This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
 

Яңалыклар

"Эх, алмагачлары!" исемле спектакльне карарга килегез

Режиссеры - Рәшит Заһидуллин Рәссамы - Наилә Кумысникова


Хәбәрләр

Самарга Татарстанның Чаллы татар дәүләт драма театры килә

“Ике хуҗаның хезмәтчесе” исемле комедия белән Самарга Татарстанның Чаллы татар дәүләт драма театры килә.

“Мәктәпне баламдай саклыйм”

Чаллы баш районындагы бердәнбер татар авылы - Совет Нурлатында яшәүче Фәттах улы Марат Мәүлетов яшүсмер чагыннан агроном булырга хыяллана. Тик язмыш аны бер уйламаган җирдән физкультура укытучысы итеп куя. Ә аннан соң аны мәктәп мөдире итеп билгелиләр. Һәм, әйтергә кирәк, шушы йөкне үз җилкәләренә Марат әфәнде алмаса, мәктәпкә әллә кайчан “оптимальләштерү” җиле кагылган булыр иде, чөнки менә инде ун еллап ул, үзенең укытучылар коллективы белән бергәләп, аны саклап калырга тырыша.

2015 елгы Корбан тантаналары аеруча истә калырлык

Корбан гаете алдыннан Ватаныбыз Русиянең башкаласы Мәскәүдә Европада иң зур мәсҗид ачылды. Берьюлы 10 мең кеше намаз укырлык заллары бар. Мөселман дәүләтләренең җитәкчеләре һәм дәрәҗәле кунаклар килде. Татарстан илбашы Рөстәм Миңнеханов беренче намазны укучылар сафында иде. Шул бәйрәмдә дәрәҗәле шәхесләр белән бергә Самар өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин да булды. Русия Президенты Владимир Путин, мөселманнарны олылап, зур нотык тотты. Аның чыгышыннан бер өзек: “Дәүләт алга таба да илебездә мөселман динен өйрәнү мәктәбен, дини белем бирү системасын торгызуда зур ярдәм күрсәтәчәк.

Ислам дине яңалыклар кертүгә мохтаҗ түгел

Коръән – Аллаһы Тәгалә әмерләре тупланган Изге Китап. Анда галәм серләре һәм уңай тормыш итү кагыйдәләре тупланган. Ул - иксез-чиксез мәгълүматлар һәм гыйлем дәрьясы. Ислам дине яңалыклар кертүгә мохтаҗ түгел. Ул абсолют хакыйкатькә – Коръәнгә нигезләнгән. Тик аңа яңалыклар кертү гадәте элгәре дә булган, хазер дә бар. Бу - ширеклек (Аллаһы Тәгаләгә тиңдәшлек) рәвеше. Ул иң зур гөнаһлардан санала. Борынгы бабаларыбыз чиксез авырлыклар, газаплар чигеп яшәгәндә дә, Ислам динен саф һәм бөтен килеш сакларга тырышканнар. Яңалыклар кертү - ул Ислам диненең үзкыйммәтен, бәрәкәтен һәм сафлыгын киметүгә юнәлгән рухи гариплек.

166 из 190