"Туган тел"
"Туган тел" исемле Самар өлкә татар җәмгыяте үзенең эшчәнлеген 1989 елны башлап җибәрде.
Җәмгыятьнең беренче җитәкчесе - Шамил Әхмәров.
Шамил әфәндедән соң җитәкчелек Фатых углы Рәшид Абдуловка тапшырылды. Рәшид әфәнде чорында Самарда
Мәйданнарга Сабан туйлары кайтты.
Мәдәният Сарайларында Нәүрүз, Сөмбелә бәйрәмнәре уздырыла башлады.
"Татар балалары җырлый" фестивале киң колач алды.
"Бердәмлек" гәҗитәсе чыга башлады (мөхәррире - Рәфкат Әһлиуллин).
Өлкә радиосында "Иделкәем-илкәем" радиосы эшләде(алып баручылары-Шамил Баһаутдин һәм Наилә Сабирҗанова).
Ун ел буена "Радио-7" үзенең тапшыруларын унбер телдә алып барды(директоры - Шамил Баһаутдин, башлап җибәргәндә - Әминә Шәмсетдинова).
Атнасына 14 сәгать дәвамында "Ак бәхет" исемле радио эшләп торды (алып баручылары - Шамил Баһаутдин һәм Наилә Сабирҗанова).
"Туган тел" җәмгыятенең дәрәҗәсен Әнвәр Бульхин һәм Вазыйх Мөхәммәтшин үстерделәр.
Рәшид Абдулов чорында салына башлаган "Яктылык" мәктәбен төзеп бетерделәр.
Мәктәпнең беренче директоры - Харидә Дашкина.
Икенче директоры - Дания Әбдрәхимова. Бүгенге көндә - мәктәп мөдире булып Радик Газизов эшли.
2010 елны кыска срокта җәмгыятьне Фәхретдин Канюкаев җитәкләп
Хәзерге вакытта "Туган тел" җәмгыятен икътисади фәннәр докторы, профессор, банкир Ильяс Шәкүров җитәкли.
Хәбәрләр
10 апреля в 11.00 в актовом зале ГКУСО «Дом дружбы народов» (г.Самара, ул.Воронежская, 9) состоится годовое общее отчетно-выборное собрание Самарского областного татарского общества «Туган тел».
Театр – милләтебезнең иң яраткан сәнгать төре. Күренекле
драматург Туфан Миңнуллин да: “Театрны, татар кебек,
яраткан халык юк”, - дип дөрес бәя биргән. Хәтта бөек урыс
язучысы В.Г. Белинский да: “Татарлар бик теләп театрга
йөриләр һәм аны бик яраталар икән”, - дип язып калдырган.
Татар халкын театрдан башка күз алдына китерү мөмкин
түгелдер. Ә театрның дәвамчылары, аны яшәтүчеләр – ул,
әлбәттә, тамашачылар.
Иске Мәчәләй авылына атнасына ике тапкыр безнең табибыбыз Юрий
Валентинович Седов килеп йөри. Аның белән аралашканда, ул:
”Замана зәхмәтеннән прививка ясатучылар саны бик аз“, - ди.
Халыкта сүлпәнлек һәм битарафлык күзәтелә.
“Татар телен саклап калу өчен аны яратырга һәм телгә карата яхшы
мөнәсәбәт булдырырга кирәк. Беренчедән, татарча сөйләшүдән
куркырга кирәк түгел. Русча ялгыш сөйлибез икән, кушымчаларны
дөрес әйтмибез икән, суфикслар төшеп каламы, башкасымы —
моннан куркырга да, оялырга да кирәк түгел.
1 из 212