Алар – үлемсезләр токымыннан
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша барган бу көннәрдә уйланам, кат-кат уйланам. Сугыш тегермәне бик аяусыз булган бит! 1418 көн вә төн дәвам иткән дәһшәтле чорда 29 миллион 592 мең 749 кешенең гомере өзелгән. Димәк, һәр тәүлектә уртача 20 мең 896 кешенең җаны кыелган...
Шунысын да искәртеп үтим: әлеге коточкыч саннарны, күңелләрне сискәндерә-тетрәндерә торган фактларны мин Русия Саклану министрлыгы Үзәк архивы китапханәсендәге “Гриф секретности снят” (Мәскәү, Воениздат, 1993), “Россия и СССР в войнах XX века. Книга потерҗ” (Мәскәү, “Вече” нәшрият йорты, 2010) дигән китаплар аша белдем.
Үзәк архив дигәннән, биредә эзләнүче-тикшеренүчеләрнең кулы бөтенләй тимәгән бихисап документлар саклана әле. Дары исе сеңгән, чит-читләрен ялкын өткән, канга манчылган шул хәрби документлар каһарманнарыбыз турында бик күп нәрсәләр сөйли. Архивка килгән саен, Ватан сугышының моңарчы билгесез саналган батырлары белән очрашам. Алар арасында матросовчылар аерым урын били.
Ә инде А. Матросов һәм аның рухташлары белән тирәнтен кызыксынуыма килсәк, моңа гвардияче каһарман әтием - Әхмәтсафа Мостафа углы төп сәбәпче. Заманында үзе дә дошманның ут ноктасын күкрәге белән каплап, Ходайның мең рәхмәте белән, үлемне җиңгән иң кадерле кешебез миңа шундый батырларны эзләп табарга васыять әйтеп калдырган иде. Хәзер – инде озак еллар дәвамында – шул изге әманәтне тормышка ашыру буенча җиң сызганып эшлим.
Матросовчылар күпме?
...Инде тарих китапларыннан, гәҗит-журналлардан укып белгәнебезчә, 1943 елның февралендә Калинин фронтында актив һөҗүм хәрәкәтләре алып баручы 22 нче армия карамагындагы 91 нче укчы бригаданың 2 нче аерым батальоны рядовое, 19 яшьлек комсомол Александр Матросов, Калинин өлкәсенең (хәзер Псков өлкәсенә керә. - Ш. М.) Великие Луки районындагы Чернушки авылы өчен барган сугышта, гранаталары һәм автоматында патроннары беткәч, дошман амбразурасын күкрәге белән каплый - үз гомере бәрабәренә дистәләрчә сугышчан иптәшләрен үлемнән коткарып кала.
СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 19 июнендә игълан ителгән Указы нигезендә А.Матросовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ул хезмәт иткән укчы бригада исә 56 нчы гвардияче укчы дивизия карамагындагы А. Матросов исемен йөрткән 254 нче гвардияче укчы полк итеп үзгәртелә. Александрның исеме часть сугышчыларының 1 нче ротасы исемлегенә мәңгелеккә кертелә.
Әнә шулай, А.Матросов үрнәгендә зур фидакарьлек үрнәге күрсәткән батырларны без дистәләрчә еллар дәвамында "матросовчылар" дип атап йөрттек. Архивларда кат-кат эшләвебез, батырлар туган һәм һәлак булган урыннарга махсус экспедицияләр оештыруыбыз нәтиҗәсендә безгә шундый каһарманнардан 438 кешенең исем-фамилиясе мәгълүм булды. Шуларның 250гә якыны - 30 яшькә дә җитмәгән кешеләр. Якташыбыз Филипп Мазилинга исә (ул Татарстанның Аксубай районыннан) тиңдәшсез батырлык үрнәге күрсәткәндә 50 яшь тулган була!
