This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

"Бердәмлек"

"Туган тел" исемле Самар өлкә татар җәмгыяте үзенең эшчәнлегендә мәктәп һәм гәҗитә ачуны беренче планга куеп яшәде. Җәмгыятьнең җитәкчесе Фатых углы Рәшит Абдуллов бу юнәлештә зур көч куйды.
1989 елны Самар Сабан туенда татар телендә гәҗитә кирәклеге турында мөрәҗәгатьнамә кабул ителде һәм имзалар җыелды.
Һәр эштә җиң сызганып эшләүчеләр була. "Бердәмлек" гәҗитәсен ачуда армый-талмый көчләрен сарыф итүчеләр - Фатых углы Рәшит Абдуллов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты әгъзасы Хәйрулла углы Равил Яһүдин, Мансур Ямалетдинов. Ул елларда Самар өлкә башкарма комитетын Александр углы Виктор Тархов җитәкләде. Җитәкче буларак, акыллы шәхес буларак Виктор Александрович татарларга карата гаҗәеп яхшы мөнәсәбәт күрсәтте. 

Рәфкат Әһлиуллин

Мин беркайчан онытмыйм ничек ул Рәшит Абдулловны һәм мине кабул иткәнен. Сүз, әлбәттә, татар гәҗитәсен ачу турында барды. Җәйге эссе көн иде. Рәшит тә, мин дә кыска җиңле күлмәкләрдән, түбәтәйләрдән. Ул вакытта Ак Йортта түбәтәйдән йөрүчеләр юк иде. Хәзер дә юк. Шунда Тархов сорау бирде: "Ни өчен чуашка да, мукшыга да, башкортка да гәҗитә кирәкми, ә татарларга гәҗитә, радио, телевидение кирәк", ди. Шунда мин болай дип җавап тоткан идем: "Татарлар гомер-гомергә  дәүләт тоткан милләт. Алтын Урда, Болгар дәүләте, Казан ханлыгы. Чуаш, мукшы,башкорт гомердә дә дәүләтле булмаганнар. Безнең канда дәүләтчелек тойгысы ага.Кечкенә генә булса да дәүләт белән җитәклисе килә", дидем. Виктор Александрович шуннан соң: "Егетләр, мин сезне аңладым. Самарда татар гәҗитәсе булачак", диде. Һәм ул сүзендә торды да.

  1990 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр "Бердәмлек" гәҗитәсенең мөхәррире булып Нәбиулла углы Рәфкат Әһлиуллин хезмәт итә. Казан университетын тәмамлаган тәҗрибәле журналист  чирек гасыр буена армый-талмый телебезне саклауда көч куя. 

2015 елның апрелендә "Бердәмлек"кә 25 яшь тулды. Гәҗитәдә эшләп киткән һәм бүген эшләүчеләрне котлыйбыз!

Хәбәрләр

Бер-берсенең кадерен белеп яшиләр

Исмәгыйл угылы Нурислам Гөбәйдуллинны Самар шәһәрендә бик хөрмәтле, булдыклы,дәрәҗәле, мәсҗид карты итеп таныйлар. Ул - сабыр, тыйнак, итагатҗле,яхшы холыклы һәм абруйлы кеше. Шуңа да юбилее көннәрендә аңа ңылы-назлы сүзләр әйтергә, тәбрикләргә теләүчеләр байтак. Шуның өстенә Нурислам абыйның туганнары, дуслары, танышлары,милләттәшләре, дин кардәшләре дә күп. Нурислам абый милләтен, халкын, телен, динен саклап калган кеше ул. Мәсҗидләргә даими сәдака биреп яши. Рәисә апа белән 55 ел бергә рәхәт чигеп, бер-берсенең кадерен белеп яшиләр. Татар концертларына барып, артистларның күңелен күреп, кыйммәтле бүләкләр тапшыралар.

Намазлыкка бассын оныклар!

Үткән ел бездән китеп барды, Тарих битләренә эз салып. Уфтанмыйча, зарланмыйча яшик, Тормышларга яшик сокланып. Мәшәкатьле булса да бу дөнья, Җирдә яшәү – үзе зур бәхет. Килеп-китеп торсын әле еллар, Кайгы-хәсрәт үтсен читләтеп.

Дети восполнили свои знания по Исламу

В медресе «Нур» при Самарской Соборной мечети состоялась исламская викторина для детей «Умники и умницы». Ее участниками стали около 60 детей, в возрасте от семи до тринадцати лет, посещающие воскресные занятия при медресе. Тема викторины - жизнеописание Пророка Мухаммада (с.а.с.). Организаторами мероприятия выступили Регионалҗное Духовное управление мусулҗман Самарской области, медресе «Нур». Большую активность в подготовке проявили также и родители детей.

“Юл бирә белергә кирәк”

Хозурланырлык та инде безнең татар әбиләребез! Чиста-пөхтә, ап-ак яулыкларын бәйләгән, затлы күлмәкләрен кигән, мөлаем йөзле карчыкларыбыз үзләренә җәлеп итеп торалар. “Суфия апа, сезгә “әби”, дип эндәшергә тел әйләнми, 80 яшьне узганга охшамагансыз да. Әле матур күренәсез, - дип башладым сүземне. “Рәхмәт, кызым. Тик тора белмим шул мин. Кечкенәдән эшкә җигелеп үстек. Канга сеңгән инде. Эшсез утырсам, күңелем китек”, - дип елмайды Суфия апа. Суфия апаның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ул Пенза өлкәсенең Кузнецк районындагы Кече Труево авылында туып-үсә.

3 из 152