This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

                                                                 Самар шәһәр мохтарияте такымы Губернатор командасын җиңде!

Әле яңа гына Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте  асраган футбол такымы милли үзәкләр арасында иң көчле дип танылган иде.
Озак та үтмәде, Самар дуслык йорты тагын бер бәйге оештырды.  Бу юлы милли үзәкләр үзләренең волейбол такымнарын ярышка чыгардылар. Бу юлы яңа команда күренде. Ул - Губернатор командасы.
Егетләр озыннар. Тазалар. Көчлеләр.
Ярышны ике төркемгә бүлделәр.Соңыннан төркемнең җиңүчеләре көч сынашты.
Беренче төркемдә түбәндәге командалар уйнадылар:
Губернатор командасы;
"Крылья Советов";
Татар мохтарияте такымы.
 
Икенче төркемдә уйнадылар:
Манас -Ата(кыргызлар такымы);
Чудо-Тим;
Атлы казаклар такымы.


 
Икенче төркемдә атлы казаклар такымы көндәшләрен зур өстенлек белән җиңделәр.
Беренче төркемдә татар мохтарият командасы Губернатор командасын 15:11 исәбе белән отты,
ә "Крылья Советов"ны15:10 исәбе белән җиңде.
Саннарның ерак булмавы такымнарның көч вә куәт ягыннан бер-берсеннән калышмавы турында
сөйли.

 
Иң җаваплы уен ,әлбәттә, ул татар мохтаряте такымының атлы казаклар белән уйнавы булды..
Ике яктагы җанатарлар да гөжләп торды.Уен дәвамында саннар бер-берсенә терәлеп бардылар.
2:2, 4:4, 5:5, 8:5, 10:9, 11:11, 13:13, 14:14. Болар барчасы да татар мохтариятенең такымы нинди авыр көрәш алып барганын күрсәтә.
Соңгы тупны казаклар кертте. Һәм алар җиңүче итеп танылдылар .

Самар татар мохтарияте такымы икенче урынны алды.


  

Такымда Марат Гәлиев үзенең хәрәкәтчәнлеге, тизлеге, төгәллеге белән аерылып торды.
"Уенның икенче яртысында Маратны икенче уенчы белән алмаштыруы да тренерның ялгышлыгы булды",
диде мохтарият рәисе Рифкат Хуҗин.
"Икенче урын да бик яхшы.Губернатор командасын җиңүе генә дә ни тора", дип өстәп куйды Рифкат Хуҗин.


Шамил Баһаутдин.

Хәбәрләр

Динсезлек гомерлек фаҗигага илтә

Кеше итен ашаган бәндәләр кайда яши дисезме, хәзер әйтәм. Берничә тапкыр Казахстан чигендә урнашкан Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендәге тозлы күлгә ял итәргә барырга туры килде. Күлдән ерак түгел генә шәһәр урамнарының берсендә кара дельфин рәвешендә бик матур сын куелган. Дәваланырга килүчеләр мәш килеп шуның янына басып фотога төшә. Бу якларда мондый дельфиннар йөзәрлек диңгезләр дә юк бит инде, дим. Баксаң, монда гомерлеккә хөкем ителгәннәр өчен “Черный дельфин” колониясе урнашкан икән. Кара төстәге дельфин сынын да төрмә тоткыннары үз куллары белән ясаган. Тормышлары бал да май кебек булмасын өчен аларны шушы тоз чыгара торган якларда тоталар, күрәсең.

Президент наградил муфтия Самарской области

Указом от 20 июля 2018 года № УП - 515 главы республики Татарстан Рустама Минниханова за большой вклад в сохранение и развитие духовно-нравственных ценностей, укрепления мира и межконфессионального согласия председателю Централизованной религиозной организации «Региональное духовное управление мусульман Самарской области в составе Центрального духовного управления мусульман России», муфтию Талипу хазрату Яруллину была вручена медаль «За доблестный труд».

Иман яңарткан җир

Тәлгат хәзрәт Таҗетдингә рәхмәт! Болгар бабаларыбыз ислам дине кабул иткән җирдә 29 ел элек Изге Болгар җыены уздыра башлап, бик күркәм эшкә нигез салды ул. Менә тугыз ел инде бөтенроссия татар дин әһелләре Болгарга барыр алдыннан, башкалабыз Казанда җыелып, ике көн дәвамында борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшә. Шунда туган уй-фикерләр, тәэсирләр аннан Болгарда халкыбызга җиткерелә. Болгар — фикер мәйданчыгы

Тырышсаң – табасың

Сугыш корбаннарын, әби-бабаларны, ата-аналарны хөрмәтләп искә алу, аларның рухына догалар кылу гадәте элгәредән килә. Бу хакта гыйбрәтле әйтемнәр дә бар. Мәсәлән, “Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел!” – дигән әйтем. Никадәр тирән мәгънә салынган бу кыска гына җөмләдә! Бу уңайдан Габдулла ага Нотфуллинның тормышындагы гыйбрәтле гамәлләрен мисалга китерәсе килә.

2 из 142