This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
"Ялкынлы яшьлек" ансамбленең 850 нче концерты узды
 
   2017 елны декабернең икесендә "Ялкынлы яшьлек" ансамбле үзенең икенче йортында Самар шәһәренең Управленческий бистәсендә урнашкан
"Чайка" мәдәният Сараенда 850 нче концертын күрсәтте. Ниһаять, халык "Чайка"га ияләште дип куанып кайттым.
   Кайчандыр Металлурглар мәдәният Сараена куанып бара идек. Хәзер инде без "Чайка"ны бер генә мәдәният Сараена да алмаштырмаячfкбыз.
Зур. Иркен. Чисталык. Пөхтәлек. Хезмәткәрләрнең зыялылыгы. Болындай сәхнә. Заманча утлар. Черегән капитализмны сүксәләр дә, Мәдәният Сарае каршындагы мәйданга инде машина куярга урын җитми. Шул уңай белән бер мәзәкне дә искә төшерәсе килә. 
Берәү: "Хәерчелекнең чамасы юк. Машина куярга да урын юк", дигән иде. Аллаһыга шөкер, татарлар көннән көн байый бара. Бу шатлыклы күренеш.
Ә инде чишенергә килеп кергәч, үзеңне опера һәм балет театрында дип хис итәсең. Нурлы йөзле ханымнар елмаеп каршы алалар.
Әле сәхнәдән музыка авазлары яңгырамый, ә син инде бәйрәм мохитендә.Киемеңне салып икенче якка борылсаң, туй нигъмәтләре тулы өстәлләр.
Сайла. Ал. Сыйлан. Безнең халык аралашырга ярата.Туганлык хисләрен яңартып тора. Төркем-төркем булып гәп саталар. Кочакланышалар.
Ә Изге Китабыбыз Коръәни-Кәрим безләрне кисәтә бит: "Туганлык җепләрен өзгәннәр оҗмахка өмет итмәсеннәр", дип. Халык арасында ай нурларын сирпеп. кояш яктылыгын нурландырып Мәдәният Сарае директоры Гүзәл Сафинаның булуы инде фойеда ук тантаналы төсмерне көчәйтте. Гүзәл ханым ташландык бинаны чын сәнгать йортына әверелдергән Ханбикәбез. Ул бит үзе дә шул "Ялкынлы яшьлек" ансамблендә балетмейстр буларак җиң сызганып эшләгән шәхес. 
   850 нче концерт - шедевр! Ул мәңге истә калачак. Коллективка нарасыйлар аяк басты.Ә бу инде алдагы егерме елга талантлар килде дигән сүз.
Камил Шакиров.
Динар Закиров.
Әлмирә Сәитова.
Әлфия Сәгдиева.
Әмин Сафин.
Сәхнә тәҗрибәсен туплаган Вероника Шәһидуллина, Фәнил Зыятдинов,Әлинә Саниева, Алсу Сабирова, Розалия Хәкимова, Әлфия Сөнгатова - коллектвның алтын генофонды. Ансамблнең йөк атлары. Ринат Азизов - мэтр. Егет. Сәхнә кояшы. Мин Илнур Алтынбаевны сәхнәгә беренче чыгышыннан бирле күзәтеп киләм. Үсте. Тәҗрибә туплады. Әти булды. Бүген инде "Ялкынлы яшлек"нең Зур әтисе биеклегенә менеп җитте. Әле тагын егерме ел җырларлык дәрте дә, дәрманы да бар. Иң мөһиме - тавышы егетләрчә саклана һәм мәхәббәтле йөрәге йөзенә елмаю өстәп тора. Гомер-гомергә "Ялкынлы яшьлек" үзенең киң кырлылыгы белән өстен булды. Коллектив жанр төрлелеге белән дан тотты һәм шул төрлелек аны данлы итте. 
    Әгәрдә ансамбльдә халык җырларын һәм профессионал классик компизиторларның әсәрләрен башкаручы юк икән, иҗат коллективы гарип баланы хәтерләтә. Ул киләчәксез. Аллаһыга шөкер,ансамбльгә Искәндәр Сәитов килде. Мин "Туган тел" җәмгыятенең директоры булган чорда, Искәндәрне Сабан туе сәхнәсендә җырлаткан идем. Шөкер, ул милләткә хезмәткә аяк басты һәм гомерле булсын. Моңы да татарча. Көе дә үзебезчә.Теле дә бай. Тавышы да ирләрчә. Бу шәхес 850 нче концертның табышы. Ансамбльгә 47 яшь. Ә мин аны 30 ел карап барам. Мәңге моңлы. Мәңге сагышлы. Мәңге чибәр. Мәңге сылу - ул Гөлфия Гайнетдинова! Тамашаны алып баруны аңа тапшырып Илгиз Кәлүч зур табыш ясаган. Гөлфиянең сәхнәгә чыгуы. Сәхнәдән кереп китүе - үзе бер музыкаль номер. Гөлфия гомергә зәвык белән киенә белде. Аның сәхнәдә басып торуы да үзенә бер бәйрәм. Ул - гүзәллек һәм сөйкемлелек символы.
Озак-озак еллар сәхнә рәшәсе булып яшә һәм безнең йөрәкләрдә мәхәббәт утын сүндермә.  Без синең иҗатыңа гашыйкбыз.
   Илгиз Кәлүч үзенең 80 яшьлегенә тулы канлы, дөрләп торган сәнгать коллективын туплаган. Лаеклы алмаш әзерләде. Ансамбльнең һәр концертын җентекләп карап баручы буларак, шуны әйтә алам. Җырчыларны табу кыен эш. Ләкин дә биючеләрне табу тагын да читенрәк гамәл! Илгиз Кәлүч аларны тапкан һәм үстергән. Чибәр кызлар һәм асыл егетләр килгән. Сәхнәдә очып йөриләр. "Ялкынлы яшьлек" ансамблен баламны яраткандай яратып яшәдем һәм яшим. Самарда туйларга җырчыларны Казаннан ташыйлар. Ә мин малаемны өйләндергәч туена җырчыларны Казанга "Ялкынлы яшьлек"тән алып бардым.
Кунаклар:"Казанның кайсы театрында эшлиләр бу артистлар,"- дип аптыраттылар мине.
Артистлар алмашынып тора. Бабигый хәл. Илгиз Кәлүчкә дә алмаш кирәк. Тиздән аңа 80 бит! Мин ансамбльнең җитәкчесе итеп Ринат Азизовны күрәм.
Ә советник булып гүргә кергинчә Илгиз Кәлүч калсын. "Ялкынлы яшьлек"не Илгиз Колючев исемендәге җыр, бию, шигърият ансамбле дип йөртәсе килә.
Бу минем фикерем генә түгел. Күпләр фикере.
 
