Апрельнең 22ндә кичке сәгать алтыда Дуслык йортында
"Туган тел" исемле Самар өлкә татар җәмгыятенең еллык исәп-хисап җыелышы.
Көн тәртибендә:
1.Җәмгыять эшендә катнашмаганнарны әгъзалыктан чыгару.
2. Яңа әгъзаларны кабул итү.
3.Президент Илйас Шәкүровның 2014 елда башкарылган эшләргә күзәтүе.
4.Ревизия комиссиясенең Актын раслау.
5.Уставка үзгәрешләр кертү.
6.2015 елга планнар раслау.
7.Төрлесеннән.
8.Чәй табынында сыйлану.
Хөрмәт белән "Туган тел" исемле Самар өлкә татар җәмгыятенең президенты
Гомәр углы Ильяс Шәкүров.
Телләр өйрәнергә бервакытта да соң түгел. Мин – 80нче елларда Казан мәктәбендә
белем алган татар кешесе. Ул елларда ана теле җиденче дәрес булып кына керә
иде. Билгеле, нигездә, урысча аралашабыз. Укытучыларыбыз Наҗия Сәлаховна,
Туйгөл Зиннәтовна йогынтысы зур булды безгә
Иске Мәчәләй авылының “ Үзәк” мәсҗидендә Мәүлед бәйрәмен үткәрдек.
Мәүледне хөрмәтләп, туганнарны, дус-ишләрне җыйдык. Хатын- кызларның да саны
унбишкә җитте.
Мәхәллә картлары һәм яшьләре дә бик актив катнаштылар. “Кешелек тарихында,
Мүхәммәд Пәйгамбәр с.г.в. кебек, бик күпләрнең мәхәббәтен казанган башка
берәүне табып булмый”,- дип башлап җибәрдем сүземне. Кыскача Мүхәммәд
Пәйгамбәр с.г.в.нең тормышын сөйләп киттем.
Самар меселман деньясы зур югалту кичерде.
Яна Куйбыш мулласы
Сэгыйр угылы
Эхмэткэрим хэзрэт
Минекаев вафат.
Эхмэткэрим хэзрэт Яна Куйбыш шэhэрендэ мэсжид салуны башлап ахырына кадэр житэкчелек итте.
30 ел элек Шентала мәсҗиденә манара утырдылды.
Шентала станциясе бер үк вакытта район үзәге дә булып тора. Биредә татар
халкының затлы дәвамчылары яши. Кайсын гына алсаң да, горурланырлык шәхес.
Халык көче белән мәсҗид бинасы калкып чыкты.
Еллар белән гыйбадәтханә зурайтылды.