This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Нигмәтулла углы Дамир бабайга сиксән яшь. Ул авылыбызның күрке. Аның белән горурланып яшибез.Ничек горурланмыйсың. Һәр көнне биш вакыт намазга чакырып азан әйтә.
Азан авазлары һәммәбезне рухландыра. Җаннарыбызга тынычлык, күңелләребезгә сафлык, яшәү дәрте өсти.
Сиксән яшьлек мәзин Дамир абыйга каян килә соң шундый дәрт-дәрман?
Авылдашларыбыз бу хәлне үзләренчә аңлаталар.
Дамир бабайны диңгез һавасы шулай йөртә диләр. Әйе, ул биш ел буена Кара диңгез флотында намуслы хезмәт итә. Ә диңгез ул - көчле салкын җилләр, давыл, котырган дулкыннар, штормнар дигән сүз. Флотта хезмәт итеп исән калганнарны салават күперен кичкән кешеләр белән чагыштырып була.Корабта хезмәт иткәннәр тыныч җирнең кадерен беләләр. Корабта бертуктаусыз чайкый. Шуңа да егылмас өчен егеләр ботларын ерып йөриләр. Шул гадәт җиргә төшкәч тә саклана әле. Бу чын ирләр йөреше!
Гаскәр хезмәтен исән - имин тәмамлап туган авылына кайткач матрос Дамир белемен дә камилләштерә, авыл советы рәисе булып та эшли, күмәк хуҗалыкның бригадир вазыйфаларын да намуслы башкара.
Дамир аганың егет чагындагы активлыгы картайгач та саклана. Ул барчабызга да яхшы күчергез. Аның тормыш шигаре(девизы):"Хәрәкәттә - бәрәкат".
Дамир бабайның әтисе ватаныбыз өчен башын куйган ир.Смоленск өчен барган сугышларда һәлак була.Әнисе Шәмсихәят дүрт баланы кеше итә.Тәква балалар тәрбияли алган, чөнки Шәмсихәят әбинең кулында иң көчле корал - ул динебез Ислам булган.
Бүген аның углы сиксән яшьлек Дамир бер генә уй белән яши:"Милләтебезгә бердәмлек кирәк. Бергә - бергә мәчетләребезгә йөреп, гомеребезне хезмәткә һәм динебез Исламга багышлап лаеклы алмаш үстерсәк иде", ди бабабыз. Дамир бабай хәләл җефете Наилә апа белән Равил, Ринат, Фатыйманы үстерделәр.Инде оныклары үсеп киләләр. Аллага шөкер, динле һәм денле нәсел авылыбызны бизи, милләтебез татарны дәвамлы итә, динебез Исламны көчәйтә.
Шамил Мамышев.
Мәчәләй авылы.

Хәбәрләр

Горлановны Мәскәү бүләкләде

Мәскәүдә Федераль татар милли-мәдәни мөхтәриятенең 20 еллык юбилеена багышланган “Халыкара татулыкны үстерүдә Русия милли-мәдәни мөхтәриятләренең роле” исемле конференция узды. Конференциядә Татарстан Республикасының премьер-минисры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхеразиев, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров катнаштылар. Русиянең Иҗтимагый палатасында узган бу чарада кешеләр фойедагы күргәзмә белән таныштылар. Анда Федераль татар милли-мәдәни мөхтәриятенең эшчәнлегенә кагылган мәгълүматлар күрсәтелгән иде.

"Газиз башың сау булганда, нигә ямансуларга?"

Утыз елга якын Сызран шәһәрендә халыкка татар теле дәресләре бирәм һәм динебез Ислам сабакларын укытам. Гаҗәеп хәл. Халыкның күпчелегендә татар теленә битарафлык. Минем тәҗрибә шуны күрсәтә. Татар телен камил белгән адәм, башка телләрне бик тиз өйрәнә. Офицер булып хезмәт иткәндә хәрби темага кандидатлык якларга туры килде.

Мусульмане Тольятти празднуют Мавлид — день рождения Пророка с.а.в.

Во Дворце культуры города Тольятти тоже прошёл Мавлид. Он был организован Домом дружбы народов, совместно с Советом Тольяттинской мечети. В Исламе имеются два официальных праздника — Курбан и Ураза. Но третий праздник – Мавлид - был учреждён после смерти Пророка Мухаммеда с.а.с, как знак особого почтения к человеку, который проложил путеводную нить всем народам для их дальнейшей праведной жизни на земле. Он был последним среди множества пророков, посланных различным народам, как напоминание о близости судного дня и о предстоящих наказаниях за их грехопадения. Считается, что на протяжении всего человечества Всевышним были ниспосланы 124 тысячи посланников для того, чтобы направить жизнь народов по истинному пути и внедрить принципы единобожия.

Урыс кешесе авыз тутырып татарча сөйләшә

Мин Канаданың Ванкувер шәһәрендә яшим. Чыгы­шым буенча Себердән, Иркутск якларыннан. Анда мәктәп тәмамлап, Ленинградта югары белем алдым, һөнәрем буенча -икътисадчы. Әтием миңа шушы һөнәрне сайларга киңәш итте. Советлар Со­юзы таркалгач, Канадага китәргә булдым. Балачакта әниемнең Кыр­лай авылы турында шигырь укыганын яхшы хәтерлим. Әбием, Гайшә Сатдарова, Урал татары булган. Әбиемә кунак­ка килгәч, аннан ишеткән сүзләр әле дә хәтеремдә са­клана: "Нигә, нигә синең шаян күзләр..." Туганнан туган сең­елем үлгәч, мин апамны тыныч­ландыра алмадым, чыннан да, сузләр табу авыр. Үзенә кинәт шушы җырны җырлый башла­дым. Телефоннан, Канададан...

5 из 152