This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
 

Яңалыклар


Хәбәрләр

Дини сүзлек

Мүфәссир - тәфсир итүчеләр Һиҗра - бер урыннан икенче урынга күчеп китү дигән мәгънәне аңлата Хошуг - түбәнчелек Әүлия - изге кеше Әфсен - сихер Шәһвәт - вожделение,сладострастие, похоть, половое влечение,страсть

Малайларыгызга түбәндәге исемнәрне кушыгыз

Мәтин - ышанычлы, ныклы Газыйм - җитди Хәлим - сабыр Кави - көчле Сабит - ышанычлы Лотфи - мәрхәмәтле Зариф - оста сүзле кеше

Ватаныбызны саклауда катнашучыларга дан!

Гомер-гомергә гаскәр хезмәтен үтәгән егетләребезгә халкыбыз олуг хөрмәт күрсәткән. 23 февраль- гаскәриләр көне! Сугышларда катнашкан, бүгенге көндә армиядә хезмәт итүчеләргә кайнар котлауларыбыз.

Ап-ак карда ак эзләр калдырып...

Быел февраль ае карга аеруча мул булды. Җирне ап-ак карлар ап-ак юргандай каплады. Бу кышкы сихри гүзәллекне түрәләребез вакытында тотып ала белделәр. Февраль ае уртасында, Ватаныбыз Русия буйлап, чаңгы ярышлары узды. Бу чарада Самар татарлары да актив катнаштылар. Җылы, йомшак һавада күпләр кырларга, урманнарга чыктылар. Самар өлкәсендә чаңгыга берьюлы 15 мең кеше басты.

144 из 189