән ирләрен бимазалап яшиләр асылбикәләр.
Ачыктан-ачык: "Синең намазың аркасында аракылы мәҗлесләргә бара алмыйм" дип ирләренең теңкәләренә тияләр.
 
Татарда:
"Исереккә диңгез тубыктан", дигән әйтем бар. Монда барчасы да әйтелгән.
Бу турыда бик күп хәдисләрдә әйтелгән.
Аларны саный башласаң үзенә бер мәкалә кирәк.

Аракыга кагылган бер генә хәдисне китерегез әле.

Алайса, дистәләгән хәдис арасыннан берсен генә сайлап алам.
 "Хәмер эчүчене, алучыны, ясаучыны, сатучыны, эчүчене,
аның белән сәүдә итүчене, эчү мәҗлесе оештыручыны,
шул табында утыручыларны Аллаһы Сөбханәкә вә Тәгалә
ләгънәт кыла".
 
Табиблар (врачлар) тәмәке, аракы зарарлы дип сөйлиләр, язалар.
Димәк көрәш бара.
 
Ялган көрәш. Табиблар да тәмәке тарталар, аракы эчәләр. Алар ике йөзле.
Монафиклар. Аракыдан тик динебез Ислам гына арындыра ала.
 
Иршад хәзрәт Хәбибрахманов белән әңгәмәне
Шамил Баһаутдин алып барды.
 

Хәбәрләр

Сызран татар милли хәрәкәтенең Шәймиевы!!

Самар өлкәсендә мартның 25 ндә ап-ак кар түшәктәй җирне бизәде. Сызранлылар мондый матур күренешне кулдан ычкындырмадылар. Олысы-кечесе чаңгы ярышына чыктылар. Туксанынчы яше белән баручы Галиулла абзый Габдрәшитов быел да иң олылар арасында беренчелекне үзендә калдырды.

“15 минут сөйләшкәннән соң никах укыттык”

Бүгенге көндә 92 яшьлек Лотфулла бабай – Тупли авылында бердәнбер сугыш ветераны. Лотфулла дүрт сыйныфны Алмалы авылында тәмамлый, ә бишенче класстан балалар җәяү Тупли авылына йөреп, анда белем алалар. Салкын кышларда исә укучылар монда тулай торакта күрше-тирә Идәй, Мулла, Кызылсу балалары белән бергә яшиләр. Җиденче сыйныфта укыганда, Лотфулла тиф белән чирли. Алты ай мәктәпкә йөри алмый. Ә инде уку елы ахырына җиткәндә, директорга барып, имтиханнар тапшырырга теләвен белдерә.

Самарада татар балалары фестивален саклап кала алганнар

Татар балалары фестивален үткәрер өчен баштан ук өлкә бюджетыннан ярдәм итүне булдыра алганнар. Иганәчеләр ярдәме белән Самарада "Татар балалары җырлый" фестивален саклап кала алганнар. бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итә. Самара өлкә “Туган тел“ татар җәмгыяте оешканнан бирле, барлык чараларда да балаларны катнаштырган. Алар "Татар балалары җырлый" дип аталган фестиваль уздырганнар. Фестивальдә балалар җырлаган, биегән, шигырьләр сөйләгән.

"Төшемә дә керәләр..."

91 яшьлек Гомәр бабай Кызыл Яр районының Лесная Кубань авылында туган. Әти-әнисе хәлле кешеләр булганнар. Авылдагы утыз йортның бишесе, берләшеп, артель оештырганнар һәм җир эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Әтиләре оста аучы булган. Җәен хезмәттә булса, кышларын кыр-урманда җәнлек аткан. Районнан килгән түрәләргә аучылыкта яхшы киңәшче булган ул. Колхозлашу чоры башлангач, аларны “кулаклар” исемлегенә кертеп, байлыкларын, өйләрен тартып алалар. Алар дәү әтиләрендә яшәргә мәҗбүр булганнар.

1 из 134