This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

                                                                                                 Самарда имамнар белемнәрен камилләштерделәр

Самарның "Нур" мәдрәсәсендә елына ике мәртәбә  өлкәдәге авыл һәм шәһәр муллаларын чакырып дәресләр үткәрәләр.

Мәдрәсә классларында гарәп теле, Коръәни-Кәримне тәҗвид буенча уку,дин тарихы, хәдисләр һәм башка фәннәр буенча дәресләр бирелә.
Дәресләрне Самарның иң әзерлекле имамнары алып баралар. Апрель ахырында укуларга түбәндәге мөселманнарыбыз килгәннәр иде:
Насыйп углы Дим Хәкимов
Халит углы Шәһкәт Фазлыев
Газали углы Туйбай Шәймуратов
Әүхәд углы Мингали Кәлимуллин
Мохтәр углыСөләйман Ибраев
Еркемгалит Кибашев
Зәйнулла углы Сәфиулла Әбдрахманов
Хөсәен углы Исмаил Фәхретдинов
Кәбир углы Илыат Шириязданов
Пахат углы Нурлан Дингаутов
Исмәгыйл углы Гакыйл Әхмәтҗанов.

Яшьләре буенча иң олысы җитмеш алтыда булса, егерме җиде,утыз бер яшьтәгеләр булу күңелләрдә яхшы тәэсир калдыра.
27 яшьлек казах егете Нурлан өлкәнең Безенчук районында зур тырышлык күрсәтеп динебез Исламны куәтләүчеләр сафында бара.
31 яшьлек Илфат Шириязданов та соклану хисләре уята.

Шул ук вакытта шәхсән үзләре өчен генә белемнәрен арттыру өстендә эшләүчеләр игътибарга лаек. Төрле җаваплы хезмәтләрне башкарган Исмәгыйл углы Гакыйл Әхмәтҗанов гомеренә намазлыкта булса да, "Нур" мәдрәсәсендә даими белемен камилләштереп тора.
Киң дөньяви белеме булган,сокланырлык тормыш тәҗрибәсен туплаган Гакыйл әфәнде яңа буын пенсионерларга бик яхшы күчергеч булып санала.
"Балалар үсеп җитеп башлы-күзле булдылар. Бер-бер артлы оныклар туа башлады.
Күреп торам, динебез Исламны тирәнтен үзләштермичә,үземнең нәселне сыйфатлы итеп тәрбия кылып булмый.
Коръәни-Кәрим, хәдисләр, "Сәлам" гәҗитәсе тәрбия эшендә минем таянычым булып торалар", диде Гакыйл Әхмәтҗанов.
Өлкәбезнең башкорт авылы Ыргыздан килгән Дим Хәкимов та "Сәлам" гәҗитәсен мактап искә алды.
Ташбулат авылыннан килгәнТуйбай әфәнде Шәймуратов әйтүенчә, бу башкорт авылында яшьләргә эш юк, шуңа да алар шәһәргә китәләр.
Кышын мәчетләре җылытылмый, утлары да юк икән.
Шенталадан килгән Шәүкәт Фәйзуллин "Сәлам" гәҗитәсендәге мәгълүматларга таянып тәрбия эшен алып бара.
Безенчук районыннан килгән казах кардәшебез "Сәлам"не үзе генә түгел, мәчеткә килүчеләргә дә тарата икән.
Ике атналык курсларда белем өстәп өйләренә кайтып китәр алдыннан барчасын да чәй табынына җыеп мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин
тирән өчтәлекле вәгазь сөйләде, үзенең рәхмәтләрен ирештерде. Һәммәсенә бүләкләр бирелде.


 Шамил Баһаутдин.

Хәбәрләр

Похвистневоның руки мәркәзе

Похвистнево шәһәренең Рокосовский урамында урнашкан мәхаллә-115 мәчетендә еш булырга туры килә. “Мөэмин мөселман булу өчен, һич кимендә җиде буыныңның Ислам кануннары буенча яшәве кирәк “ дип әйтә иделәр безнең бабайлар. Шундый бәндәләр генә үз өсләренә имамлык вазифаларын ала алалар.

Сорагыз – җавап бирәбез

“Раббыбыз адәмнәрне сыный. Ә Ул Пәйгамбәребез Мүхәммәд с.г.в.не авырлыклар белән сынаганмы?” Бала хәсрәте – иң зур кайгы “Кеше башына күп кайгы-хәсрәт килә. Алар төрле. Ачлык. Су басу. Янгын. Сугыш кырларында якыннарны югалту.

Работники здравоохранения – герои сегодняшнего дня

Врачи, фельдшеры, медицинские сестры, лаборанты, санитарки, водители автомобилей скорой помощи и другие сотрудники медицинских учреждений ежедневно сражаются со страшным невидимым врагом – вирусом, чтобы спасти жизни и здоровье людей. Все они - настоящие герои.

«Балаларыбызга кече яшьтән Пәйгамбәрен сөйдерегез»

Баланы иң элек динебез Ислам гыйлеменә өйрәтергә кирәк. Барча галәмнәрне барлыкка китереп, аларны тәрбия кылучы, безне нигъмәтләндереп торучы, мөэмин-мөселманнар өчен каберне Җәннәтнең бер бакчасы итеп кылучы, Имансыз бәндәләр өчен каберне Җәһәннәмнең бер утлы чокыры итүче Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә хәмед вә сәналәребез булса иде!

2 из 207