This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

                                                                                                         "Сәлам"

 "Сәлам" - Самар өлкәсе татарларының милли-мәдәни һәм рухи-мәгърифәтчелек гәҗитәсе. Самар өлкә мөфтияте каршында чыгарылып килә. Оештыручылары: Самар өлкә диния идарәсе, Самар Җәмигъ мәсҗиде һәм Самар өлкә татар милли-мәдәни мөхтарияте.
"Сәлам" Самар өлкә хөкүмәтенең финанс ярдәмендә чыга.
Индексы - 52381.
Язылу чикләнмәгән.

Мөхәррир - Фәрид Шириязданов ( 8-937-656-76-16; e-mail: gazeta.salyam@mail.ru).


Җаваплы сәркатиб һәм хатлар бүлеге мөдире - Шамил Баһаутдин (samarbagautdin@yandex.ru).


Хәбәрче, хаталар төзәтүче, туплаучы һәм бизәүче - Миләүшә Газыйм (8-937-207-08-88).


Мөхбир - Али Сөләйманов (8-929-704-85-85).

Хәбәрләр

“Байлар капкасына азрак барыгыз”

Сорауларга Самарның “Нур” мәдрәсәсе мөгаллиме Наил МОСТАФИН җавап бирә. «Иман» дигән төшенчә бар. «Иманлы», «Имансыз» дигән сүзләрне кулланабыз. «Иманның» барлыгын ничек белергә? Һәр сорауга өч чыганактан җавап эзләргә кирәк. Беренчесе - Коръәни-Кәрим.

«Туган тел» җәмгыятенең асылбикәсе

«Туган тел» исемле Самар өлкә татар җәмгыятенә 30 ел тула. Шул уңайдан без архивыбызда сакланган кайбер материалларны укучыларыбызның игътибарына тәкъдим итәргә булдык. Бүген без, өстә басылган мәкаләнең эчтәлеген баетыр йөзеннән, Разия ханым Әюпова-Йосыповага кагылган бер фотосурәтне урнаштырабыз. «Туган тел» үз яшәешендә гомеренә Разия ханымга бурычлы булып кала. Чөнки ул җәмгыятьнең беренче көненнән башлап, чирек гасыр буена әйдаманнарының берсе булды.

Дини сүзлек

Мәдхия - мактау, данлау. Шәриф - кадерле, хөрмәтле. Шәфәгать - яклау, ярдәм. Мәсләк - дөнйага караш, ысул, юл. Муафыйк - туры килгән, яраклы.

Иң зур бәхет - Иман байлыгы

Быелгы Яңа ел үзенең мул яуган ап-ак карлары белән кешеләрнең күңелләренә сафлык өстәде. Иң мөһиме - кырлар калын ак юрганга ябынды. 2019 елда иген уңышларына өмет уятты. Яңа елда балаларга да, олыларга да бүләк бирү безнең канга сеңгән инде. Сәбәбе дә гади. Бүләк биргәндә, бүләк алганда кешеләр елмаялар.

2 из 152