This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

      Минем карт бабам – Шәрифҗан углы Әбүбәкер Исхаков 1925 нче елда Самар өлкәсенең Гали авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа нибары 16 яшь кенә була. Шундый яшь булуына да карамастан, үсмер егет фронтка омтыла. 1943 нче елда ул яшьтәшләре белән илебезне якларга китә. Анда яшь солдат пехотага эләгә. Әйтергә кирәк, 1943 нче елда совет гаскәрләре немец фашистларын безнең илебездән куа башлыйлар инде. Яшь солдат Исхаков та Украинаны азат итеп, Польшага кадәр барып җитә һәм Җиңү көнен шунда каршылый. Бу канкойгыч сугыш, ниһаять, тәмамлангач та, бабама туган якларына тиз генә әйләнеп кайту насыйп булмый, чөнки фашист калдыклары тиз генә бирелергә уйламыйлар. Әле монда, әле тегендә алар белән безнең совет гаскәрләре арасында бәрелешләр була. Шундый бәрелешләрнең берсендә, минем карт бабам бик каты яраланып, госпитальгә эләгә. Көчле контузия аркасында алдан аның ишетүе дә, сөйләшүе дә начар була. Шуңа да туган авылына ул 1947 нче елда гына, култык таягына таянып, кайтып җитә. Минем Әбүбәкер бабам сугыштан соңгы елларда Гали авылында яшәп, колхозда төрле эшләрдә эшли. Аңа бригадир да, ферма мөдире дә, яшелчә үстерүче дә булырга туры килә. Тик бар җирдә дә ул үзен ышанычлы, уңган, тырыш кеше буларак таныта. Туган илебез аның бу фидакарь солдат һәм сугышчы хезмәтен югары бәяли, шуңа да фронтовик бабам бик күп орден-медальләргә лаек була. Билгеле, фронтта алган яралары карт бабам өчен эзсез генә үтми, әлбәттә. Ул 1993 нче елда вафат була һәм Гали авылында җирләнә. Мин шундый кешенең оныгы булуым белән горурланам, чөнки бу Бөек Җиңүдә минем Әбүбәкер бабамның да өлеше бар бит!

 

 

Самар шәһәре “Яктылык” мәктәбенең 7 Б сыйныф укучысы

Илнур Исхаков.

Хәбәрләр

Марат Кәбиров: Татарстан Язучылар берлеге бар, тик аларның күбесен татар белми

Татарстан Язучылар берлеге бар. Анда өч йөзгә якын әгъза һәм күпмедер язучы бар. Болар – Татарстан язучылары. Араларында Татарстанның халык язучылары, шагыйрьләре бар. Бик яхшы, бик талантлы каләм әһелләре. Тик аларның күбесен татар белми. Чөнки алар нибары – Татарстанның халык язучылары. Үзләренең дә, китапларының да, уй-фикерләренең дә шушы республика чигеннән ерак киткәннәре юк. Ә Татарстанда җиде миллион татарның күпме өлеше генә яши.

Балага социаль челтәргә куелган фото аша күз тияме?

Тормыш иптәшем социаль челтәрләргә өч айлык улыбызның фотоларын керткән. «Күз тия бит, ник алай эшләдең?!» – диюемә: «Мин аның йөзен капладым бит», – ди. Болай эшләгәндә балага чынлап та күз тимиме?

«Кесәң калынайган саен күңелең тараймасын»

Гошер бирергә онытмаска иде. Безнең мәхәллә бабаларыбыз гошер бирүнең бик күп саваплы булуына өметләнәләр. Үткән елда уңыш аз булса да, гошерен чыгардылар.

Татар телендә гәжитә - журналларга язылмаган гаилә милләтне улемгә әзерләучеләр

Каберстанга юл тотучылар. Балаларыгыз, оныкларыгыз, туруннарыгыз татарча укымасалар, Cезгә догачылар калмаячак Жирдә!

3 из 204