Матросовчылар исемлегенә элеккеге СССР территориясендә яшәгән барлык милләт вәкилләре дә кергән диярлек. Араларында ике хатын-кыз - Н.Гастелло исемендәге партизан отряды разведчигы Римма Шершнева, медицина хезмәте кече лейтенанты Нина Бобылева һәм ике яшүсмер - "Октябрь" партизан отряды диверсанты, шартлатучы Миша Белуш, 252 нче укчы дивизиянең 332 нче аерым разведка ротасы рядовое Толя Комар да бар...
Эзләнүләр барышында дулкынландыргыч фактларга да тап булдык: Ватан сугышы елларында А. Матросовка кадәр үк инде совет сугышчыларыннан 65 кеше (!) күкрәге белән дошманның ут нокталарын томалаган. Шулардай иң беренчесе - танкист Александр Панкратов. Ул -1917 елгы, тумышы белән Вологдадан. Коммунист. Рота кече политругы. 1941 елның 24 августында Новгород янындагы Спас-Нередица торак пунктында хәрби машинасы сафтан чыккач, Александр Константинович сугышчан иптәшләрен атакага күтәрә һәм дошманның ут ноктасын күкрәге белән каплый. Бу батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Легендар политрук турында 1941 елның 20 ноябрендә "Правда" гәҗите дә язып чыга.
Җыеп кына әйткәндә, 1941 елда 10 сугышчы дошманның ут нокталарын күкрәкләре белән томалый. 1942 елда бу сан - 44кә, 1943 елда 107 кешегә җитә (1943 елдагылар арасыннан 1 гыйнвардан 27 февральгәчә - А. Матросов батырлык күрсәткән көнгәчә - тагын 11 кеше, күкрәге белән дошман амбразурасын каплап, һәлак була). 1944 елда шундый батырлык үрнәге күрсәтүчеләр саны 200гә якынлаша. 1945 елда 74 сугышчы дошман амбразурасын күкрәге белән томалый (бу исәпкә Япониягә каршы сугышта һәлак булган 13 матросовчы да керә).
Бер уңайдан шунысын да искәртеп узыйк: мондый батырлык үрнәген иң беренче мәртәбә моннан күп еллар элек Пелёвин фамилияле сугышчы күрсәтә. 1919 елның июнендә Петроград янындагы Керестенево авылы тирәсендә генерал Юденичның акгвардинчеләренә каршы барган сугышта ул күкрәге белән пулеметка каплана...
Башкортостанның Нуриман районындагы Иске Бөреч авылыннан ветеран педагог Габит ага Хәммәтнуровның безгә җибәргән хатыннан күренгәнчә, Гражданнар сугышы чорында Быков фамилияле солдат та шундый батырлык үрнәге күрсәткән икән - әлеге факт Советлар Союзы маршалы К. Ворошиловның истәлекләрендә сакланып калган.
Тик мондый батырлык үз вакытында тиешенчә бәя алмаган, киң яктыртылмаган... Инде Бөек Ватан сугышы чоры каһарманнарына килсәк, архивларда җентекле эзләнүләр алып барган саен, Панкратов-Матросов-Гафиятуллин кебек фидакарь җаннарның тагын да күбрәк булачагына һич тә шигебез юк.
Әлеге уй-фикеребезне раслау өчен, күренекле эзтабар-публицист Э. Поляновскийның 1997 елның 29 гыйнварында "Известия" гәҗитендә дөнья күргән гастеллочылар һәм матросовчылар турындагы күләмле язмасыннан бер өзек китереп үтәсебез килә: "...С полковником в отставке Александром Петровичем Коваленко я познакомился в Подольскем архиве. Он собирал данные о гастелловцах, талалихинцах, маресьевцах и матросовцах... Работа огромная, факты интересные. Матросовцев за войну набралось 470 человек. Из них 9 человек, закрывших грудью амбразуру, остались живы... 83 человека до подвига Матросова стали матросовцами».
