This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

"Бердәмлек"

"Туган тел" исемле Самар өлкә татар җәмгыяте үзенең эшчәнлегендә мәктәп һәм гәҗитә ачуны беренче планга куеп яшәде. Җәмгыятьнең җитәкчесе Фатых углы Рәшит Абдуллов бу юнәлештә зур көч куйды.
1989 елны Самар Сабан туенда татар телендә гәҗитә кирәклеге турында мөрәҗәгатьнамә кабул ителде һәм имзалар җыелды.
Һәр эштә җиң сызганып эшләүчеләр була. "Бердәмлек" гәҗитәсен ачуда армый-талмый көчләрен сарыф итүчеләр - Фатых углы Рәшит Абдуллов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты әгъзасы Хәйрулла углы Равил Яһүдин, Мансур Ямалетдинов. Ул елларда Самар өлкә башкарма комитетын Александр углы Виктор Тархов җитәкләде. Җитәкче буларак, акыллы шәхес буларак Виктор Александрович татарларга карата гаҗәеп яхшы мөнәсәбәт күрсәтте. 

Рәфкат Әһлиуллин

Мин беркайчан онытмыйм ничек ул Рәшит Абдулловны һәм мине кабул иткәнен. Сүз, әлбәттә, татар гәҗитәсен ачу турында барды. Җәйге эссе көн иде. Рәшит тә, мин дә кыска җиңле күлмәкләрдән, түбәтәйләрдән. Ул вакытта Ак Йортта түбәтәйдән йөрүчеләр юк иде. Хәзер дә юк. Шунда Тархов сорау бирде: "Ни өчен чуашка да, мукшыга да, башкортка да гәҗитә кирәкми, ә татарларга гәҗитә, радио, телевидение кирәк", ди. Шунда мин болай дип җавап тоткан идем: "Татарлар гомер-гомергә  дәүләт тоткан милләт. Алтын Урда, Болгар дәүләте, Казан ханлыгы. Чуаш, мукшы,башкорт гомердә дә дәүләтле булмаганнар. Безнең канда дәүләтчелек тойгысы ага.Кечкенә генә булса да дәүләт белән җитәклисе килә", дидем. Виктор Александрович шуннан соң: "Егетләр, мин сезне аңладым. Самарда татар гәҗитәсе булачак", диде. Һәм ул сүзендә торды да.

  1990 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр "Бердәмлек" гәҗитәсенең мөхәррире булып Нәбиулла углы Рәфкат Әһлиуллин хезмәт итә. Казан университетын тәмамлаган тәҗрибәле журналист  чирек гасыр буена армый-талмый телебезне саклауда көч куя. 

2015 елның апрелендә "Бердәмлек"кә 25 яшь тулды. Гәҗитәдә эшләп киткән һәм бүген эшләүчеләрне котлыйбыз!

Хәбәрләр

Эт елында этлек эшләмик

Һәр Яңа ел безләргә өмет өсти. Һәр Яңа ел һәр гаиләгә шатлык вә куаныч хисләре алып килә. Быел Эт елы. Эт - хайван буларак адәм баласының иң ышанычлы дусты.

Толерантлык – ул сәхнәдән дуслык биюен күрсәтү генә түгел

Самар өлкәсендә йөзгә якын мәсҗид бар. Татар авылында мәсҗид салу - бер эш. Ә менә сез урыс авылында мөселман гыйбадәтханәсен салып карагыз. Үземнең күзәтүем буенча, шуны әйтә алам. Проблем халыкта түгел.

Воспитание культуры тела и духа

Физическому воспитанию граждан в нашей стране всегда уделялось серьёзное внимание. Повсюду были развёрнуты сети спортивных и оздоровительных кружков и секций. Несмотря на то, что на протяжении последних десятилетий эта сфера деятельности общества потерпела сильный упадок, в настоящее время предпринимаются серьёзные шаги по возрождению её былого значения. Сейчас татарские национально-культурные общественные организации серьёзно озабочены вопросами подъёма уровня спорта и значимости спортивных мероприятий, особенно среди подрастающего поколения.

Ильяс Шакуров: «Знание родного языка обогащает мышление»

Россия - многонациональное федеративное государство, сложившееся на протяжении многих веков. Для сохранения целостности и успешного его развития необходимым условием является мирное сосуществование народов, проживающих на этой территории. Национальной политике, которая является одним из государствообразующих принципов, всегда уделяется неослабное внимание. На базе Дома дружбы народов активно работают национально-культурные общества различных народов, проживающих на территории Самарской области.

2 из 126