Шамил Баһаутдин.

Хәбәрләр

Сызран татар милли хәрәкәтенең Шәймиевы!!

Самар өлкәсендә мартның 25 ндә ап-ак кар түшәктәй җирне бизәде. Сызранлылар мондый матур күренешне кулдан ычкындырмадылар. Олысы-кечесе чаңгы ярышына чыктылар. Туксанынчы яше белән баручы Галиулла абзый Габдрәшитов быел да иң олылар арасында беренчелекне үзендә калдырды.

“15 минут сөйләшкәннән соң никах укыттык”

Бүгенге көндә 92 яшьлек Лотфулла бабай – Тупли авылында бердәнбер сугыш ветераны. Лотфулла дүрт сыйныфны Алмалы авылында тәмамлый, ә бишенче класстан балалар җәяү Тупли авылына йөреп, анда белем алалар. Салкын кышларда исә укучылар монда тулай торакта күрше-тирә Идәй, Мулла, Кызылсу балалары белән бергә яшиләр. Җиденче сыйныфта укыганда, Лотфулла тиф белән чирли. Алты ай мәктәпкә йөри алмый. Ә инде уку елы ахырына җиткәндә, директорга барып, имтиханнар тапшырырга теләвен белдерә.

Самарада татар балалары фестивален саклап кала алганнар

Татар балалары фестивален үткәрер өчен баштан ук өлкә бюджетыннан ярдәм итүне булдыра алганнар. Иганәчеләр ярдәме белән Самарада "Татар балалары җырлый" фестивален саклап кала алганнар. бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итә. Самара өлкә “Туган тел“ татар җәмгыяте оешканнан бирле, барлык чараларда да балаларны катнаштырган. Алар "Татар балалары җырлый" дип аталган фестиваль уздырганнар. Фестивальдә балалар җырлаган, биегән, шигырьләр сөйләгән.

"Төшемә дә керәләр..."

91 яшьлек Гомәр бабай Кызыл Яр районының Лесная Кубань авылында туган. Әти-әнисе хәлле кешеләр булганнар. Авылдагы утыз йортның бишесе, берләшеп, артель оештырганнар һәм җир эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Әтиләре оста аучы булган. Җәен хезмәттә булса, кышларын кыр-урманда җәнлек аткан. Районнан килгән түрәләргә аучылыкта яхшы киңәшче булган ул. Колхозлашу чоры башлангач, аларны “кулаклар” исемлегенә кертеп, байлыкларын, өйләрен тартып алалар. Алар дәү әтиләрендә яшәргә мәҗбүр булганнар.

1 из 134