Матросовчьларның кайберләре икәүләп, яисә өчәүләп берьюлы амбразурага ташланган. Мәсәлән, 1942 елның 29 гыйнварында Новгород янында сержант Иван Герасименко, рядовойлар Леонтий Черемнов һәм Александр Красилов, төнге һөҗүм барышында дошманның берьюлы өч дзотын күкрәге белән каплап, сугышчан иптәшләренә җиңүгә юл ачкан... 1942 елның 18 августында Сталинград өчен барган сугышларда политрук Петр Гутченко белән взвод командиры Александр Покальчук та шундый ук каһарманлык үрнәге күрсәткән.
1944 елның 23 июнендә Витебски өлкәсенең Остров Юрьев (Осинторф) пункты өчен барган сугышларда татар халкының гаярь улы, гвардия кече сержанты Бари Шәвәлиев белән украин егете, гвардия лейтенанты Иван Ильченко икәүләшеп дошманның бер үк ут ноктасын күкрәге белән каплый. (Бу хакта атаклы эзтабар язучы Шамил Рәкыйпов "Чәчәкләр сөйли белә" дигән документаль повесть та язды.)
Татарстан улларының үз-үзләрен аямыйча сугышуы турында Советлар Союзы маршалларының, зур хәрби җитәкчеләрнең мактау сүзләре күпләргә мәгълүм. Инде үзебезнең матросовчыларга килсәк, аларның саны 25кә җитте. Шуларның 5се - офицер. Каһарманнарыбызның 4се - урыс, берсе - чуаш, 20се - татар халкы вәкилләре. Алар күбрәк булырга да мөмкин. Эзләнүләр дәвам итә...
Каһарман якташларыбызның туган җирләре - Аксубай, Арча, Әлмәт, Әлки, Баулы, Буа, Балык Бистәсе, Биектау, Бөгелмә, Кукмара, Лениногорски, Мамадыш, Менделеев, Тәтеш, Чүпрәле, Югары Ослан районнары. 4 батыр - Казаннан. Аларның каберләре Витебски, Гомель, Кировоград, Курски, Санкт-Петербург, Смоленски, Одесса, Орел, Псков, Ростов өлкәләрендә, Новороссийскида, Карелиядә. 4 каһарман исә Венгрия, Германия, Польша җирләрендә мәңгелек йокыга талган...
Кем син, каян син, Саша-Шакирҗан?
Инде легендар Александр Матросовның шәхесе турында да кайбер мәгълүматларны әйтеп үтик.
Соңгы елларда ачыкланганча, әлеге каһарманның биографиясендә дә озак вакытлар дәвамында серле "ак таплар" яшәп килгән икән. Тынгысыз эзтабарларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, матбугат битләрендә, радио-телевидение тапшыруларында аның кайда туганлыгы һәм чын исем-фамилиясе хакында да яңа мәгълүматлар игълан ителде. Бу өлкәдә башлап йөрүчеләрнең иң тәүгесе - Башкортостанда яшәп иҗат итүче журналист һәм эзтабар язучы Рәүф Насыйров. Аның "Совет Башкортостаны" гәҗитенең 1988 елгы 228-230 һәм 233 нче саннарында басылган "Син каян, Матросов?" һәм шул ук гәҗитнең 1989 елгы 258-260нчы саннарында дөнья күргән "Мине "Матросов" диеп атагыз..." дигән дулкынландыргыч язмалары, эзләнү-ачышлары бик кызыклы. Әлеге авторның Уфада "Китап" нәшриятында 1994 елда урыс телендә дөнья күргән "Откуда ты родом, Матросов?" дигән документаль-тарихи әсәре дә каһарман турында чын хакыйкатьне ачу юнәлешендә ышанычлы, төпле дәлилләрдән тора. Чыннан да, моңарчы А. Матросовка кагылышлы төрле документларда һәм аның хакында язылган китапларда батырның туган җире итеп Украина, Днепропетровски шәһәре күрсәтелде. Әмма бу дөреслеккә һич тә туры килми икән. И. Легостаевның "Бросок в бессмертие" китабына кереш сүз язган генерал-полковник И. Медников та бу хакта: "...Матросовның балачагы турында нинди дә булса дөрес мәгълүматлар сакланмаган", - дип, ачыктан-ачык аңлатып, искәртеп үтә. Тагын бер саллы дәлил: моннан байтак еллар элек "Правда" гәҗитендә Мәскәү язучысы, тарих фәннәре кандидаты М. Шкадаревичның, Днепропетровскига барып, А. Матросовның туган җирен ачыклау белән шөгыльләнүе турында хәбәр ителгән иде. Әмма ул анда Матросовка кагылышлы берни дә таба алмый.
