This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
 

Яңалыклар

Хәбәрләр

Йосыф кызы Галия Мостафинаның туган көне

Самар татарлары арасында игътибар итәрлек шәхесләр күп. Шуларның берсе - ул Галия ханым Мостафина. Галия ханымның сәнгати уңышы атаклы "Ялкынлы яшълек" ансамблендә чәчәк атты. Иң куанычлысы шунда ки, Галиябезнең һәр чыгышы тамашачы өчен ачыш булды. Ул һәр нәрсәгә иҗади карады. Озак еллар буена татар җыр сәнгатенең модельеры вазыйфаларын да башкарып килде дип әйтәсем килде. Репертуарын һәм сәхнә киемен оста дизайнер биеклегендә сайлый белде. Без аның һәр чыгышыннан яңалык көттек һәм ул безнең ышанычны арттырып үтәп иҗат итте.

Әхмәдулла углы Җәмил Вәлиуллинның туган көне!

Менә инде чирек гасыр буена Җәмил әфәнде, җиң сызганып, милләтебезгә һәм динебез Исламга хезмәт итә. Холкы буенча Вәлиуллин дәрйа дулкынын хәтерләтә, шул ук вакытта кинәт кенә язгы рәшә талпынуы халәтенә кайтуы да аңа берни тормый. Җаны-тәне белән динебез өчен янып яши ул. Татар җитәкчеләреннән беренче булып намазлыкка басты, аңардан үрнәк алып, акыллылар Ходай Тәгаләгә якынайдылар. Милләтпәрвәр һәм эшбатыр! Татар милли хәрәкәтенең Данкосы!

«Илеңдә чыпчык та үлми»

Әниебезгә язмыш фаҗигасы өч яшендә үк каты бәрелә. Бабабыз Минегали ат белән печәннән кайтып килгәндә аны, йөгереп каршы чыккан кызын, бастырыклап бәйләгән олау өстенә утырта. Йорттагы мәшәкатьләр белән кызының олау өстендә булуын онытып, бастырыкны чишеп җибәрә. Тыгыз бәйләгән бастырык кызның башына тиеп, аны олаудан бәреп төшерә.

“Самарга Төркиядән Коръән-хафизлар килде

Төркиләр һәм татарлар – аркадаш, тугандаш халыклар. Безнең уртак тамырларыбыз һәм тыгыз бәйләнештә булган тарихыбыз бар. Казан ханлыгы чорында Төркия дәүләте татарларга еш кына ярдәм кулы сузган, аларга ханнар җибәргән. Казан басып алынгач та, Рус дәүләтенең җәберләүләренә каршы протестлар белдереп торган. Әле Төркиянең үзенә дә, ил буларак, югалу куркынычы янаганда, Россия аны саклап кала. Бөтендөнья сугышында җиңелгән Төркиягә Англия һәм Франция контрибуция түләү таләбе куялар. Югыйсә, аны бүлгәләргә тиеш булалар. Шул чакта илебездә ачлык булуга карамастан, Россия Төркиягә 1922 елда 20 миллон сумлык алтын җибәрә. Россиягә рәхмәт йөзеннән, Төркия башлыгы Ататюрк үз халкына: “Россия безгә ил буларак сакланып калырга ярдәм итте. Киләчәктә беркайчан да аңа корал күтәрәсе булмагыз”, - дип васыять әйткән.

124 из 139