This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
 

Яңалыклар

Поздравления муфтия Талипа хазрата Яруллина с Днем Победы!

Братья-мусульмане! Минули 70 лет со Дня, когда была достигнута Победа над злейшим врагом человечества - фашизмом. Когда немецкие фашисты, без объявления войны, вероломно напали на нашу страну, все её народы встали на защиту своей Родины. Они проявили чудеса отваги, героизма и трудового подвига как на полях сражений, так и в тылу. Война была жестокой и кровавой, подобно которой ещё не знала история человечества. В ней были использованы новейшие средства и изобретения техники и технологии истребления человечества. Целью фашистов было обращение всех народов в рабство и низвергнуть их до уровня рабочего скота. Слава Аллаху, с Его помощью граждане СССР смогли отстоять свободу и независимость не только нашей страны, но и многих стран Европы и Азии. Они спасли мир от фашизма.

Мулла авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл ачтылар

Һәйкәл салуда матди ярдәмне Шамил Хисаметдинов күрсәтте. Мәхәллә рәисе Рафаэл Салюков чыгыш ясый.


Хәбәрләр

Рейхстагны алуда катнашкан бабам

Минем әтиемнең бабасы – Нурулла углы Фәйзулла Әпсәләмов 1921нче елның 1 апрелендә Самар өлкәсенең Камышлы районы Татар Байтуганы авылында туа. Күп балалы ярлы крәстиән гаиләсендә икенче бала була ул. Әтисе бик иртә үлеп киткәнгә, тормыш көтүе бик авырга кала. Шуңа карт бабам шул елларда авылда оешкан күмәк хуҗалыкта бик тырышып эшләп, әнисенә хәленнән килгәнчә ярдәм итә. 1940нчы елның ноябрендә аны Кызыл Армия сафларына алалар һәм Ерак Көнчыгышка, Манчжурия белән безнең илебез арасындагы чиккә 102нче погранполкка хезмәт итәргә җибәрәләр. Бу Советлар Союзы иминлегенә Япония янаган вакыт була. Тик Ерак Көнчыгыштан көтелгән афәт безгә көнбатыштан килә, чөнки 1941нче елның 22 июнендә фашистлар Германиясе безнең илебезгә каршы сугыш башлый. Минем Фәйзулла бабамны да - кичәге чик сакчысын – Көнбатыш фронтка күчерәләр. Шулай итеп, 1941нче елның көзендә ул Суворов орденлы Уралда оешкан 175нче дивизиягә кергән 120нче батареяда миномётчы итеп билгеләнә. Аларның шушы дивизия сугышчылары төялгән тимер юл составлары Куйбышев тимер юл станциясендә тукталыш ясый. Шуңа фронтка китүче бу дивизия 1941нче елның 7нче ноябрендә Бөек Октябрь бәйрәме хөрмәтенә Куйбышев шәһәрендәге Куйбышев мәйданында үткәрелгән хәрби парадта катнаша.

Самарда имамнар белемнәрен камилләштерделәр

Самарның "Нур" мәдрәсәсендә елына ике мәртәбә өлкәдәге авыл һәм шәһәр муллаларын чакырып дәресләр үткәрәләр. Мәдрәсә классларында гарәп теле, Коръәни-Кәримне тәҗвид буенча уку,дин тарихы, хәдисләр һәм башка фәннәр буенча дәресләр бирелә. Дәресләрне Самарның иң әзерлекле имамнары алып баралар. Апрель ахырында укуларга түбәндәге мөселманнарыбыз килгәннәр иде: Насыйп углы Дим Хәкимов Халит углы Шәһкәт Фазлыев Газали углы Туйбай Шәймуратов Әүхәд углы Мингали Кәлимуллин Мохтәр углыСөләйман Ибраев Еркемгалит Кибашев Зәйнулла углы Сәфиулла Әбдрахманов Хөсәен углы Исмаил Фәхретдинов Кәбир углы Илыат Шириязданов Пахат углы Нурлан Дингаутов

Авыл тормышын бизәп яшәүче Гөлүсә

"Исеме җисеменә туры килә", дигән әйтем бар. Исеме үзенең җанына, күңеленә якын булса, халәтенә туры килсә, үз исемен яратса һәм аны якын күрсә генә, кеше бәхетле була. Исемнәрдә тирән мәгьнә ята. Шуңа да һәркемнең үзлеге - җисеме, холкы, бар булдыгы аның исеме нигезендә формалаша. Татарларда матур, ягымлы, серле һәм тирән мәгънәле исемнәр күп. Шуларның берсе - Гөлүсә. Гөл кебек чибәр дигәнне аңлата. Язмыш сынауларын ул балачактан ук кичерсә дә, төрле авырлыкларга бирешмәгән, тормышта үз юлын, үз урынын дөрес сайлап тапкан. Аның һөнәре һәм эше дә үзенең табигатенә туры килә. Ул - югары белемле педагог. Иске Ярмәк авылындагы ветераннарга социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә психолог булып эшли. Ул - йомшак күңелле, ягымлы, ярдәмчел, кешелекле һәм аралашучан. Гөлүсәгә 10 яшь булганда аның әнисе каты авырый. Гаиләдәге тормыш авырлыкларының төп өлеше аның җилкәсенә төшә. Шулай да кыз урта мәктәпне уңышлы тәмамлый. Хәле авыр булса да, әнисе аны институтка укырга керергә үгетли. Кечкенәдән укытучы булу хыялы белән яшәгәнгә, Гөлүсә Самар шәһәренең педагогия институтына укырга керә. Аның студент елларында илдә кискен үзгәрешләр башлана. Акча алышына, кризис башлана.

40 ел буена кем икәнен белмәгән хәрби ветеран

Минем бабам – Хәбибулла Нуруллин Татарстанда кечкенә генә Кармыш авылында күп балалы гаиләдә туып-үсә. Ул малайлардан иң кечесе була. Әле балачактан ук очучы булырга хыялланган егет 18 яше тулгач та, очучылар әзерли торган хәрби училищега укырга китә. Инде укуын бетергәндә генә, илебезгә фашист илбасарлары басып керә. Шулай итеп, кичә генә хәрби очучы таныклыгын алган егет, үзенең очкычына утырып, дошман истребительләренә каршы көрәшә башлый. Бик күп немец самолетларын җәһәннәмгә олактыра ул. Бу батырлыгы өчен аны орден белән бүләклиләр. Бервакыт ул самолетында күккә күтәрелеп, үзенең хәрби бурычын үтәгәндә, фашист минасы аның кабинасына тия. Ул үзе дә каты яралана. Хәбибулла Нуруллин көч-хәл белән парашютында янган самолеттан җиргә сикерә. Бәхетенә, төшкән җире безнең җир була!

146 из 152