This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

                                                                              Татар милләтенең горурлыгы

1970 ел. Апрелнең өче - "Ялкынлы яшлек" ансамбленең туган елы һәм көне.
1970 ел. Февральнең 13е. Коллектив беренче концертын Самарның Металлурглар Сараенда куя.
Үзенең хезмәт юлын Самарның Металлурглар Сараенда башлап җибәрде.
Бүгенге көндә ул Самарның управленческий бистәсендә урнашкан "Чайка" мәдәният Сараенда сыену тапты.
Мәдәният Сараеның директоры - Гүзәл Сафина. Заманында ансамблдә балетмейстр булып эшләде.
Ансамбль үзенең беренче концертларын Тупли һәм Әбдери авылларында куйды.
1977 ел. "Ялкынлы яшлек" "Халык коллективы" исеменә лаек була.Бу исем коллективка түләүле тамашалар оештырырга рөхсәт бирде.
Бу мактаулы исемнәрне ул 1980, 1983, 1986, 2009, 2015 елларда раслый.
1985 ел. "Ялкынлы яшлек" Бөтенсоюз смотрында Лауреат исеменә лаек дип табыла.Шул ук елны Исмәгыйл углы Илгиз Кәлүч техник фәннәр кандидатлыгын ала.
1987 ел. Казанга беренче гастролгә баралар.
1988 ел. Ансамблнең җитәкчесе Исмәгыйл углы Илгиз Кәлүчкә "РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре" исемен бирәләр.
1992 ел. Каахстанның Уральск шәһәрендә гастрольләр.
1993 ел. Санкт-Петербургта гастрольләр.
1995 ел. Мәскәүдә гастрольләр.
2002 ел. Илгиз Кәлүч "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә лаек  дип табыла.
2014 ел.Исмәгыйл углы Илгиз Кәлүчкә Самар өлкәсенең "Халык артисты" исемен бирделәр.


Илгиз Кәлүч олуг хезмәте өчен Дуслык ордены белән бүләкләнә һәм Самар өлкәсенең "Мәшһүр татары" исеменә лаек булды.


Ансамбльнең уңышына өлеш керттеләр:

Шамил Сатдаров
Камил Шамкаев
Мидхәт Галимуллин
Әхмәт Нафигин
Абдулла Акмаев
Рәфыйк Әбдиев
Фәһимә Миргалиева
Гөлсинә Әхмәтҗанова
Гөлфия Гайнетдинова
Рөстәм Вәлиев
Әлфия Гыйниятуллина
Рифкат Фәретдинов
Альберт Гаязов
Рәшид Гыйззәтуллин
Әнвәр Гыйззәтуллин
Факия Зыятова
Фәния Зыятова
Галия Мостафина
Айслу Әбдиева
Ринат Шәйдуллов
Гөлйөзем Шәйдуллина
Румия Якупова
Җәмил Ногаев
Мидхәт Әминов
Исмәгыйл Иостафин
Рәфыйк Зыятов
Юныс Нараев
Рәшид Баталов
Рамил Батыршин
Рәшид Хөснетдинов
Гөлнәзирә Нуруллина
Резеда хәсәнова
Гөлсинә Фаттахова
Альбина Мамадалиева
Катя Ногаева
Илнур Алтынбаев
Җәмил Ногаев
Әлфия Йосыпова
Илнур Салихов

Азалия Зәләлетдинова
Ринат Газизов
Линар Нуретдинов
Руфия Зангирова
Гүзәл Курмаева
Гүзәл Фәрхетдинова
Өлфәт Кыямов
Ринат Вәлиев
Фәридә Зинәтуллина
Мәсгүт Шамкаев
Радик Газизов
Наил Сатдаров
Наилә һәм Тәнзилә Әхмәтовалар
Сәлимҗан Рахмангулов
Рәсимә Бикбаева
Рамилә Гыйлаҗетдинова
Гөлчәчәк Гайсина
Наилә Баһаутдинова-Сабирҗанова
Мидхәт Гатин
Мәүлия Сафина-Хәкимова
Гөлнара Карипова
Халидә Вәлиева
Рәүдә Шәймәрданова
Гүзәлия Хисаметдинова
Наил Нурмөхәммәтов
Гүзәл Рахматуллина-Сатдарова
Роза Рахматуллова-Толкачева
Тәлгат Хәйруллин
Ленар Нуретдинов
Рима Гыйбадуллина

Мәгълүмат Шамил Баһаутдин тупламасыннан.
Хөрмәтле туганнар!
Әгәрдә аерым шәхесләрнең фамилияләре бу исемлеккә кертелмәгән булсалар,
безнең электрон адресына язып салыгыз: samar-idel@egs63.ru. Өстәп язачакбыз.

Хәбәрләр

«Туган тел» җәмгыятенең асылбикәсе

«Туган тел» исемле Самар өлкә татар җәмгыятенә 30 ел тула. Шул уңайдан без архивыбызда сакланган кайбер материалларны укучыларыбызның игътибарына тәкъдим итәргә булдык. Бүген без алда басылган мәкаләнең эчтәлеген баетыр йөзеннән Разия ханым Әюпова-Йосыповага кагылган бер фотосурәтне урнаштырабыз. «Туган тел» үз яшәешендә гомеренә Разия ханымга бурычлы булып кала. Чөнки ул җәмгыятьнең беренче көненнән башлап, чирек гасыр буена әйдаманнарының берсе булды.

Кләүле халкы онытмый

Аллаһыга шөкер, арабызда тормыш үрнәкләре күрсәтеп яшәүче остазларыбыз да бар. Шуларның берсе - Кләүле станциясе мәсҗиденең имам-хатыйбы булып эшләгән Инжир хәзрәт Сөләйманов. Кызганыч ки, ул бик иртә бакыйлыкка күчте. Шулай да, үзеннән соң ул гасырлар дәвамында олылап искә алырлык гыйбрәтле эшләр башкарды һәм якты истәлекләр калдырырлык итеп яшәде. Инжир хәзрәт ата-анасы, әби-бабасыннан уңай тәрбия һәм белем алып , тормышта үз юлын таба алган, искиткеч ягымлы һәм кешелекле шәхес иде. Үрнәкле гаилә корып, хатыны Мәдинә белән алар бер улларын, ике кызларын да үзләре үрнәгендә һәм әхлакый, дини тәрбия биреп үстерделәр. Кләүледә төпләнгән халыкның өч кенә процентын тәшкил иткән татарлар арасында яшәсәләр дә, аларның балалары һәм алты оныклары - барысы да саф татарча сөйләшәләр һәм намаз укыйлар.

“Сәлам” гәҗитәсенә

“Сәлам” гәҗитәсенә Милләтемнең син күтәрдең рухын, Иман нуры чәчеп күңелгә. Коръән сүзен, тарих, телебезне Җиткерәсең һәрбер кешегә. Вәгазь, хәдис, дини бәйрәмнәрне Син язасың төпләп, аңлатып. Гореф-гадәт, әби-бабай сүзе Бик кирәкле киңәш һәрвакыт.

Көзләрне “Сөмбелә” бизи

Көзләрне мин моңсу, димәс идем, Аның үз матурлыгы. Күңелләрне җәлеп итә Сихри хозурлыгы. Бигрәк тә октябрь ае. Шушы айда агач яфраклары, сары төскә кереп, җир өстенә алтын булып ява, сары келәм булып ятып, дөньяны бизи. Ә көзге чәчәкләр, әле һаман да салкыннарга бирешмичә, чәчкә атып, сөенеп утыралар. Әйтерсең лә озаграк яшәп, балкып каласылары килә.

4 из 147