Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән изге рамазан ае башлану белән ихластан котлыйм!
Мөхтәрәм җәмәгать, барчабызга мәгълүм, исламның биш баганасы бар. Биш багана ул: Аллаһка һәм Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәләмгә шаһитлык китерү; намаз уку; зәкят бирү; хаҗ кылу һәм ураза тоту. Рамазан аенда менә шушы биш багананың берсен үтәргә, ягъни ураза тотарга мөмкинлек бирелгән.
Коръәндә әйтелгән: “Ий, иман китергән бәндәләр, сездән алда килеп-киткәннәргә фарыз ителгән кебек, ураза тоту сезгә дә фарыз кылынды. Бәлки, сез шаять тәкъва булырсыз?” (Коръән. Бәкарә сүрәсе, 183 аять).
Халисә апам ике улын югалтты. Рамиле 47 яшендә күзләрен мәңгелеккә йомды. Икенче улы - Нәфисе, 40 яшендә абыйсының елы үткән генә иде, шикәр чиреннән вафат булды.
Ана йөрәгенә ничек түзәргә?
"Чи тирегә ут капмый", диләр. Каба икән шул. Һәм сүнми ул. Ана белән бергә яшәп, ана күзләрен йомгач кына сүнә ул ут.
Сиксәнне тутырып килүче олы апам Халидәгә ничек түзәргә?
Алты баласының өчесен җирләде. Төпчек малае Рәис 29 яшендә биш яшьлек кызын калдырып бер мизгелдә якты дөнйаны калдырып китте.
Олы кызы Саҗидә яман шештән өч ай өчендә вафат булды. Бердән-бер малае Рәсүл ятим калды.
Сабырлык - мөселманның коралы, ләкин шулай да сабырлыкны дөнья тормышыбызда белеп кулланырга кирәк.
Хәлебездән килеп тә, берәр эш белән мәшгульбулмасак, ялкаулык басар. Ярлылыкка риза булсак, Аллаһы Тәгалә болай язган дип, ярлылыкка баш июнең сабырлыкка катнашы юк.
Сабырлык өч төрле була.
Бәла-каза һәм һәлакәтләргә карата булган сабырлык.
Бәла-каза һәм һәлакәтлек кешенең малына, җанына һәм баласына төшсә, кешенең аларны туктатырга көче һәм белеме җитмәсә, ул моңа риза булып сабыр итәр.
Балачагында акча тотарга өйрәнмәгән кеше, олыгайгач та акча тота белмәс, дөньяда гүзәл көн кичерә алмас, бәлки, бар байлыгын исраф итеп, бәхетсез булып калыр.
Шуның өчен атагыз тарафыннан бирелгән акчаларны тота белергә өйрәнегез.
Сак булыгыз, "бу - аз акча гына" дия күрмәгез, чөнки бүген сезнең кирәкләрегез дә бирелгән акча кебек аздыр.
Кайбер балалар булыр ки: аталарының малларына ышанып, һичбер кәсеп вә эш юлына кермәсләр, бәлки ялкаулыкка гадәтләнерләр.
Ахырда бер көн килер, акчалары да бетәр. Тереклек итәр өчен кулда һөнәр дә булмас.
Шуның өчен ата малына ышанып тормыйча, бәлки никадәр бай баласы булсагыз да булыгыз, үзегезне кеше баласы санап, һөнәр өйрәнергә тырышыгыз!
Бүген бездә Сабан туе,
беркем читтә калалмый.
Уеннарда көч сынашып,
Һәркем сәләтен барлый.
Чәчүләр тәмам, Аллага шөкер,
Тамак тук, өс-баш бөтен.
Динебез көчле, авылыбыз төзек,
Бүген бездә Сабан туе!
14 июнь Казанда рәсми рәвештә “Түбәтәй” милли ризыклар челтәре ачыла. Узган атна ахырында “Черек күл” паркында аны сынау рәвешендә ике көн эшләтеп, халыкка күрсәтеп алдылар.
Бу якшәмбе Казанда "Түбәтәй" милли фастфуд кафесы ачыла. Әлегә ул Казан үзәк тимер юл вокзалы каршысындагы киоск форматында мәйданда булачак. Ачылу тантанасы көндезге икедә башлана. Аны “Шикәрные” төркеме егетләре Ислам Вәлиев белән Туран Гатауллин алып барачак, шулай ук Action Man Crew исемле брейкерлар төркеме дә чыгыш ясаячак. Ачылу тантанасында уеннар, бәйгеләр һәм музыкаль интерактивлар каралган.
Самарның Җәмигъ мәсҗиде йортында урнашкан “Нур” мәдрәсәсендә ел саен җәен балалар өчен дини укулар оештырыла.
Менә быел да беренче июньнән алып унҗидесенә кадәр биредә 6 - 16 яшьлек 90 малай һәм кыз белем ала. Алар арасында татар, урыс, башкорт, әзәрбайҗан, үзбәк, таҗик балалары бар.