This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Нигмәтулла углы Дамир бабайга сиксән яшь. Ул авылыбызның күрке. Аның белән горурланып яшибез.Ничек горурланмыйсың. Һәр көнне биш вакыт намазга чакырып азан әйтә.
Азан авазлары һәммәбезне рухландыра. Җаннарыбызга тынычлык, күңелләребезгә сафлык, яшәү дәрте өсти.
Сиксән яшьлек мәзин Дамир абыйга каян килә соң шундый дәрт-дәрман?
Авылдашларыбыз бу хәлне үзләренчә аңлаталар.
Дамир бабайны диңгез һавасы шулай йөртә диләр. Әйе, ул биш ел буена Кара диңгез флотында намуслы хезмәт итә. Ә диңгез ул - көчле салкын җилләр, давыл, котырган дулкыннар, штормнар дигән сүз. Флотта хезмәт итеп исән калганнарны салават күперен кичкән кешеләр белән чагыштырып була.Корабта хезмәт иткәннәр тыныч җирнең кадерен беләләр. Корабта бертуктаусыз чайкый. Шуңа да егылмас өчен егеләр ботларын ерып йөриләр. Шул гадәт җиргә төшкәч тә саклана әле. Бу чын ирләр йөреше!
Гаскәр хезмәтен исән - имин тәмамлап туган авылына кайткач матрос Дамир белемен дә камилләштерә, авыл советы рәисе булып та эшли, күмәк хуҗалыкның бригадир вазыйфаларын да намуслы башкара.
Дамир аганың егет чагындагы активлыгы картайгач та саклана. Ул барчабызга да яхшы күчергез. Аның тормыш шигаре(девизы):"Хәрәкәттә - бәрәкат".
Дамир бабайның әтисе ватаныбыз өчен башын куйган ир.Смоленск өчен барган сугышларда һәлак була.Әнисе Шәмсихәят дүрт баланы кеше итә.Тәква балалар тәрбияли алган, чөнки Шәмсихәят әбинең кулында иң көчле корал - ул динебез Ислам булган.
Бүген аның углы сиксән яшьлек Дамир бер генә уй белән яши:"Милләтебезгә бердәмлек кирәк. Бергә - бергә мәчетләребезгә йөреп, гомеребезне хезмәткә һәм динебез Исламга багышлап лаеклы алмаш үстерсәк иде", ди бабабыз. Дамир бабай хәләл җефете Наилә апа белән Равил, Ринат, Фатыйманы үстерделәр.Инде оныклары үсеп киләләр. Аллага шөкер, динле һәм денле нәсел авылыбызны бизи, милләтебез татарны дәвамлы итә, динебез Исламны көчәйтә.
Шамил Мамышев.
Мәчәләй авылы.

Хәбәрләр

Самарда Ураза бәйрәме истә калырлык узды

Быелгы Ураза ае чын мәгънәсендә мөселманнар өчен олы имтихан ае булды. Ходай Тәгалә адәм баласына Үзенең чиксез көчен күрсәтеп, безләрне тирән уйланырга мәҗбүр итте. Тыныч саба җилләре иркәләгән көннәрне зил-зиләләр кубып, чиләкләп яңгырлар яуды. 35 - 38 градус эсселекләр хәлләребезне алып тәмуг әсәрләрен хәтерләтеп җибәрде. Бу изге айда Самар Җәмигъ мәсҗиде мөселманнар өчен тагын да якынрак изге бер ноктага әверелде. Һәр көнне гыйбадәтханәнең аш-су залында зур-зур табыннар, ифтар мәҗлесләре уздырылды. Ватаныбыз Русиядә икътисади кризис барганы да онытылып китте. Мул табыннарда, якыннарын, туган-тумачаларын чакырып, халык вәгазь тыңлады. Аралашты. Туганлык хисләрен яңарттылар.

Адам Лентон: “Сәяхәт иткәндә татар теле бик кирәк!”

Азатлык радиосы теләп һәм яратып татар телен өйрәнүчеләр белән таныштыруын дәвам итә. Бүген без ерак Британиядә туган, хәзер Франциягә магистратурага керүче Адам Лентон белән әңгәмә кордык. Татар теле белән кызыксыну чыннан да төрле милләт вәкилләрендә күзәтелә. Еш кына алар татар теле яки Татарстан белән бәйләнеше бөтенләй булмаган хәлдә Тукай телен үзләштерә. Мәсәлән, Токиодан Юто Хишияма яки Дагыстаннан Саадулла Әхмәтгаджиев. Шул ук вакытта араларында Казанга рус телен өйрәнергә дип килеп, татар телен өйрәнеп китүче Робин Истон кебекләр дә бар. Лондон тирәләрендә туган, милләте инглиз булган Адам Лентон да Казанга рус телен өйрәнергә килде. Монда ул татар теленә гашыйк булды, аны кызыксынып өйрәнә башлады. Хәзер Парижда укырга җыенса да, андагы татар теле курсларына йөрергә тели. Азатлык радиосы Адам белән элемтәгә кереп, аның татар теле турында фикерләрен тупларга, Тукай телен ни өчен өйрәнүен белергә һәм татарларда нәрсәне кызык дип табуын ачыкларга тырышты.

"Нинди генә авырлыклар күрсәгез дә, зарланмагыз..."

Самарда "Ялкынлы яшьлек" исемле җыр, бию, шигърият ансамбленең чыгышларын карап, берничә буын татар тәрбияләнде. Бу иҗат коллективы үзенә бер мәдәни сәнгать мәйданчыгын хәтерләтә. Төрле жанр бер үзенчәлеге булса, икенчесе - шәхесләр парады! Йолдызлар да сокланырлык.

"Хөрмәт төбе-хезмәт" бәйгесе

Бәйгедә 4-10 яшьтәге балалар, башлангыч сыйныф укытучылары, тәрбиячеләр катнаша ала.

126 из 142