This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Аллаһы Тәгалә безләрне Коръәни-Кәримдә әти-әнидәй тәрбияли
 
Йөкләмәс
 
"Аллаһы Субханәкә вә Тәгалә беркемгә дә көче җитмәслекне йөкләмәс".
"Бәкарә" сүрәсенең 286 нчы аяте.
 
Алыштырып була
 
"Берәү гөнаһыларыннан тәүбә кылып, изге гамәлләр кыла башласа,
Мин аның элекке гөнаһыларын савапка алыштырам".
"Фуркан" сүрәсенең 70 нче аяте.
 
Арттырыр
 
"Сәдака биргән кешеләрнең малларын арттырыр".
"Бәкарә" сүрәсенең 276 нчы аяте.
 
Рәнҗетеп бирмәгез
 
"Әй, мөэминнәр, кешеләргә күрсәтер өчен генә сәдака-мал бирмәгез.
Игелек ихлас күңелдән, сиздермичә генә эшләнсә яхшы.
Киресен кылганнар савап урынына гөнаһ җыяр".
"Бәкарә" сүрәсенең 264 нче аяте.
 
Сорасалар әйт
 
"Алар сәдакага нәрсә бирергә кирәклеге турында сорарлар.
Син әйт: "Яхшы малдан биреләсе өлеш -
ата-анага,
кардәшләргә,
ятимнәргә,
ярлыларга,
сәфәрдәгеләргә бирелгән кебек".
"Бәкарә" сүрәсенең 215 нче аяте.
 
Галимнәргә бирергә
 
"Сәдака үзләрен Аллаһы Тәгалә юлына багышлаганнарга бирелергә тиеш.
Чөнки алар Җир йөзе буйлап йөри алмый. Галимнәрнең мал артыннан чабарга вакыты тар.
Ләкин алар ярдәмне үзләре сорап алмый. Акыллы бай моны үзе сизеп, аңлап, галимнәргә ярдәм итәргә тиеш.
Бу саваплы эш".
"Бәкарә" сүрәсенең 273 нче аяте.
 
Мәгълүматны төрле дини чыганаклардан
Шамил Баһаутдин туплады.

Хәбәрләр

Татар милли хәрәкәтенең активисты Камил углы Азат Надировка 85 яшь тулды

Шушы уңайдан аны “Прогресс-В” компанияләр группасы президенты Гата углы Вазыйх Мөхәммәтшин котлап, түбәндәге сүзләрне әйтте. “Без Азат абый белән 30 ел таныш. 40 ел буена Туполев исемендәге конструкторлар бюросында инженер-конструктор булып эшләдегез. Бу - бик җитди, җаваплы хезмәт. Сез – ватанпәрвәр, энтузиаст. Милли җанлы кеше. Үз гомерегезне татар мили хәрәкәтенә багышлап, зур-зур хезмәтләр башкардыгыз. Чын күңелдән, җаныгызны-тәнегезне биреп, янып-көеп, татар халкы өчен яшәдегез һәм яшисез, эшләдегез һәм эшлисез.

Сыйпап кына үстермәделәр

Камил углы Азат Надировка - 85 яшь! Азат абзыебыз Самар татар милли хәрәкәтенең ару-талуны белмәс әйдаманы. Сугыш еллары баласы буларак, ул ачлыкны да, ялангачлыкны да, суыкны да, авыр хезмәтне дә татыган бала.

Тарихны сурәткә төшерүче

Летфулла углы Әнәс Мингалиевка - 60 яшь! Самар татарлары арасында Әнәс Мингалиевны күпләр белә. Барлык бәйрәмнәрдә, тамашаларда, җыелышларда аның җилкәсендә фотоаппарат булыр.

На Малом тупике совершались большие дела

2017 год в истории самарских мусуль­ман был ознаменован многими видными событиями. Среди них особое место занимает 50-летие Самарской Старой мечети. Мечеть на Малом Тупике бли­зок каж­дому татарину тем, что в годы красного боль­шевизма это было един­ственное место, где наши му­суль­мане мог­ли вместе обра­щаться к своему Все­вышнему.

1 из 126