This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Аллаһыга шөкер, айдан-айга, әкрен генә булса да, "Сәлам" гәҗитәсенә язылучылар саны арта бара. Самарның үзендә һәм Кошка, Чаллы Баш районнарында бу аеруча күзгә ташлана. Безнең максатыбыз изгеләрдән-изге.Халкыбызны дөрес юлга чыгару. Төрле сәбәпләр аркасында, динебез Ислам таләпләрен белмәүчеләр бар. "Сәлам" гәҗитәсенең һәр санында Изге Китабыбыз Коръәни Кәрим, Пәйгамбәребезнең хәдисләре һәм татар халкының рухи байлыгы язылып килә.Менә шул өч чыганакны тәрбия коралы итеп алсак,милләтебез дөрес юлда булачак һәм ата-анага, әби-бабайларга картайган көннәрендә сыкрап яшәргә туры килмәячәк.Без биреп бара торган рубрикаларга гына игътибар итегез әле.
"Изге Китабыбыз Коръәни-Кәрим сүзе".
"Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйтте".
"Асыл фикер".
"Сез беләсезме?".
"Безнең тарихыбыз".
"Мәгънәле һәм үзебезчә".
"Рухи мирасыбыз".
"Татар халык мәкальләре". Игътибар белән укысагыз,безнең мәкальләр гаҗәеп
тирән мәгънәгә ияләр.
Даими алмашынып торучы шигарләребез үзләре ни тора!
Үрнәк алырлык язмышларны һәр санда диярлек биреп барабыз.
Үзебезнең хәбәрчеләребезгә чиксез рәхмәтләребез. Алар - Галиулла Гәбдрәшитов,Саимә Морзаханова, Шамил Мамышев, Нурания  Әбзалова, Гөлсинур Гафурова, Наилә Хөсәенова, Илдар Тренгул, Диләрә Сабирҗанова.
Газиз укучыларыбыз, минем хатны укыгач, үзегез белән барлык танышларыгызны, туганнарыгызны почта бүлегенә барып "Сәлам" гәҗитәсенә яздырсагыз, әйтеп бетермәслек савап эшләр идегез. Чәнки изге ният белән кылынган гамәл - үзе үк садака санала ди Китап.Туган көннәргә, юбилейларда, бәйрәмнәрдә бүләккә "Сәлам" гәҗитәсен яздырып бирегез.Моннан да яхшы күчтәнәч булмас!
"Сәлам" гәҗитәсе һәр гаиләнең иң якын тәрбиячесе һәм дусты. Милләтебезне динебез Ислам юлыннан алып баруда куйган хезмәтебезгә сез дә кушылсагыз иде.
Барчагызга да олуг хөрмәт белән "Сәлам" гәҗитәсенең җаваплы сәркатибе, хатлар бүлеге мөдире Шамил Баһаутдин.

Хәбәрләр

Яңа елда тик куанычлар гына булсын!

Кадерле вә гыйззәтле милләттәшләребез! Барчагызны да 2021 ел белән кайнар тәбриклим. Сәламәтлек, тынычлык, мул тормыш, бәхет вә сәгадәт телим. Туганлык хисләре ташып торсын. Дусларыбыз ишәйсен.

Салават уналты «Жигули» бүләк итте

Салават Йосыпов 1950 елда, гыйнварның өчендә Самар өлкәсе Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туган. 1971 елда Әлмәткә килеп, андагы нефть һәм газ чыгару идарәсендә эшли башлады.

Дмитрий Азаров: “У нас с Татарстаном сотрудничество по многим направлениям. Бик зур рәхмәт”.

В этом году Татарстану – 100 лет, важное событие. Как соседей, нас многое связывает, - общая история, человеческие судьбы и сотрудничество по многим направлениям.

Приглашаем к участию онлайн в VII Всероссийском форуме национального единства

16-19 декабря 2020 года в г. Пермь пройдёт VII Всероссийский форум национального единства. Форум – единая общероссийская площадка для обмена опытом по реализации Стратегии государственной национальной политики в различных регионах нашей страны, а также для обсуждения перспектив развития сферы межнациональных отношений. К участию в Форуме приглашаются как руководители, так и специалисты, работающие в сфере государственной национальной политики, и лидеры институтов гражданского общества.

1 из 204