This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Нигмәтулла углы Дамир бабайга сиксән яшь. Ул авылыбызның күрке. Аның белән горурланып яшибез.Ничек горурланмыйсың. Һәр көнне биш вакыт намазга чакырып азан әйтә.
Азан авазлары һәммәбезне рухландыра. Җаннарыбызга тынычлык, күңелләребезгә сафлык, яшәү дәрте өсти.
Сиксән яшьлек мәзин Дамир абыйга каян килә соң шундый дәрт-дәрман?
Авылдашларыбыз бу хәлне үзләренчә аңлаталар.
Дамир бабайны диңгез һавасы шулай йөртә диләр. Әйе, ул биш ел буена Кара диңгез флотында намуслы хезмәт итә. Ә диңгез ул - көчле салкын җилләр, давыл, котырган дулкыннар, штормнар дигән сүз. Флотта хезмәт итеп исән калганнарны салават күперен кичкән кешеләр белән чагыштырып була.Корабта хезмәт иткәннәр тыныч җирнең кадерен беләләр. Корабта бертуктаусыз чайкый. Шуңа да егылмас өчен егеләр ботларын ерып йөриләр. Шул гадәт җиргә төшкәч тә саклана әле. Бу чын ирләр йөреше!
Гаскәр хезмәтен исән - имин тәмамлап туган авылына кайткач матрос Дамир белемен дә камилләштерә, авыл советы рәисе булып та эшли, күмәк хуҗалыкның бригадир вазыйфаларын да намуслы башкара.
Дамир аганың егет чагындагы активлыгы картайгач та саклана. Ул барчабызга да яхшы күчергез. Аның тормыш шигаре(девизы):"Хәрәкәттә - бәрәкат".
Дамир бабайның әтисе ватаныбыз өчен башын куйган ир.Смоленск өчен барган сугышларда һәлак була.Әнисе Шәмсихәят дүрт баланы кеше итә.Тәква балалар тәрбияли алган, чөнки Шәмсихәят әбинең кулында иң көчле корал - ул динебез Ислам булган.
Бүген аның углы сиксән яшьлек Дамир бер генә уй белән яши:"Милләтебезгә бердәмлек кирәк. Бергә - бергә мәчетләребезгә йөреп, гомеребезне хезмәткә һәм динебез Исламга багышлап лаеклы алмаш үстерсәк иде", ди бабабыз. Дамир бабай хәләл җефете Наилә апа белән Равил, Ринат, Фатыйманы үстерделәр.Инде оныклары үсеп киләләр. Аллага шөкер, динле һәм денле нәсел авылыбызны бизи, милләтебез татарны дәвамлы итә, динебез Исламны көчәйтә.
Шамил Мамышев.
Мәчәләй авылы.

Хәбәрләр

Минәхмәт Хәлиуллов: “Иң ышанычлы таянычым – ул минем гаиләм»

Тормышта мәрхәмәтле, юмарт, милли җанлы кешеләр булмаса, бик авырга туры килер иде. Алар татар чараларын да үткәреп киләләр, мохтаҗлык кичергән аерым кешеләргә дә, оешмаларга да, гыйбадәтханәләргә да ярдәм кулын сузалар. Шундый игелекле милләттәшләребезнең берсе – эшкуар, Самар өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисенең урынбасары, региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыятенең вице-президенты Мидхәт угылы Минәхмәт Хәлиуллов. Ул озак еллар дәвамында хәйриячелек белән шөгыльләнә. Аллаһы Тәгалә аның күңеленә мәрхәмәтлелек салган. Савапларын да үзенә күпләп кайтарсын, исәнлек, көч-куәт, эшләрендә зур уңышлар бирсен иде. Минәхмәт Хәлиуллов белән очрашып, аңа сорауларыбызны бирдек.

Дога кабул булсын өчен нишләргә?

«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин бер әңгәмәбез барышында, сүз уңаеннан, дога кабул булуның бер сере бар дигән иде, әмма аның турында башка вакытта сөйләргә вәгъдә итте. Бу юлы сәхифәбезне без дога кылу фазыйләтенә багышладык.

Ленар Сабиров: "Бер-беребезгә аяк чалмыйк, ярдәм итеп гомер кичерик"

Самарда берничә татар милли оешмасы уңышлы эшләп килә. Аларның җитәкчеләре һәм активистлары ана телебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, динебез Исламны саклауда һәм үстерүдә бихисап эшләр башкаралар. Шундый оешмаларның берсе – шәһәребезнең татар милли- мәдәни мөхтәрияте рәисе Ленар Сабиров белән әңгәмә кордык. Ленар, укучыларыгызны бераз үзегез белән таныштырып үтсәгез иде.

Милләт телсез була алмый!

Татарстан Җөмһүрияте Республика көнен һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткән вакытка тагын бер олуг тарихи вакыйга туры килде – Казан шәһәрендә беренче тапкыр Милләт җыены узды һәм биредә татар халкының үсеш стратегиясе кабул ителде.

1 из 198