This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

 
  Апрельнең өчендә 17 сәгатьтә
Киров мәйданындагы мәдәният Сараенда
"Татар балалары җырлый" исемле зур тамаша.
Барлык ата-аналарны балалары белән җыр-бию карарга чакырабыз.
      Керү бушлай.

***
Апрельнең дүртендә көндезге  сәгать өчтә
Самар шәһәренең Управленческий бистәсендә
"Чайка" Мәдәният Сараенда
"Ялкынлы яшлек"  ансамбленең
45 еллык тантанасы уздырыла.
Рәхим итегез ял итәргә.
***

Апрельнең бишендә
Киров мәйданындагы мәдәният Сараенда
"Парлап җырлашабыз" исемле зур конерт.

Хәбәрләр

Татарча сөйләшә торган курчакларның беренче үрнәкләре чыккан «Гомәр» белән «Гөлбикә» балалар бакчаларына да кайтарылачак.

Татарча сөйләшә торган курчакларның беренче үрнәкләре чыккан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә проект авторы Эльза Хөснетдинова сөйләде. Милли киемнәрдәге Гомәр һәм Гөлбикә исемле курчаклар 12-13 җөмлә әйтә. Малайны — малай, кыз курчакның сөйләмен кыз яңгырата. «Проектның мәгънәсе шул: кечкенәдән баланы милли мохиткә җәлеп итү, баланың татар телен өйрәнүгә кызыксынуын уяту өчен», — диде Эльза Хөснетдинова.

“Һәр бала өчен ишекләребез ачык”

Телләр өйрәнергә бервакытта да соң түгел. Мин – 80нче елларда Казан мәктәбендә белем алган татар кешесе. Ул елларда ана теле җиденче дәрес булып кына керә иде. Билгеле, нигездә, урысча аралашабыз. Укытучыларыбыз Наҗия Сәлаховна, Туйгөл Зиннәтовна йогынтысы зур булды безгә

Һәммәбезгә Рәсүлебез шәфәгатен насыйп итсәң иде

Иске Мәчәләй авылының “ Үзәк” мәсҗидендә Мәүлед бәйрәмен үткәрдек. Мәүледне хөрмәтләп, туганнарны, дус-ишләрне җыйдык. Хатын- кызларның да саны унбишкә җитте. Мәхәллә картлары һәм яшьләре дә бик актив катнаштылар. “Кешелек тарихында, Мүхәммәд Пәйгамбәр с.г.в. кебек, бик күпләрнең мәхәббәтен казанган башка берәүне табып булмый”,- дип башлап җибәрдем сүземне. Кыскача Мүхәммәд Пәйгамбәр с.г.в.нең тормышын сөйләп киттем.

Самар мөселман дөньясы зур югалту кичерде. Яна Куйбышев мулласы Сәгыйр углы Әхмәткәрим хәзрәт Минекаев вафат

Самар меселман деньясы зур югалту кичерде. Яна Куйбыш мулласы Сэгыйр угылы Эхмэткэрим хэзрэт Минекаев вафат. Эхмэткэрим хэзрэт Яна Куйбыш шэhэрендэ мэсжид салуны башлап ахырына кадэр житэкчелек итте.

5 из 204