This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

                                                                                                 Самарда имамнар белемнәрен камилләштерделәр

Самарның "Нур" мәдрәсәсендә елына ике мәртәбә  өлкәдәге авыл һәм шәһәр муллаларын чакырып дәресләр үткәрәләр.

Мәдрәсә классларында гарәп теле, Коръәни-Кәримне тәҗвид буенча уку,дин тарихы, хәдисләр һәм башка фәннәр буенча дәресләр бирелә.
Дәресләрне Самарның иң әзерлекле имамнары алып баралар. Апрель ахырында укуларга түбәндәге мөселманнарыбыз килгәннәр иде:
Насыйп углы Дим Хәкимов
Халит углы Шәһкәт Фазлыев
Газали углы Туйбай Шәймуратов
Әүхәд углы Мингали Кәлимуллин
Мохтәр углыСөләйман Ибраев
Еркемгалит Кибашев
Зәйнулла углы Сәфиулла Әбдрахманов
Хөсәен углы Исмаил Фәхретдинов
Кәбир углы Илыат Шириязданов
Пахат углы Нурлан Дингаутов
Исмәгыйл углы Гакыйл Әхмәтҗанов.

Яшьләре буенча иң олысы җитмеш алтыда булса, егерме җиде,утыз бер яшьтәгеләр булу күңелләрдә яхшы тәэсир калдыра.
27 яшьлек казах егете Нурлан өлкәнең Безенчук районында зур тырышлык күрсәтеп динебез Исламны куәтләүчеләр сафында бара.
31 яшьлек Илфат Шириязданов та соклану хисләре уята.

Шул ук вакытта шәхсән үзләре өчен генә белемнәрен арттыру өстендә эшләүчеләр игътибарга лаек. Төрле җаваплы хезмәтләрне башкарган Исмәгыйл углы Гакыйл Әхмәтҗанов гомеренә намазлыкта булса да, "Нур" мәдрәсәсендә даими белемен камилләштереп тора.
Киң дөньяви белеме булган,сокланырлык тормыш тәҗрибәсен туплаган Гакыйл әфәнде яңа буын пенсионерларга бик яхшы күчергеч булып санала.
"Балалар үсеп җитеп башлы-күзле булдылар. Бер-бер артлы оныклар туа башлады.
Күреп торам, динебез Исламны тирәнтен үзләштермичә,үземнең нәселне сыйфатлы итеп тәрбия кылып булмый.
Коръәни-Кәрим, хәдисләр, "Сәлам" гәҗитәсе тәрбия эшендә минем таянычым булып торалар", диде Гакыйл Әхмәтҗанов.
Өлкәбезнең башкорт авылы Ыргыздан килгән Дим Хәкимов та "Сәлам" гәҗитәсен мактап искә алды.
Ташбулат авылыннан килгәнТуйбай әфәнде Шәймуратов әйтүенчә, бу башкорт авылында яшьләргә эш юк, шуңа да алар шәһәргә китәләр.
Кышын мәчетләре җылытылмый, утлары да юк икән.
Шенталадан килгән Шәүкәт Фәйзуллин "Сәлам" гәҗитәсендәге мәгълүматларга таянып тәрбия эшен алып бара.
Безенчук районыннан килгән казах кардәшебез "Сәлам"не үзе генә түгел, мәчеткә килүчеләргә дә тарата икән.
Ике атналык курсларда белем өстәп өйләренә кайтып китәр алдыннан барчасын да чәй табынына җыеп мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин
тирән өчтәлекле вәгазь сөйләде, үзенең рәхмәтләрен ирештерде. Һәммәсенә бүләкләр бирелде.


 Шамил Баһаутдин.

Хәбәрләр

10 апреля состоится годовое общее отчетно-выборное собрание СОТО «Туган тел»

10 апреля в 11.00 в актовом зале ГКУСО «Дом дружбы народов» (г.Самара, ул.Воронежская, 9) состоится годовое общее отчетно-выборное собрание Самарского областного татарского общества «Туган тел».

“Халыкка дәрсе гыйбрәттер - театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр...”

Театр – милләтебезнең иң яраткан сәнгать төре. Күренекле драматург Туфан Миңнуллин да: “Театрны, татар кебек, яраткан халык юк”, - дип дөрес бәя биргән. Хәтта бөек урыс язучысы В.Г. Белинский да: “Татарлар бик теләп театрга йөриләр һәм аны бик яраталар икән”, - дип язып калдырган. Татар халкын театрдан башка күз алдына китерү мөмкин түгелдер. Ә театрның дәвамчылары, аны яшәтүчеләр – ул, әлбәттә, тамашачылар.

Юрий Седов: “Замана зәхмәтеннән прививка ясатучылар саны бик аз”

Иске Мәчәләй авылына атнасына ике тапкыр безнең табибыбыз Юрий Валентинович Седов килеп йөри. Аның белән аралашканда, ул: ”Замана зәхмәтеннән прививка ясатучылар саны бик аз“, - ди. Халыкта сүлпәнлек һәм битарафлык күзәтелә.

Татарстанның фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин: “Татар кешесе үзенең кыйбласын сакларга тиеш”

“Татар телен саклап калу өчен аны яратырга һәм телгә карата яхшы мөнәсәбәт булдырырга кирәк. Беренчедән, татарча сөйләшүдән куркырга кирәк түгел. Русча ялгыш сөйлибез икән, кушымчаларны дөрес әйтмибез икән, суфикслар төшеп каламы, башкасымы — моннан куркырга да, оялырга да кирәк түгел.

1 из 212