This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Нигмәтулла углы Дамир бабайга сиксән яшь. Ул авылыбызның күрке. Аның белән горурланып яшибез.Ничек горурланмыйсың. Һәр көнне биш вакыт намазга чакырып азан әйтә.
Азан авазлары һәммәбезне рухландыра. Җаннарыбызга тынычлык, күңелләребезгә сафлык, яшәү дәрте өсти.
Сиксән яшьлек мәзин Дамир абыйга каян килә соң шундый дәрт-дәрман?
Авылдашларыбыз бу хәлне үзләренчә аңлаталар.
Дамир бабайны диңгез һавасы шулай йөртә диләр. Әйе, ул биш ел буена Кара диңгез флотында намуслы хезмәт итә. Ә диңгез ул - көчле салкын җилләр, давыл, котырган дулкыннар, штормнар дигән сүз. Флотта хезмәт итеп исән калганнарны салават күперен кичкән кешеләр белән чагыштырып була.Корабта хезмәт иткәннәр тыныч җирнең кадерен беләләр. Корабта бертуктаусыз чайкый. Шуңа да егылмас өчен егеләр ботларын ерып йөриләр. Шул гадәт җиргә төшкәч тә саклана әле. Бу чын ирләр йөреше!
Гаскәр хезмәтен исән - имин тәмамлап туган авылына кайткач матрос Дамир белемен дә камилләштерә, авыл советы рәисе булып та эшли, күмәк хуҗалыкның бригадир вазыйфаларын да намуслы башкара.
Дамир аганың егет чагындагы активлыгы картайгач та саклана. Ул барчабызга да яхшы күчергез. Аның тормыш шигаре(девизы):"Хәрәкәттә - бәрәкат".
Дамир бабайның әтисе ватаныбыз өчен башын куйган ир.Смоленск өчен барган сугышларда һәлак була.Әнисе Шәмсихәят дүрт баланы кеше итә.Тәква балалар тәрбияли алган, чөнки Шәмсихәят әбинең кулында иң көчле корал - ул динебез Ислам булган.
Бүген аның углы сиксән яшьлек Дамир бер генә уй белән яши:"Милләтебезгә бердәмлек кирәк. Бергә - бергә мәчетләребезгә йөреп, гомеребезне хезмәткә һәм динебез Исламга багышлап лаеклы алмаш үстерсәк иде", ди бабабыз. Дамир бабай хәләл җефете Наилә апа белән Равил, Ринат, Фатыйманы үстерделәр.Инде оныклары үсеп киләләр. Аллага шөкер, динле һәм денле нәсел авылыбызны бизи, милләтебез татарны дәвамлы итә, динебез Исламны көчәйтә.
Шамил Мамышев.
Мәчәләй авылы.

Хәбәрләр

Выступление Вазыха Мухаметшина на Самарском Сабантуе - 2018

Хөрмәтле кунаклар! Хөрмәтле милләттәшләр! Сезне ихлас күңелдән Сабан туе бәйрәме белән котлыйм! Сабан туе – чын мәгънәсендә милли рухыбыз энҗесе, татар халкының мәңге яшь һәм бетмәс-төкәнмәс мәдәният чыганагы, аның рухи бәйрәме.

Молодежь о Чемпионате мира по футболу в Самаре

В дни Чемпионата мира по футболу в Самаре наш корреспондент Руслан Мостафин задал несколько вопросов болельщикам. Сколько людей присутствовало на стадионе? Какие впечатления, чувства у вас от стадиона, поля, инфраструктуры? Как организован проезд к стадиону? Сколько примерно было иностранных болельщиков и удалось ли с кем-нибудь пообщаться?

В дни Чемпионата мира по футболу в Самаре наш корреспондент Руслан Мостафин задал несколько вопросов болельщикам

1. Сколько людей присутствовало на стадионе? На матче Дания-Австралия на стадионе присутствовало около 42 тысяч человек, а во время матча нашей сборной России и сборной Уругвай было около 43 тысяч человек.

30-нчы Сабантуйга рәхим итегез!

Хөрмәтле милләттәшләребез! 30-нчы июньдә Самар шәһәренең Ю.Гагарин исемендәге паркында 30-нчы өлкә Сабантуе узачак!

4 из 142