This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Апрель ае Самарда татарларга бик күп мәдәни чаралар карарга мөмкинлек тудырды. "Ялкынлы яшьлек" исемле җыр, бию, шигърият ансамбле шыгрым тулы залларда үзенең 45 еллыгын уздырды. "Татар балалары җырлый" фестивале 700 урынлы мәдәният Сараенда гөрләп узды. Самар Җәмигъ мәсҗиде ашханәсендә ветераннарга табын кордылар. Шәһәрнең МТЛ-АРЕНА ял итү комплексында төрле милләт яшьләре арасында футбол буенча ярышлар оештырдылар. Ярышта 15 команда катнашты. Татар, башкорт, казах, әзәри, алман һәм башка командалар. Шунысы игътибарга лаек. Атлы казаклар, прокуратура, атаклы "Крылья Советов" футбол клубының җанатарларынан тупланган такым, студентлардан гына торган командалар да уйнады. Студентлар арасында Африка илләреннән килгән каракучкыл таза чибәр егетләр күзгә ташланып тордылар.
Ярыш көне буе барды. Татарлар үзләренең такымнарына "Идел" исемен биргәннәр иде. Финалга иң көчлеләр уза алды. Алар - "Идел", атлы казаклар һәм "Чудо Тим" командалары.
"Чудо Тим" көчле команда. Егетләре тазалар, җитез йөгерәләр дә. "Идел"гә бер туп керттеләр. Шуннан соң татар футболчылары, әйтерсеңлә айнып киттеләр! Ут урынына чаба башладылар, җитез хәрәкәтләр белән капка төбенә кадәр килеп җитеп көндәшләренә дүрт туп керттеләр. 4-1 исәбе белән оттылар.
Икенче көндәшләре - атлы казаклар иде.Физик яктан бик көчлеләр. Ерактан тупны шундый итеп  тибәләр ки, менә-менә капкачының башын кисәр дип уйлыйсың. Татарлар вакытның күп өлешен атлы казаклар капкасыннан ерак китмәделәр. Хәрәкәтчән татарлар көндәшләренең өстенә ташкын булып ыргытылдылар. Бер-бер артлы җиде туп керттеләр. Көчле һөҗүмнәр туктаусыз булганга атлы казакларны психологик яктан сындырдылар. 7-0 исәбе белән оттылар.
Мин бер нәрсәгә сокландым. Иделлеләр көне буе башка командалар белән дә ярыштылар бит әле. Кайдан чыкты икән шул кадәр көч дигән уй килде.
Моңа ачыклыкны такымның баш тренеры Җәмил Шәрипов кертте. "Иделлеләрнең күбесе өйләнеп инде балалар үстерәләр. Ләкин дә алар тәмәке тартмыйлар, хәмер-шәрәб эчмиләр. Тәртипле тормыш алып баралар. Дин юлындагылар. Ит ашыйлар. Бигрәктә ат итен яраталар", диде тренер.
41 яшьлек Җәмил Шәриповның һәр ымлавын, һәр хәрәкәтен аңлап хәл итәләр уенчылар.Урта буйлы, төпле таза татар ире үз тирәсенә гаҗәеп ир-егетләрне җыеп, алардан оста уенчылар үстергән.
Милли җанлы, татар телле футболчылар белән аралашу җанга  үзе бер  сихәтин булып кабул ителде.
Татар камандасын "Волгопродмонтаж" фирмасы киендергән. Җитәкчеләре агалы-энеле Тәлгат һәм Рифкат Хуҗиннар. Сүз уңаенда өстисе килә. Башкортларның Салават Юлаев футбол такымын да Хуҗиннар киендергәннәр. Тик башкортлар финалга уза алмадылар. Егетләре сыеграк иделәр.
Рифкат Хуҗин шулай ук Самар шәһәр татар милли-мәдәни мохтариятен җитәкли.
Төрле милләт футбол такымнарының ярышын Самар өлкә хөкүмәте, Самар хөкүмәтенең спорт министрлыгы һәм Самар өлкә дуслык йорты оештырдылар.


Шамил Баһаутдин.

Хәбәрләр

«Татар театры башкалардан талантлырак, кызыклырак булса гына җиңә ала»

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниевның ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ясаган чыгышын тәкъдим итәбез.

Намаз

“Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!” диеп кенә, Намазлыгын идәнгә Пөхтәләп җәеп кенә, Бабам укый Намазны Кәләпүш киеп кенә.

Рәшит хәзрәт Йосыпов: «Миңа өшкертергә килүчеләрнең 90 проценты – хатын-кызлар, чөнки алар арасында хөсетлек, үчлелек зур»

Ульян шәһәрендә яшәүче Рәшит хәзрәт Йосыпов – халык табибы да. Ул Сүриядәге ике ислам уку йортын тәмамлаган. 10 ел инде өшкерү белән шөгыльләнә. Соңгы вакытта Инстаграм сәхифәсендә «туры элемтә»ләр уздыра, онлайн вәгазьләр укый. Социаль челтәрләрдә аны иң яхшы өшкерүчеләрнең берсе дип тәкъдим итәләр. Рәшит хәзрәт белән замана зәхмәтләре турында сөйләштек.

Әбзалетдин кызы Дания Алиәкбәровага – 85 яшь!

Дания апа Мулла авылында тугыз балалы гаиләдә туып-үсә. 1953 елда авыл мәктәбен тәмамлагач, Камышлы педагогия училищесына укырга керә. 1957 елда үз авылына укытучы булып эшкә кайта һәм 35 ел шушы вазифаны башкара.

1 из 207