This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
 

Яңалыклар

Хәбәрләр

Ничек җәннәткә керергә?

Сорауларыбызга Самардагы "Нур" мәдрәсәсенең мөгаллиме Наил Мостафин җавап бирә. Дини китапларда "Бәрзах" сүзен укыганым бар. Ул ни дигәнне аңлата? "Бәрзах" - дөнйа белән ахирәт арасында булган урын.

Сызран татар милли хәрәкәтенең Шәймиевы!!

Самар өлкәсендә мартның 25 ндә ап-ак кар түшәктәй җирне бизәде. Сызранлылар мондый матур күренешне кулдан ычкындырмадылар. Олысы-кечесе чаңгы ярышына чыктылар. Туксанынчы яше белән баручы Галиулла абзый Габдрәшитов быел да иң олылар арасында беренчелекне үзендә калдырды.

“15 минут сөйләшкәннән соң никах укыттык”

Бүгенге көндә 92 яшьлек Лотфулла бабай – Тупли авылында бердәнбер сугыш ветераны. Лотфулла дүрт сыйныфны Алмалы авылында тәмамлый, ә бишенче класстан балалар җәяү Тупли авылына йөреп, анда белем алалар. Салкын кышларда исә укучылар монда тулай торакта күрше-тирә Идәй, Мулла, Кызылсу балалары белән бергә яшиләр. Җиденче сыйныфта укыганда, Лотфулла тиф белән чирли. Алты ай мәктәпкә йөри алмый. Ә инде уку елы ахырына җиткәндә, директорга барып, имтиханнар тапшырырга теләвен белдерә.

Самарада татар балалары фестивален саклап кала алганнар

Татар балалары фестивален үткәрер өчен баштан ук өлкә бюджетыннан ярдәм итүне булдыра алганнар. Иганәчеләр ярдәме белән Самарада "Татар балалары җырлый" фестивален саклап кала алганнар. бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итә. Самара өлкә “Туган тел“ татар җәмгыяте оешканнан бирле, барлык чараларда да балаларны катнаштырган. Алар "Татар балалары җырлый" дип аталган фестиваль уздырганнар. Фестивальдә балалар җырлаган, биегән, шигырьләр сөйләгән.

6 из 139