This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

                                                                                                 Рейхстагны алуда катнашкан бабам

Минем әтиемнең бабасы – Нурулла углы Фәйзулла Әпсәләмов 1921нче елның 1 апрелендә Самар өлкәсенең Камышлы районы Татар Байтуганы авылында туа. Күп балалы ярлы крәстиән гаиләсендә икенче бала була ул. Әтисе бик иртә үлеп киткәнгә, тормыш көтүе бик авырга кала. Шуңа карт бабам шул елларда авылда оешкан күмәк хуҗалыкта бик тырышып эшләп, әнисенә хәленнән килгәнчә ярдәм итә.

1940нчы елның ноябрендә аны Кызыл Армия сафларына алалар һәм Ерак Көнчыгышка, Манчжурия белән безнең илебез арасындагы чиккә 102нче погранполкка хезмәт итәргә җибәрәләр. Бу Советлар Союзы иминлегенә Япония янаган вакыт була. Тик Ерак Көнчыгыштан көтелгән афәт безгә көнбатыштан килә, чөнки 1941нче елның 22 июнендә фашистлар Германиясе безнең илебезгә каршы сугыш башлый. Минем Фәйзулла бабамны да - кичәге чик сакчысын – Көнбатыш фронтка күчерәләр.

Шулай итеп, 1941нче елның көзендә ул Суворов орденлы Уралда оешкан 175нче дивизиягә кергән 120нче батареяда миномётчы итеп билгеләнә. Аларның шушы дивизия сугышчылары төялгән тимер юл составлары Куйбышев тимер юл станциясендә тукталыш ясый. Шуңа фронтка китүче бу дивизия 1941нче елның 7нче ноябрендә Бөек Октябрь бәйрәме хөрмәтенә Куйбышев шәһәрендәге Куйбышев мәйданында үткәрелгән хәрби парадта катнаша.

Тиздән парадта катнашкан сугышчыларга кулларына корал тотып, Мәскәү юнәлешендә башкалабызга ыргылучы немец илбасарларына каршы көрәшергә туры килә. Бабам да бу бәрелешләрдә беренче тапкыр сугыш чирканчыгы ала. Менә шул вакыттан алып, алар дошманны көнбатышка таба куа башлыйлар һәм инде Смоленскига кадәр барып җитәләр. Шәһәрне дошманнардан азат иткәндә күрсәткән батырлыгы өчен Әпсәләмов “За отвагу” медале белән бүләкләнә. Тик “Батыр ярасыз булмый”, диләр халыкта. Атакага барганда ул яралана һәм Кострома шәһәрендәге госпитальгә эләгә. Анда хәрби табиблар Фәйзулланы аякка бастыргач, ул яңадан фронтка китә.

1943нче елның җәендә язмыш аны Курск тирәсендә барган сугыш кырларына китерә. “Курская дуга” дип аталган мәхшәр җире була ул. Прохоровка авылы янындагы совет һәм немец танклары бәрелешендә миномётчы буларак катнаша егет. Аларның дивизиясе үзләреннән күп тапкырга көчле булган дошман һөҗүменә каршы тора.

Шушы бәрелештә үзен кыю солдат итеп күрсәткән Әпсәләмовка командиры “Дан” ордены тапшыра. Бу сугышта ул икенче тапкыр каты яралана. Госпитальдән терелеп чыккач, аңа яңадан үзенең частен куып җитәргә туры килә. Ә полкташлары бик еракка, хәтта безнең көнбатыш чикләребезгә кадәр үк барып җиткән булалар. Сугышчыларга юлда биек тауларга менәргә, шаулап аккан Днепр, Буг, Висла елгаларын, салларга яки понтоннарга утырып, кичәргә туры килә. Висланы кичкәч, алар фашистларны Польшаның башкаласы Варшавага кадәр куып баралар. 1945нче елның 17 гыйнварында бу шәһәрне дошманнардан азат иткәне өчен бабам “За освобождение Варшавы” дигән медальгә лаек була. Ике тапкыр контузия ала ул монда.

Аның 120нче батареясы да кергән 1нче Белоруссия фронты сугышчылары Германиягә кадәр барып җитәләр. 1945нче елның апрелендә бу фронт башка фронтлар белән берлектә Германиянең башкаласы булган Берлинны чолгап ала. Бик каты барган канкойгыч сугыштан соң, ниһаять, Берлин шәһәре бирелә.

