This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

"Бердәмлек"

"Туган тел" исемле Самар өлкә татар җәмгыяте үзенең эшчәнлегендә мәктәп һәм гәҗитә ачуны беренче планга куеп яшәде. Җәмгыятьнең җитәкчесе Фатых углы Рәшит Абдуллов бу юнәлештә зур көч куйды.
1989 елны Самар Сабан туенда татар телендә гәҗитә кирәклеге турында мөрәҗәгатьнамә кабул ителде һәм имзалар җыелды.
Һәр эштә җиң сызганып эшләүчеләр була. "Бердәмлек" гәҗитәсен ачуда армый-талмый көчләрен сарыф итүчеләр - Фатых углы Рәшит Абдуллов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты әгъзасы Хәйрулла углы Равил Яһүдин, Мансур Ямалетдинов. Ул елларда Самар өлкә башкарма комитетын Александр углы Виктор Тархов җитәкләде. Җитәкче буларак, акыллы шәхес буларак Виктор Александрович татарларга карата гаҗәеп яхшы мөнәсәбәт күрсәтте. 

Рәфкат Әһлиуллин

Мин беркайчан онытмыйм ничек ул Рәшит Абдулловны һәм мине кабул иткәнен. Сүз, әлбәттә, татар гәҗитәсен ачу турында барды. Җәйге эссе көн иде. Рәшит тә, мин дә кыска җиңле күлмәкләрдән, түбәтәйләрдән. Ул вакытта Ак Йортта түбәтәйдән йөрүчеләр юк иде. Хәзер дә юк. Шунда Тархов сорау бирде: "Ни өчен чуашка да, мукшыга да, башкортка да гәҗитә кирәкми, ә татарларга гәҗитә, радио, телевидение кирәк", ди. Шунда мин болай дип җавап тоткан идем: "Татарлар гомер-гомергә  дәүләт тоткан милләт. Алтын Урда, Болгар дәүләте, Казан ханлыгы. Чуаш, мукшы,башкорт гомердә дә дәүләтле булмаганнар. Безнең канда дәүләтчелек тойгысы ага.Кечкенә генә булса да дәүләт белән җитәклисе килә", дидем. Виктор Александрович шуннан соң: "Егетләр, мин сезне аңладым. Самарда татар гәҗитәсе булачак", диде. Һәм ул сүзендә торды да.

  1990 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр "Бердәмлек" гәҗитәсенең мөхәррире булып Нәбиулла углы Рәфкат Әһлиуллин хезмәт итә. Казан университетын тәмамлаган тәҗрибәле журналист  чирек гасыр буена армый-талмый телебезне саклауда көч куя. 

2015 елның апрелендә "Бердәмлек"кә 25 яшь тулды. Гәҗитәдә эшләп киткән һәм бүген эшләүчеләрне котлыйбыз!

Хәбәрләр

Дога кылабыз ил белән

Зәңгәр күктән якты кояш Җиргә нурларын сибә. Көчле салют тавышлары Рәсәй буйлап сибелә. Без җиңдек, алар җиңелде, Хушларыннан яздылар. Кара хачлы байракларын, Суырып, җиргә аттылар.

Тәмәке төпчеге дә - үзенә бер күрсәткеч

Сигез дистә ел буена бөек юлбашчыбызның туган көненә багышлап, ил буенча өмәләр уздырылып килде. Яхшы гамәл. Тик менә апрель азагында безнең төбәктә җылы һәм коры көннәр - сирәк була торган хәл. Күпчелеге явым-төшеп, салкын котып җилләре исә. Быел Самар Җәмигъ мәсҗидендә гыйбадәтханә тирәсендә тәртип урнаштыру өмәсен Җиңү көне алдыннан уздырырга булдылар. Җылы һава. Коры җир. Күңелләрне иркәли торган саба җиле. Зәп-зәңгәр күкне тутырып, кояш балкыды.

"Ялкынлы яшлек" концертына рәхим итегез!

Майның 13-дә кичке сәгать биштә "Чайка" мәдәният Сараенда (Управленческий бистәсе) "Ялкынлы яшьлек" ансамбле Зур концерт күрсәтә.

Культурная весна в духовной столице

Несмотря на то, что 2018 год начался не так давно, казанским татарам он уже запомнился рядом интересных проектов. ХОЧЕШЬ – С ЮМОРОМ, ХОЧЕШЬ – СО СЛЕЗАМИ НА ГЛАЗАХ Культурной меккой татар по праву можно назвать Театр Камала. В этом году он порадовал зрителей несколькими премьерами, среди которых комедия «Килә ява, килә ява…» («Вызывали?») и драматический спектакль «Тормыш мы бу?» («И это жизнь?»).

4 из 139