This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Аклыкка илтсен тырышлык
 
Пәйгамбәребез (с.г.в.) үләр алдыннан үзенең сәхабаларына әйткән:
"Җәннәттә минем белән очрашуны теләгән кешеләр,
кулларын вә телләрен гөнаһ эшләүдән тыйсыннар.
Күбрәк салаватлар әйтсеннәр", дигән.
 
Мәүлид ае башында Галигә Казаннан Илйас Халиков
җитәкчелегендә "Мөнбәр" ансамбле килде.
"Аклыкка илтсен" исемле театральләшкән тамашада
моңлы мөнәҗәтләр яңгырады.
Тантананы төбәгебезнең мөхтәсибе Илнур Гайнетдинов
дога укып башлап җибәрде.
Коръән хафиз Абдулваһид "Мәүлид" догасын укыды.
Малае белән кызы матур итеп догалар укыдылар.
Артистлар Марат Баязитов, Зөлфирә Дәүләтшина, Илназ Сибгатуллин
халыкның бәгыренә төшәрлек иттереп уйнадылар. Алар шул әсәрдә яшәделәр.
Халыкны тетрәндерделәр.
Илйас Халиков Мәүлид, Ураза, Корбан бәйрәмнәренә багышлап
мөнәҗәтләр әйтте.
Рәсүлебезне олылап шигъри вәгазь сөйләде.
Тамашаны карарга чит авыллардан да килгәннәр иде.
"Мөнбәр" төркеменә мөкиббән булдым.
Китабымны, чиккән кулъяулыгымны һәм бавырсак бүләк иттем.
Җомга намазыннан соң Мөдәррис кунакларны
Похвистневоның яңа мәсҗиденә алып китте.Равил Мостафин чалган корбан
ашына алып барды.
Халыкның күңелен күргән өчен Мөдәрискә чиксез рәхмәтләребез.
Шундый олпат ирләребез булганда, Галинең даны югалмас, Аллаһы теләсә.
Мөдәрис белән Равил Мостафин әле Отрадный шәһәрендә мәсҗид салып яталар.
Отрадный мөселманнары елап-елап рәхмәтләр әйтәләр.
"Мөнбәр" ансамблен Галигә Мөҗәһит углы Мөдәрис Латыйпов чакырды.
 
Саимә Морзаханова.
 
Гали авылы.

Хәбәрләр

Татар милли хәрәкәтенең активисты Камил углы Азат Надировка 85 яшь тулды

Шушы уңайдан аны “Прогресс-В” компанияләр группасы президенты Гата углы Вазыйх Мөхәммәтшин котлап, түбәндәге сүзләрне әйтте. “Без Азат абый белән 30 ел таныш. 40 ел буена Туполев исемендәге конструкторлар бюросында инженер-конструктор булып эшләдегез. Бу - бик җитди, җаваплы хезмәт. Сез – ватанпәрвәр, энтузиаст. Милли җанлы кеше. Үз гомерегезне татар мили хәрәкәтенә багышлап, зур-зур хезмәтләр башкардыгыз. Чын күңелдән, җаныгызны-тәнегезне биреп, янып-көеп, татар халкы өчен яшәдегез һәм яшисез, эшләдегез һәм эшлисез.

Сыйпап кына үстермәделәр

Камил углы Азат Надировка - 85 яшь! Азат абзыебыз Самар татар милли хәрәкәтенең ару-талуны белмәс әйдаманы. Сугыш еллары баласы буларак, ул ачлыкны да, ялангачлыкны да, суыкны да, авыр хезмәтне дә татыган бала.

Тарихны сурәткә төшерүче

Летфулла углы Әнәс Мингалиевка - 60 яшь! Самар татарлары арасында Әнәс Мингалиевны күпләр белә. Барлык бәйрәмнәрдә, тамашаларда, җыелышларда аның җилкәсендә фотоаппарат булыр.

На Малом тупике совершались большие дела

2017 год в истории самарских мусуль­ман был ознаменован многими видными событиями. Среди них особое место занимает 50-летие Самарской Старой мечети. Мечеть на Малом Тупике бли­зок каж­дому татарину тем, что в годы красного боль­шевизма это было един­ственное место, где наши му­суль­мане мог­ли вместе обра­щаться к своему Все­вышнему.

1 из 126