Инде ефрейтор дәрәҗәсендә булган Фәйзулла Әпсәләмов Берлиндагы Рейхстагны алуда күрсәткән батырлыгы өчен “Кызыл Йолдыз” ордены һәм “ За взятие Берлина” медале белән бүләкләнә. Соңрак аңа “За Победу над Германией” дигән медаль дә тапшыралар. Шулай итеп, 9 Май – Җиңү көнен ул Берлинда каршылый. Үзенең тиздән Мәскәүдә узачак Җиңү Парадында катнашачагын белгәч, аның шатлыгы эченә сыймый.

1945нче елның 24 июнендә илебезнең башкаласы – Мәскәүдә Кызыл мәйданда уздырылган Җиңү парады сафларында барганда да, җиңелгән фашист Германиясе армияләренең хәрби әләмнәрен Мавзолей янына ташлаганда да, совет солдаты Фәйзулла Әпсәләмов горурлык хисе кичерә.

1946нчы елда солдат туган авылы Байтуганга әнисе янына кайта һәм гомере буе биредә яши. Нинди эштә эшләсә дә, үзенең бөтен гомерен данлы хезмәткә багышлаган кеше ул.

Батыр Фәйзулла бабам 88 яшендә вафат була.

Самар шәһәре “Яктылык” мәктәбенең

11 сыйныф укучысы

Альбина Әпсәләмова.

Хәбәрләр

Будущее Российской Федерации – в наших руках

В Самарской Соборной мечети прошел ежегодный открытый форум мусульманской молодежи «Здоровое поколение – будущее России». Организаторами данного форума выступило Региональное Духовное управления мусульман Самарской области. В мероприятии приняли участие около 300 человек, а также организаторами были приглашены почетные гости: представитель общественной организации поддержки президентских инициатив в области здоровьясбережения нации «Общее дело» Данил Козлов,

Һәр эштә һәрвакытта башлап йөрүче Таһир

Рәсәй президенты указы буенча, 2018 ел «Волонтёрлар елы” дип игълан ителде. Бу шундыйларның елы, кемнең күңел киңлеге, ихтыяр көче һәм миһербанлыгы Рәсәй иленең төп көчен тәшкил итә!" - диде үзенең бер чыгышында Президентыбыз Владимир Путин. Бу уңайдан Иске Ярмәк авылында эшләп килүче халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмасының эшчәнлеген билгеләп үтәсе килә. Хәзерге көндә ул реабилитация үзәге дип атала. Анда халыкка медицина ярдәме күрсәтелә һәм башка күп ярдәм чаралары оештырыла. Монда пособияләр юллау, өй һәм йорт эшләрендә булышу, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә башка төрле ярдәм итү дә керә. Авылдагы күп кеше эш белән тәэмин ителгән.

В Коране запрещено вино

Во имя Аллаха Милостивого, Милосердного. Вся хвала и благодарность Аллаху, мир и благословение Его Посланнику. Мы благодарим Вас за оказанное доверие. Мы взываем к Аллаху Всемогущему осветить наши сердца для истины и даровать нам благословение в этом мире и в Судный День. Аминь. Очень странно слышать и читать об «имаме», который утверждает, что вино не запрещено в исламе. Запрет на вино и алкогольные напитки в исламе является одним из хорошо известных постановлений Шариата (исламского права), в чем сходятся все мусульмане, не говоря уже об ученых.

Милләтебез күркәмлеген һәм динебез сафлыгын сакларга һәм башкаларга да күрсәтергә кирәк

Самар өлкәсенең көньягында урнашкан Нефтегорск шәһәрнең тарихы 1960 елдан башлана. Бу районда 32 меңләп халык исәпләнсә, шулар арасында 700гә якын татарлар яшиләр, ягъни алар саны 2 процентка якын дип исәпләнә. 28 гыйнвар көнне биредәге татар иҗтимагый оешмасы үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәмдә Самар өлкәсе Диния Нәзарәте рәисе мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Самар өлкәсе татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Әнвәр Горланов, Самар өлкәсендәге татарларның "Туган тел" җәмгыяте директоры Фәрхәт Мәхмүтов, "Ялкынлы яшьлек ансамбле җитәкчесе Илгиз Кәлүчев, Яңа Куйбышев шәһәренең "Туган тел" татар җәмгыятенең җитәкчесе Ринат Газизов та катнаштылар.

4 из 134