Мин үзем дә, Подольскидагы Үзәк архивта эшләгән вакытта, А. Матросовны бүләкләүгә кагылышлы документлар белән җентекләп таныштым. Тик аларда да батырның туган җире күрсәтелмәгән иде.
Ә каян, кем соң ул Александр Матросов?
"...Башкортостанның Учалы районындагы Кунакбай авылында туып-үскән ул, - дип яза Р. Насыйров. - Матросовның чын фамилиясе - Мөхәммәтҗанов. Исеме - Шакирьян. Әтисе - Юныс. Әнисе - Мөслимә..."
Ә ничек Мөхәммәтҗанов Матросов булып киткән соң? Аңа да җавап бар. Гражданнар сугышыннан гарипләнеп кайткан, өстәвенә сукыр да булган, әмма бик җор сүзле, шаян табигатьле, хыялга бирелүчән, әкиятләр сөйләргә яратучы Юныс солдат гаиләсендә 1923 елның 5 февралендә туа Шакирьян (татарча исеме Шакирҗан була инде - Ш. М.). Әнисе үлгәч, әтисе Фәрхиямал исемле икенче хатынга өйләнә. Яшәү шартлары үтә авыр була аларның, иске генә мунчада көн күрәләр. Ашау-эчү ягы да бик такыр. Аптырагач, Шакирҗан 1934 елда, 11 яшендә, авылны ташлап, читкә чыгып китә. Шуннан соңгы тормышы балалар йортларында, хезмәт колониясендә үтә. Казанда да калган аның эзләре...
Үтә фәкыйрьлектә яшәгән туган авылына кире кайтаруларыннан шикләнеп, Шакирҗан үзенең туып-үскән төбәген дә, чын исем-фамилиясен дә үзгәртергә мәҗбүр була. Кыскасы, матрос киеменә, матрос биюенә гашыйк егет Саша Матросовка әйләнә һәм соңыннан шул исем-фамилия белән бөтен дөньяга таныла...
(Дәвамы бар).
Шаһинур МОСТАФИН,
эзтабар язучы, Русия Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы.
Кадерле вә гыйззәтле милләттәшләребез!
Барчагызны да 2021 ел белән кайнар тәбриклим.
Сәламәтлек, тынычлык, мул тормыш, бәхет вә сәгадәт телим.
Туганлык хисләре ташып торсын.
Дусларыбыз ишәйсен.
Салават Йосыпов 1950 елда, гыйнварның өчендә Самар өлкәсе Камышлы
районының Иске Ярмәк авылында туган. 1971 елда Әлмәткә килеп, андагы нефть
һәм газ чыгару идарәсендә эшли башлады.
В этом году Татарстану – 100 лет, важное событие. Как соседей, нас
многое связывает, - общая история, человеческие судьбы и
сотрудничество по многим направлениям.
16-19 декабря 2020 года в г. Пермь пройдёт VII Всероссийский форум национального единства.
Форум – единая общероссийская площадка для обмена опытом по реализации Стратегии государственной национальной политики в различных регионах нашей страны, а также для обсуждения перспектив развития сферы межнациональных отношений. К участию в Форуме приглашаются как руководители, так и специалисты, работающие в сфере государственной национальной политики, и лидеры институтов гражданского общества.