This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Нигмәтулла углы Дамир бабайга сиксән яшь. Ул авылыбызның күрке. Аның белән горурланып яшибез.Ничек горурланмыйсың. Һәр көнне биш вакыт намазга чакырып азан әйтә.
Азан авазлары һәммәбезне рухландыра. Җаннарыбызга тынычлык, күңелләребезгә сафлык, яшәү дәрте өсти.
Сиксән яшьлек мәзин Дамир абыйга каян килә соң шундый дәрт-дәрман?
Авылдашларыбыз бу хәлне үзләренчә аңлаталар.
Дамир бабайны диңгез һавасы шулай йөртә диләр. Әйе, ул биш ел буена Кара диңгез флотында намуслы хезмәт итә. Ә диңгез ул - көчле салкын җилләр, давыл, котырган дулкыннар, штормнар дигән сүз. Флотта хезмәт итеп исән калганнарны салават күперен кичкән кешеләр белән чагыштырып була.Корабта хезмәт иткәннәр тыныч җирнең кадерен беләләр. Корабта бертуктаусыз чайкый. Шуңа да егылмас өчен егеләр ботларын ерып йөриләр. Шул гадәт җиргә төшкәч тә саклана әле. Бу чын ирләр йөреше!
Гаскәр хезмәтен исән - имин тәмамлап туган авылына кайткач матрос Дамир белемен дә камилләштерә, авыл советы рәисе булып та эшли, күмәк хуҗалыкның бригадир вазыйфаларын да намуслы башкара.
Дамир аганың егет чагындагы активлыгы картайгач та саклана. Ул барчабызга да яхшы күчергез. Аның тормыш шигаре(девизы):"Хәрәкәттә - бәрәкат".
Дамир бабайның әтисе ватаныбыз өчен башын куйган ир.Смоленск өчен барган сугышларда һәлак була.Әнисе Шәмсихәят дүрт баланы кеше итә.Тәква балалар тәрбияли алган, чөнки Шәмсихәят әбинең кулында иң көчле корал - ул динебез Ислам булган.
Бүген аның углы сиксән яшьлек Дамир бер генә уй белән яши:"Милләтебезгә бердәмлек кирәк. Бергә - бергә мәчетләребезгә йөреп, гомеребезне хезмәткә һәм динебез Исламга багышлап лаеклы алмаш үстерсәк иде", ди бабабыз. Дамир бабай хәләл җефете Наилә апа белән Равил, Ринат, Фатыйманы үстерделәр.Инде оныклары үсеп киләләр. Аллага шөкер, динле һәм денле нәсел авылыбызны бизи, милләтебез татарны дәвамлы итә, динебез Исламны көчәйтә.
Шамил Мамышев.
Мәчәләй авылы.

Хәбәрләр

Мулла авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл ачтылар

Һәйкәл салуда матди ярдәмне Шамил Хисаметдинов күрсәтте. Мәхәллә рәисе Рафаэл Салюков чыгыш ясый.

Рифкат углы Радик Газизовның туган көне!

Самар татарлары өчен гази­зебез Радик әфәнде! Сез гомер дигән дәрьяның сыртында торасыз. Әле кайчан гына, елмая-елмая, зур сәхнәләрдә баянда көйлә­ребезне сайрата идегез. Матур тембрлы тавышыгыз белән дәртле дә, моңлы да җырларыбызны яңгыратып, күңелләребезне күтәрә идегез. Зур бәйрәмнәрдә тамаша­ларны алып бардыгыз. Ләкин дә төп һөнәрегез - мөгаллимлекне һәрвакыт алгы сызыкка чыгара белдегез. «Яктылык»та балаларның ярат­кан абыйлары биеклегенә күтә­релдегез.

Рейхстагны алуда катнашкан бабам

Минем әтиемнең бабасы – Нурулла углы Фәйзулла Әпсәләмов 1921нче елның 1 апрелендә Самар өлкәсенең Камышлы районы Татар Байтуганы авылында туа. Күп балалы ярлы крәстиән гаиләсендә икенче бала була ул. Әтисе бик иртә үлеп киткәнгә, тормыш көтүе бик авырга кала. Шуңа карт бабам шул елларда авылда оешкан күмәк хуҗалыкта бик тырышып эшләп, әнисенә хәленнән килгәнчә ярдәм итә. 1940нчы елның ноябрендә аны Кызыл Армия сафларына алалар һәм Ерак Көнчыгышка, Манчжурия белән безнең илебез арасындагы чиккә 102нче погранполкка хезмәт итәргә җибәрәләр. Бу Советлар Союзы иминлегенә Япония янаган вакыт була. Тик Ерак Көнчыгыштан көтелгән афәт безгә көнбатыштан килә, чөнки 1941нче елның 22 июнендә фашистлар Германиясе безнең илебезгә каршы сугыш башлый. Минем Фәйзулла бабамны да - кичәге чик сакчысын – Көнбатыш фронтка күчерәләр. Шулай итеп, 1941нче елның көзендә ул Суворов орденлы Уралда оешкан 175нче дивизиягә кергән 120нче батареяда миномётчы итеп билгеләнә. Аларның шушы дивизия сугышчылары төялгән тимер юл составлары Куйбышев тимер юл станциясендә тукталыш ясый. Шуңа фронтка китүче бу дивизия 1941нче елның 7нче ноябрендә Бөек Октябрь бәйрәме хөрмәтенә Куйбышев шәһәрендәге Куйбышев мәйданында үткәрелгән хәрби парадта катнаша.

Самарда имамнар белемнәрен камилләштерделәр

Самарның "Нур" мәдрәсәсендә елына ике мәртәбә өлкәдәге авыл һәм шәһәр муллаларын чакырып дәресләр үткәрәләр. Мәдрәсә классларында гарәп теле, Коръәни-Кәримне тәҗвид буенча уку,дин тарихы, хәдисләр һәм башка фәннәр буенча дәресләр бирелә. Дәресләрне Самарның иң әзерлекле имамнары алып баралар. Апрель ахырында укуларга түбәндәге мөселманнарыбыз килгәннәр иде: Насыйп углы Дим Хәкимов Халит углы Шәһкәт Фазлыев Газали углы Туйбай Шәймуратов Әүхәд углы Мингали Кәлимуллин Мохтәр углыСөләйман Ибраев Еркемгалит Кибашев Зәйнулла углы Сәфиулла Әбдрахманов Хөсәен углы Исмаил Фәхретдинов Кәбир углы Илыат Шириязданов Пахат углы Нурлан Дингаутов

141 из 147