This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Апрель ае һәр елны кешеләр күңелендә күтәреренкелек рухын өсти. Бу ел фасылы алмашу белән дә бәйләнгән. Карлы-буранлы, җилле-давыллы чорлардан соң, апрель керүгә көн бермә-бер озая. Кояш яктыртып кына алмый, җылыта да башлый.
Быелгы апрель - ул әле Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү белән дә халык күңелендә күтәренке рух тудыра.


Самар өлкә мөфтияте,Самар Җәмигъ мәсҗиденең мөтәвәлияте, ветераннар Шурасы рәисе Таһир ага Мамышев мәхәлләгә кергән ветераннарны җыеп мәдрәсә ашханәсендә чәй табыны оештырдылар.
"Татар халкы гомер-гомергә кунак җыя, кунак сыйлый. Безнең табын - ул динебез Ислам таләпләре буенча оештырыла, шуңа да үзенә бер тәрбия учагына әйләнә", диде ветераннар Шурасы рәисе Гөбәйдулла углы Таһир ага Мамышев.
Таһир ага Мамышев туксанга якынлашып килә. Ул башкаларның күңелен күрергә яратылган.Нияте изгелектә. Милләтебезне саклап калу. Динебез Исламны һәр гаиләдә яшәү рәвешендә кулланырга. Менә шундый олуг максатлар белән яши ул. Милләтебезнең Ак бабайларын йөрәк түреннән кайнап чыккан ихлас сүзләре белән Самар Җәмигъ мәсҗиденең мәзине Мидхәт углы Илнур Сабиров котлады, рәхмәтләрен әйтте. "Сәлам" гәҗитәсенең җаваплы сәркатибе Шамил Баһаутдин хөрмәтле кунакларыбызга гәҗитә турында мәгълүмат бирде.
Басманы балалар һәм оныкларны тәрбияләүдә куллану ысулларын мисалга китерде.
Табынга түбәндәге бабайларыбыз чакырылган иде:

Гөбәйдулла углы Таһир Мамышев.
Хафиз углы Харис Гиниятуллин.
Гаффар углы Әмир Яппаров.
Сафа углы Салих Яруллин.
Зәкәрия углы Гомәр Шәкүров.
Зәйнулла углы Хәйдәрҗан Галимов.
Шәйнур углы Шамил Габдуллин.
Габбас углы Әхмәтсәгыйр Газизов.
Фатых углы Мингариф Замалетдинов.
Хөснулла углы Хөббулла Хаматов.
Гыйлман углы Минәхмәт Шәмшетдинов.
Хатыйп углы Мулланур Шәяхмәтов.
Әбүгали углы Минзаки Әбүгалиев.
Нурислам Дәүләтов
Гыйлман углы Рәфыйк Ризванов.
Таһир углы Котдус Рәфыйков.
Зәки углы Әгтәс Закиров.
Сабир углы Шакир Хәбибуллин.
Әбдрәшит углы Муса Акмаев.

Чәй табыны Коръән укып, изге теләкләр теләп түгәрәкләнде. "Киләчәктә намаз сафларын ишәйтергә яңадан-яңа картларыбыз
мәсҗидләребезгә килә торган булсалар иде", диде Таһир ага Мамышев.

Шамил Баһаутдин.

Хәбәрләр

Яңа елда тик куанычлар гына булсын!

Кадерле вә гыйззәтле милләттәшләребез! Барчагызны да 2021 ел белән кайнар тәбриклим. Сәламәтлек, тынычлык, мул тормыш, бәхет вә сәгадәт телим. Туганлык хисләре ташып торсын. Дусларыбыз ишәйсен.

Салават уналты «Жигули» бүләк итте

Салават Йосыпов 1950 елда, гыйнварның өчендә Самар өлкәсе Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туган. 1971 елда Әлмәткә килеп, андагы нефть һәм газ чыгару идарәсендә эшли башлады.

Дмитрий Азаров: “У нас с Татарстаном сотрудничество по многим направлениям. Бик зур рәхмәт”.

В этом году Татарстану – 100 лет, важное событие. Как соседей, нас многое связывает, - общая история, человеческие судьбы и сотрудничество по многим направлениям.

Приглашаем к участию онлайн в VII Всероссийском форуме национального единства

16-19 декабря 2020 года в г. Пермь пройдёт VII Всероссийский форум национального единства. Форум – единая общероссийская площадка для обмена опытом по реализации Стратегии государственной национальной политики в различных регионах нашей страны, а также для обсуждения перспектив развития сферы межнациональных отношений. К участию в Форуме приглашаются как руководители, так и специалисты, работающие в сфере государственной национальной политики, и лидеры институтов гражданского общества.

1 из 204